поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.08.2016 Мәдәният

Артист тамашачыдан башка беркем дә түгел

Самараның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле җырчысы Әлфия Сөнгатова коллективка әзер җырчы булып килеп керде һәм моңлы, зәвыклы тавышы белән Самара якларында да үз тамашачысын бик тиз тапты. Сәхнәдә ул үзен чын аристларча иркен тота, үз тавышына туры килә торган җырларны гына сайлап алып, бар җаны, таланты белән бирелеп җырлый, мөлаемлыгы белән әсир итә. Әлфиянең бала чагыннан сәхнәдә үскәнен белгән кеше моңа бер дә гаҗәпләнми.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып үскән классташлар, ә соңрак уртак гаилә корып җибәргән  Фәһим һәм Равилә Йосыповлар, Самарада укып югары белем башта алганнан соң, ерак Себергә, башта Нефтеюганск, аннан соң Муравленко шәһәренә барып урнашалар. Аларның ике балалары Ринат белән Әлфия туа. Ата белән ана балалары укымышлы, һәр яктан да җитешле булсын өчен барысын да эшләргә тырышалар. Хәер, бу кечкенә генә шәһәрдә моның өчен бөтен шартлар да була.  Әлфия  биш яшеннән “Родничок” бию төркемендә шөгыльләнгән чакларын әле дә сагынып искә ала:
- Мин анда иң кечкенә кыз идем. Шулай да, тырышлыгым, биергә өйрәнү теләгем булганлыктан, тиз арада яхшы нәтиҗәләргә ирешә башладым. Мине хәтта зур кызлар-егетләргә мисал итеп куялар иде. Бераздан кече яшьтәгеләрдән дә бер төркем оештырып, мине дә анда күчерделәр. 
 
Гомумән, Муравленко шәһәрендә балалар иҗатына  зур әһәмият бирелә. Төрле  түгәрәкләр, клублар, спорт секцияләре эшләп тора, аларга  шәһәр администрациясе дә, иганәчеләр дә ярдәм итә. Безнең бию түгәрәгенең  дә шундый ярдәмчеләре булганлыктан, шәһәребездә генә түгел, Россиянең башка өлкәләрендә дә, Болгария, Греция кебек чит илләрдә дә чыгыш ясарга насыйп булды. Америкада да ике айга якын яшәп, аларның мәдәнияте, әдәбияте белән таныштык, үзебезнең сәләтебезне күрсәттек.
 
Без төрле халык биюләрен бии идек: рус, чегән, ханты - берсе дә калмады. Шулай да минем иң яраткан номерым - татар биюе иде. Әти белән әни сабый чактан милли мәдәнияткә, үз телебезгә, үз моңыбызга карата мәхәббәт тәрбияләгәнгә күрә татар көйләре  күңелгә шулай якын булгандыр инде.
 
Әлфиянең әтисе Фәһим Йосыпов үзе дә 20 ел Муравленкодагы “Умырзая” татар-башкорт иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе булган кеше. Шуңа да гаиләдә сүз гел милли сәнгать, ана теле, җирле мәхәллә эшләре тирәсендә бөтерелә.
 
Ә җәйге каникулларын  балалар Иске Ярмәктә үткәрәләр. Бу бәхетле чаклар да Әлфиянең  “музыкаль карьера”сында тирән эз калдырган. Ул үз тирәсенә авыл кызларын җыеп, күрше әби-бабайларга концерт куюларын җылы хисләр белән искә ала. “Продюссер” - Әлфиянең әнисенең әнисе Рәхимә әбисе дә (күп еллар авыл мәктәбендә укыту буенча директор урынбасары булып эшләгән, математика укыткан шәхес) бу концертларны куюга үз өлешен кертә - оештыра, тамашачыларны җыя. Ә кызлар дәфтәр битеннән билет ясап тараталар, кич җитү белән җырлап-биеп бакчаларында эшләп алҗыган күршеләренең күңелләрен ачалар. 
 
Биергә кыз “Родничок” түгәрәгендә өйрәнгән булса, җыр-моңга сәләте әтисенең әнисе  Бибинур әбисеннән килә. 
- Ул үзенә генә хас моңлы тавыш белән җырлый иде.  Мин дә аңа кушылып җырларга ярата идем. Соңрак мин музыка мәктәбенә дә йөрдем, вокал буенча яхшы хәзерлек алдым, - дип сөйли Әлфия.
 
