поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
14.08.2016 Җәмгыять

“Комендант сәгатен” бозган 147 бала җинаятьчеләр кулына эләккән

Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре журналистлар белән берлектә Казанның дүрт ноктасында булып, төннәрен үзләре генә урамда йөрүче үсмерләрне ачыкларга дип рейдка чыкты. Тикшерүчеләр күз карамагында “Казан” гаилә үзәге яны, “Кырлай” паркы, Җиңү паркыннан “Парк хаус” сәүдә үзәгенә кадәрге территория һәм Бауман урамы булды.

– 2010 елдан Татарстанда балалар өчен “комендант сәгате” эшли башлады. Аның буенча бала 1 сентябрьдән – 31 майга кадәр төнге уннан иртәнге алтыга кадәр, 1 июньнән – 31 августка кадәр төнге унбердән иртәнге алтыга кадәр ата-анасыннан башка җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел. Без моны балаларга карата булган җинаятьләрне киметү максатында эшләдек. Ел башыннан кичке вакытта гына 147 бала җинаятьчеләр кулына эләккән, шуларның 90 проценты җенси характерда булган җинаять. Балалар тарафыннан кылынган 120 җинаять эше теркәлде, – диде Татарстан республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.
 
«Комендант сәгате»н үтәмәүче балаларның ата-аналары административ җаваплылыкка тартыла. Төнге вакытта баласы урамда йөргән өчен алар 500-1000 сумлык штраф түләргә тиеш. Хокук бозу икенче тапкыр кабатланса, штраф күләме 2 мең сумга кадәр җитә. Дөрес, бүгенге көндә бу штрафлар белән генә ата-ананы да, балаларны да куркытып булмый.
 
 
– Безнең максат җаваплылыкка тарту түгел, ә кисәтү. Балаларның куркынычсызлыгын ата-ана тәэмин итә. Кайвакыт без җәйге кич караңгы түгел, дип кенә җибәрәбез. Ә бәла аларны подьезд төбендә генә дә көтеп торырга мөмкин, – диде Республикада балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе, Иҗтимагый палата әгъзасы Илсөяр Гарифуллина.
 
Бер ел эчендә полиция һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан республика буенча ике меңгә якын рейд уздырылган. Рейдлар барышында өч меңгә якын бала тотылып, әти-әнисенә кайтарылган.
 
 
Дүшәмбе булуга карамастан, төнге унбердән соң да урамда йөрүче яшьләр шактый иде. “Казан” гаилә үзәге тирәсе балалары белән ял итеп йөргән ата-аналар, яшь парлар, кулларына сыра тоткан егет-кызлар белән тулган иде. Рейдта катнашучылар үткен күз белән 18 яше тулмаганнарны ачыкларга тырышты. Яшьләр үзләре дә югалып калмады, сезнең безне төшерергә хокукыгыз бармы, танкылыгыгыз кая дип каршы сораулар яудыра башлады. Ял итүчеләрнең күбесе 18-19 яшьлекләр булып чыкты. Аларга рейдта катнашучылар җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш итте. Ә менә парлашып йөргән бер егет белән кызга бәхет елмаймады, алар икесе дә әле балигълык яшенә җитмәгән булып чыкты. Яшьләрне микроавтобуска утыртып полиция участогына алып киттеләр.
 
Автор фотолары.

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»