поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
12.08.2016 Медицина

Хаҗ кылырга яки Якын Көнчыгыш илләренә барырга җыенучылар игътибарына

Россия Федерациясе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе (Роспотребнадзор) хәбәр итүенчә, август ае ахырында Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга җыенучылар сәфәргә кузгалачак. Ел да дөньяның 160 лап иленнән 2 млнга якын кеше хаҗ кылырга бара, шуларның 160 меңнән артыгы – Россия Федерациясеннән.

Идарә тагын шуны да искәртә: аерым төрләре кешедә үтә көчле респиратор авырулар кузгата торган MERS-CoV, БВРС-КоВ коронавирус инфекциясе буенча дөньяда эпидемиологик хәл гаять кискен булып кала бирә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда, 2012 елның сентябреннән алып бүгенгәчә, 1769 кешенең БВРС-КоВ вирусын йоктырганлыгы ачыкланган, шуларның 630ы үлгән. Әлеге чирне йоктыручыларның 90 проценттан артыгы Согуд Гарәбстанында теркәлгән.
 
Коронавирус инфекциясе – тышкы сулыш юлларының зарарлануы белән бәйле авыру. Бу чир йоккан очракта, борын куышлыгының лайлалы тышчасында бик күп сыекча бүленеп чыга, хәлсезлек борчый, тамак төбе кычыта, коры ютәл бимазалый. Авыру көчәйгәндә үпкә ялкынсынуы – пневмония башлану ихтималы бар.
 
Әлеге инфекция резервуарының ни икәнлеге мәгълүм түгел. Шулай да Эпидемиологик анализ кешеләрнең бу чирне хайваннардан, әйтик, дөяләрдән, йоктыру ихтималы булуын күрсәтә. Моннан тыш, чирнең ярканатлардан да иярүе бар.
 
Кешеләр күпләп җыелган урыннарда башка төр йогышлы чирләрне дә йоктыруың бик мөмкин.
 
Хаҗ сәфәренә җыенучыларга виза алу өчен төп таләп – менингококк инфекциясенә каршы дүрт компонентлы вакцинация узу турында халыкара сертификатка ия булу. Вакциналау эшләре Хаҗга кузгалганчыга кадәр 10 көн кала алдан ясатылырга яки прививкадан соң 3 ел узмавы мөһим.
 
Хаҗи булырга җыенучы һәркемгә гриппка каршы прививканы Хаҗга киткәнче ясатып калу кирәк. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, тын юллары, бавыр, бөер һәм йөрәк хроник авыруларыннан, шикәр чиреннән интегүчеләр моңа аеруча игътибарлы булырга тиеш.
 
Авыруларны булдырмый калу максатыннан Россия Федерациясе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе түбәндәге киңәшләрне бирә:
 
• Хаҗ сәфәренә кузгалганчы, һәркемгә медицина тикшеренүе узарга. Андагы эссе һәм коры һава торышы, туклану шартлары үзгәрүенең һәм башка факторларның хроник авыруларның көчәюенә, кәефнең начараюына китерүе бар;
• кояш һәм эссе сугуны булдырмый калу максатыннан җиңел һәм натураль тукымалардан тегелгән кием-салым, баш киеме генә кияргә: кояш нурларыннан саклану чараларыннан файдаланырга, су эчү күләмен арттырырга;
• җәмәгать урыннарында шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә, ашау алдыннан, бәдрәфкә һәр барганнан соң кулларны сабынлап юарга, юылмаган кулың белән биткә һәм күзләргә кагылмаска, йөткергәндә һәм төчкергәндә тастымал яки кулъяулык белән авызыңны капларга;
• сулыш юлларына нисбәтле авыру билгеләре булган кешеләр белән артык аралашмаска, тән температураң күтәрелгәнен, ютәлли башласаң, хәлсезлек яки үтә көчле респиратор авырулар (ОРЗ) белән чирли башлавыңны сизенсәң, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә;
• коронавирус инфекциясе булу очраклары теркәлгән илләргә чыгарга туры килгәндә саклану маскаларыннан файдаланырга;
• дөяләргә атланып йөрүдән һәм алар катнашында булган экскурсияләргә барудан тыелып торырга;
• кайнатылмаган һәм пастеризацияләнмәгән дөя сөтен бөтенләй кулланмаска, тиешле-тиешсез урыннарда оештырылган сәүдә нокталарыннан азык-төлек сатып алмаска; суның бары тик шешәләргә тутырылганын яки кайнатылганын гына, эчемлек һәм сокларның промышленность производствосында җитештерелгәнен генә кулланырга;
• хайваннар белән аралашканда сак эш итәргә, алар тешләгәндә, сыдырылганда, селәгәйләре тигәндә, тәннең ул урынын су белән сабынлап юарга һәм кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә;
• бөҗәкләрнең тешләвен булдырмый калу максатыннан тәннең ачык урыннарын капларлык кием-салым кияргә, бөҗәк һәм хайваннарны куу өчен кулланыла торган репеллент матдәләрне кулланырга, шулай ук тәрәзә һәм ишекләргә кичекмәстән челтәрләр куярга.
 
Хаҗ сәфәреннән кайтуга 21 көн дәвамында үз сәламәтлегең торышын контролеңдә тоту кирәк. Бизгәк тоту (калтырану, температура күтәрелү, хәл китеп тору, тамак төбендә авырту һ.б.), эчәк инфекцияләре, сулыш юллары белән бәйле респиратор авырулар белән билгеләрне үзеңдә сизгән очракта, кайсы илдә булып кайтуыңны әйтеп, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итүең сорала.
 
Артык катлаулы булмаган шушы профилактик чараларны үтәү Сезне йогышлы авырулардан саклаячак!
 
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча.

---
Интертат.ру
№ --- | 12.08.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»