поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.08.2016 Ир белән хатын

Ир, хатын һәм... футбол

Көнчелек! Аерылышуга китергән сәбәпләр исемлегенең дүртенче баскычында нәкъ әнә шул хис тора. Юк, сүзебез бер-береңә хыянәт итү турында түгел. Баксаң, хатын-кызлар ир-атларның футбол карау яки балык тоту кебек аерым бер шөгыль белән артык мавыгуын өнәп бетерми икән. Хобби дигәннәре гади генә нәрсә түгел.

“Ирем берничә елдан бирле тимер акча җыю белән шөгыль­ләнә. Әлеге мавыгуы тәмам үзәгемә үтте. Акчаның барысы да ярамый, аерым бер төрләрен генә туплый. Махсус альбом да сатып алды. Интернетта үзе кебек нумизматика белән шөгыльләнүче дуслары байтак. Кич буе аралашалар. Сирәк очрый торган тимер акча эзләп, чит шәһәрләргә дә чыгып китә. Соңгы арада мине күрми дә, ишетми дә...” Ирләренең мавыгуларыннан туйган хатыннарны берләш­тергән интернет сәхифә­ләр­нең берсендә, үзен Надя К. дип таныштырган хатын-кыз әнә шулай дип язган. Бөтен эчке сер­ләрен бушаткан ул. Биредә ниләр генә юк.
 
Нигездә, гүзәл затларның барысы да үзләренә карата игътибар кимүдән зарланган. Хәер, иренең яраткан шөгыле булуына сөенү­челәр дә бар. “Безнең өйдә бер генә буш урын да юк. Почмак саен ватык телевизор йә булмаса, магнитофон тора. Ирем электроника белән мавыга. Искесеннән яңасын җыя да дусларга, таныш-белешләргә бүләк итә. Шуңа күрә туган көнгә барасы булса, күчтә­нәч эзләп йөрисе юк. Өч яшьлек улыбызга пульт белән идарә итә торган машина, моторлы көй­мәне дә үзе генә ясый. Ялларда көне буе эш өстәле артында утырырга мөмкин, тик бер дә кәефсез­лән­мим. Сыра эчеп урамда буталганчы, чит хатыннар арасында йөргәнче, өйдә утырсын”, – дигән Айгөл Михеева. Кемгә нәрсә кирәк инде?!
 
Белгечләр исә ир-атларга хас булган мавыгуларның рейтингын төзегән. Беренче урында – автомобиль. Гомумән, “машина җене” кагылмаган ирләр бик аздыр. Икенче урында – спорт белән шө­гыльләнү. Футбол карарга, туп ти­бәргә яратучыларны да бирегә керткәннәр. Ә менә балыкчылык – өченче бас­кычта. Беренче биш­леккә акча, марка кебек аерым нәрсәләр җыю һәм мунча да эләк­кән. Рейтингта бильярд, кәрт, компьютер уеннары, хәтта ашарга пешерү дә бар.
 
Психолог Алисә Закамская сүзләренә караганда, күп кенә гаиләләрдә хоббига бәйле низаг юк кына урында килеп чыга. “Һәр кешенең яраткан шөгыле булырга тиеш. Шул исәптән, ир-атларның да. Балык тотарга яратамы ул, әллә чаңгыда шуаргамы. Хобби ул – канәгатьлек хисе китерә, кәефне күтәрә. Тик хатын-кызларның кү­бе­се тормыш иптәшен бүлешергә теләми. Мәсәлән, буш вакытын сөйгәненә багышламыйча, телевизор каршында үткәрүен бер дә яратмыйлар. Бу – гап-гади көн­челек. Тик ир-атның компьютер каршында утыруыннан яки спорт белән шөгыльләнүеннән алай куркырга кирәкме икән?” – ди ул. Киресенчә, мөмкин кадәр күбрәк янәшә булырга киңәш иткәннәр. Кем белә, бәлки иртәгә, бергә­ләшеп, сирәк очрый торган акча җыя башларсыз!
 
Хатын-кызларга киңәшләр:
 
– Ир-ат машина төзәткән яки футбол караган вакытта аңа бәйләнмәвегез хәерле. Начар тәмамлануы да бар.
 
 – “Көндәш”егезгә икенче күз­лектән карагыз: ирегез якшәмбе саен балыкка чыгып китә икән, димәк бу көн бары тик сезнеке генә. Ни теләсәгез, шуны эшли аласыз! Сәгатьләр буе телефоннан сөйләшкән өчен сүгүче кеше дә юк.
 
 – Спорт белән шөгыльләнергә яратучы ир-ат сәламәт булырга тели. Килешәсездер: бу бер дә начар түгел.
 
– Сыра күтәреп, дус-ишләре янына китәргә ашкынып торган ир-атны да “йөгәнләргә” мөмкин. Белгечләр мондый очрашуларны гаилә бәйрәменә әйләндерергә тәкъдим итә. Ничек итепме? Зур компанияне үзегезгә кунакка чакырыгыз. Сөйгәнегез “йорт” һәм “дус-ишләр белән күрешү” төшенчәләрен берүк нәрсә итеп кабул итәргә өйрәнсен. Ирегезнең кемнәр белән аралашканын да белеп торачаксыз.
 
– Үзегезгә дә хобби уйлап табыгыз. Тормыш иптәшегез футбол караган вакытта, аның янында утырып, сәгатьләр буе чигү чигәргә була. Икегез ике төрле эш белән шөгыльләнсәгез дә, иң мөһиме – сез бергә!

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»