|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2016 Криминал
Казанда клиенттан 2,5 млн сум акча таләп иткән адвокатны кулга алганнар"Татарстан Республикасы Адвокат палатасы әгъзасы - адвокат Константин Чхапелияне казанлыдан 2,5 млн сум таләп итүдә шикләнәләр. Бу хакта Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерү фаразлавынча, Чхапелия шул кадәр акча бәрабәренә Россия Җинаять кодексының 290 маддәсе ("Ришвәт алу") буенча җинаять җаваплылыгыннан котылуда ярдәм итәргә ышандырган. Чхапелия 300 мең сум алган вакытта Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Адвокатка карата Россия ҖКның 159 маддәсе 4 бүлеге ("Мошенниклык") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Казанның Яңа Савин районы суды адвокатны кулга алган. Хәзер ул тикшерү изоляторында.
Гөлүзә ВАСИЛОВА |
Иң күп укылган
|