|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2016 Криминал
Телекомпания директоры сәясәтчедән акча кысуда гаепләнә (ВИДЕО)Россия Тикшерү комитетының Иваново өлкәсе буенча тикшерү идарәсе җирле телекомпания директорына – баш редакторына каршы җинаять эше кузгаткан. Телевидение җитәкчесе сәяси партия һәм аның кандидатларына карата уңай образ тудыру өчен акча алуда гаепләнә. Җирле матбугат тоткарланучының “Барс” телекомпаниясе директоры – баш редакторы Сергей Кустов икәнлеген яза. “Сәяси партия вәкиленнән акча сорагач, ул тикшерү органнарына мөрәҗәгать итә”, - диелә Тикшерү комитетының өлкәдәге сайтында.
Телекомпания директоры партиягә “уңай образ” тудыруны 8 миллион сум дип бәяли. 10 августта ул шушы сумманың 4 миллионын алган вакытта кулга алына.
Телекомпания директорына Җинаять кодексының 204 маддәсенең 8 пункты (Коммерческий подкуп) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча 2 миллионнан 5 миллион сумга кадәр штраф, 7 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
“Барс” телекомпаниясе журналистлары Сергей Кустовның тоткарлануын аның журналистик эшчәнлеге белән, аерым алганда, җирле җитәкчеләрне тәнкыйтьләве белән бәйли.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде |
Иң күп укылган
|