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әлфия Самараның экономика университетына укырга керә. Икенче курста укыганда кыз иптәшләре белән “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең концертына бара һәм шул мизгелдән аның тормышы кинәт үзгәрә. “Мин дә алар кебек булдыра алам бит”, - дип, аның татар җыр-моңына сусаган күңеле кабат сәхнәгә омтыла.  Көч-хәл белән концерт тәмамланганын көтеп алган Әлфия сәхнә артына үтә һәм ансамбльнең җитәкчесе Илгиз абый Колючевка: “Минем дә “Ялкынлы яшьлек”тә җырлыйсым килә”, -  дип белдерә. Гармун остасы Наил Нурмөхәммәтов бу чая кызны шунда ук җырлатып та карый һәм, талантлы булуын күреп, репетициягә чакыра.
 
- Ансамбль бүген дә минем тормышымда зур урын алып тора, - дип сөйли күптөрле Рәхмәт хатлары, Губерна Думасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән инде тәҗрибәле җырчы. - “Ялкынлы яшьлек” артистлары белән концертларда, репетицияләрдә генә түгел, башка вакытларда да аралашабыз. Шундый кунакка йөрүләр чәй эчеп, хәл-әхвәл белешү белән генә тәмамланмый, без төрле бәйгеләр, викториналар үткәрәбез, җырлап-биеп күңел ачабыз, үзенә күрә бәйрәм оештырабыз. Бер сүз белән әйткәндә, “Ялкынлы яшьлек” безнең гаиләбезгә әверелде инде.  
 
Ансамбльгә “зур акча” эзләп килүчеләр дә булгалый. Әмма аның ишеләр бездә  озакка тоткарланмый, китеп югала торалар. “Ялкынлы яшьлек” бары тик җыр-моң сөючеләр, милләт өчен чын күңелдән янып йөрүчеләрдән генә тора,  дип әйтсәм,  дә ялгышмам.
 
Әлфия булачак ире Рамил белән дә “Ялкынлы яшьлек” аша танышкан. Рамил яшь җырчыны бер күрүдә ошата һәм очрашырга тәкъдим итә. Шулай аралаша торгач ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт ялкыны кабына һәм алар өйләнешәләр. Хәзер инде гаиләләренә бәхет өстәп кызлары Риана үсеп килә.
 
Бүген Сөнгатовларның гаилә бизнеслары - төзелеш материаллары сату буенча берничә кибетләре бар. 
- Институтны тәмамлагач, депутат Гомәр Вәлитовның ярдәмчесе булып эшләдем. Шул вакытта юридик белемем җитмәвен аңлап, икенче югары белем алырга туры килде. Хәзер үкенмим, депутат белән эшләгән вакыттагы тәҗрибә бүген бизнес алып барырырга  ярдәм итә, - дип сөйли Әлфия. 
 
Гадәттә, тормышын мәдәният белән бәйләгән хатын-кыз репетицияләр, гастрольләр арасында гаилә эшләренә өлгерми. Сөнгатова бу яктан үзен бәхетле дип саный.
 
- Рамил үзе дә җыр-моңга гашыйк кеше, хәлемә керә белә. Үзе дә концертларга йөри, гастрольләргә дә мине озата бара. Бу вакытта  нәни кызчыгыбызны әти белән әни алып кала. Гомумән, һәрвакыт аларның ярдәмен тоеп  яшибез һәм моның өчен аларга бик рәхмәтлемен.
 
Ә “Тамашачыга, хезмәттәшләреңә нинди теләктә каласың?” - дигән сорауга: “Артист - тамашачыдан башка беркем дә түгел, безнең концертларны яратып, тулы заллар җыелганга рәхмәт. 
 
Быел да тамашачыбызны яңа концерт программасы белән куандырырбыз дип өметләнәбез. Җитәкчебез Илгиз абый Колючев һәм аның урынбасары Ринат Азизовның, артистларыбызның илһам учаклары сүнмичә янсын, шунда “Ялкынлы яшьлек” тә озын гомерле булыр”, - дип җавап бирде Әлфия.
 
РӘСЕМДӘ: Әлфия СӨНГАТОВА гаиләсе белән.
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 08.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»