|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2016 Фаҗига
Башкортстанда көтүчене яшен сугып үтергәнБашкортстанның Кырмыскалы районында яшен сугу нәтиҗәсендә бер ир-ат үлгән, бер хатын-кыз яраланган. Бу хакта хәбәрне РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе таратты. Мәгълүматлар буенча, корбаннар фаҗига вакытында көтүдә булганнар. Яшен 51 яшьлек ир-ат янына төшкән, ул урында ук җан биргән. 50 яшьлек хатын-кызның аякларына зыян килгән, ул хәзер хастаханәдә. Социаль челтәрләрдә көчле яшеннең шаһитлары булган кырмыскалылар кичерешләре хакында яза. "Бүген төнлә яшен шул дәрәҗәдә көчле иде, хәтта ябык күз аркылы күренде", - дип тасвирлый бер кулланучы.
Башкорстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәренә караганда, төнлә һәм иртән республиканың үзәк өлешенә җылы фронт килгән, яшен шуның нәтиҗәсендә чыккан. Көчле яшеннәр Уфа шәһәрендә, Гафури, Кырмыскалы, Кушнаренко, Дүртөйле районнарында күзәтелгән. Бу тәүлектә һава торышының тотрыксызлыгы сакланачак, тагын яшеннәр булуы мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|