поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.08.2016 Криминал

Вәхшәт

Менә ничә көн инде мин куркыныч төштә яшим кебек. Бу яман төштән котылып, кире өнемә кайтасым килә. Тик теләгем беркайчан да тормышка ашмасын да беләм. Чөнки бу куркыныч төш түгел, ә коточкыч чын-бар-лык! Бу җинаять полиция белешмәләрендә берничә юлга гына сыйган: «Буа шәһәренең Маяковский урамындагы 66 йортта 1938 елгы хатын-кызның үле гәүдәсе табыла. Аны үтерүдә 30-35 яшьлек ир-ат гаепләнә».

Үкенечле үлем
Бер караганда, без мондый үлем турындагы хә­бәрләргә күнеп, өйрәнеп тә беттек инде. Шул-шул менә, ияләштек. Исебез дә китми. Ә бит ул үтерелгән кеше кемнеңдер әнисе, дәү әнисе, кадерле кешесе. Буа шәһәрендәге җинаять корбаны – гомер иткән үз өендә вәхшиләрчә үтерелгән әби дә минем әниемнең бертуган сеңелесе, Шәмсинур апа. Исеменнән үк яктылык сирпелеп торучы (гарәпчәдән кояш нуры дип тәрҗемә ителә) бу ак яулык­лы изге теләкле әби-карчыкның кемгә нинди зыяны тиде икән? 
 
Уйласам, уелып китәм. Үтермәсәләр дә, гомере күп калмаган булгандыр инде мескенкәйнең. Мин белгәннән бирле саулык­ка туймады, мәрхүмәкәй. Ләкин үзен-үзе карап, улы белән килене дә тәрбияләп кенә торганга, ике елдан 80 тулачак иде инде үзенә. Лаеклы ялга чыкканчы, моторлар заводының кадрлар бүлегендә эшләде. Кайгыларны да шактый күрергә туры килде аңа: ирен дә, олы улын да вакытсыз гүр ­куенына илтеп салды. Ярый әле юанычка төпчек улым, ике оныгым бар дип, барлык әбиләр шикелле, якты көнне күргәнгә, аягы йөргәнгә сөенеп, гомер йомгагының соңгы сапламнарын сүтеп ята иде. Улы белән килене, бергә яшик дип, гел чакырып торсалар да, «Үземне-үзем йөрткәндә, беркая да бармыйм әле. Кулга калгач, карармын», – дип, барлык өлкәннәр шикелле «киреләнеп», хатирәләр тулы йортында үзе генә гомер итте. Юк, ялгыз карчык түгел иде ул. Дуслары да, күршеләре дә күп иде аның. Ә иң зур терәге – шул ук бистәнең күрше урамында гына улы белән килене яши. Иртә-кич хәлен белеп кереп чык­маган көннәре юк. Кәрәзле телефоны да янында гына. Чирләп китсә дә, берәр йомышы төшсә дә, хәзер килеп җитәләр. 
 
26 июль көнне дә улы эшкә барганда, гадәтенчә, әнисенең хәлен белеп чыгарга керсә, коточкыч хәлгә тап була. Әнисе идәндә кан эчендә ята, диварлар, мендәрләр чат кан гына. Мондый хәлләрне киноларда гына күрсәк тә, йөрәк туктап куйгандай була. ­Улының йөрәге ничек түзде икән бу мизгелләрдә? Ярый инде полициягә шалтыратырлык көч таба үзендә. 
 
– Барысына да әзер идек, яше олы бит инде. Ләкин мондыйны башыбызга да китермәдек, – дип елый килене. 
 
Ни өчен?
Әйе шул, бу хәбәр бер безгә генә түгел, бөтен Буага аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Кеше дияргә тел әйләнми, бер адәм актыгы гына белгән бу хәлнең буласын, явыз ниятен тормышка ашырыр өчен, ныклап әзерләнгән. Ул (бәлки, алардыр, ничә икәнлекләре билгеле түгел) әбинең уты сүнгәнен, йоклап киткәнен генә көтеп торган да тыкрыктагы койма аша бакчага сикергән. Веранда тәрәзәсен алып, өйгә үткән, кичтән дару эчкәнгә тынычланып, гөнаһсыз сабый шикелле берни белми йоклап яткан карчыкны үтереп чыккан. Бер сугып кына да үтермәгән, карарлыгын калдырмыйча тукмаган. Ничек кулы күтәрелгән диген... Төрле хәлләрне күргән морг табиблары да шаккатканнар. 
 
«Кем ул?» «Нишләп йөргән?» Нәрсә кирәк булган аңа караңгы төндә ялгыз әби өендә?» «Пенсионер карчыкны нигә миллионер белән бутаган?» Бу сорау­ларга җавапны бер Ходай гына белә. Хәер, апа да белгәндер. Ләкин алар аның белән бергә җир астына китте инде. 
 
Башымда миемне шартлар дәрәҗәгә җиткереп, уйлар өермәсе әйләнә. Ул бер гаепсезгә бер гөнаһсыз карчыкны үтергән адәм актыгы ничек итеп өенә кайтып, канга баткан кулларына ипи тотып ашарга утыра ала икән? Тамагы туйгач, тынычлап йоклый алды икән? Минем уемча, үтерүче үзе дә кылган эшеннән йөрәге ярылып шунда әби янына ятып үләргә тиеш иде. Мондый кешене җир озак күтәреп йөртә алмас анысы. Ләкин изге җанлы апамны да кире кайтарып булмый шул инде. 
 
Бу хәбәрне бер Буа районы гына түгел, бөтен Татарстан белә инде хәзер. Тикшерүчеләр дә Казаннан ук килделәр. Бик талантлы, үз эшенең остасы булган үтерүче – эз калдырмаган, пирчәткә киеп башкарган үзенең явыз ния­тен. Буа полициясенең ярдәм сораган үтенечен башта районның «Байрак» газетасы бастырган, аннан «Матбугат.ру» үз битләренә урнаштырган. Очраклы кешеләр күреп калган, үтерүче шул булыр­га тиеш дип фаразланган кешене дә сурәтләгәннәр. 
 
Болай бергәләп тотынып эзләгәч, табарлар, бәлки. Тапсыннар иде инде, бер генә җинаять тә җәзасыз калырга тиеш түгел. 
 
Курку
Гомер иткән нигезләрен таш­лап китәргә теләмичә, төп йортта ялгыз яшәүче карт-корылар шактый бездә. Алар һәр шәһәрдә, һәр урамда бар. Һәр кичне йокларга ятар алдыннан бисмилла әйтеп, «И Ходаем, кеше кулларыннан үтәргә язма!» – дип теләк теләп, ишек-тәрәзәләрен бикли алар. Җинаятьче иректә булганда, бу теләкләрнең кабул булуы гына шикле. Хәер, апамның да бар теләгәне шул иде...
 
Нигә болай булды? Нигә кешеләр шундый явызланды? Гомер һәркемгә бер генә бирелә бит. Кеше гомерен өзәргә беркемнең дә хакы юк. Уйларымның очына чыга алмыйча, буталып бетәм. Күңелемә Җәлилнең «Бүреләр» шигырендәге юллары килә. «Ах, бүреләр, бүреләр ... Бу кадәр үк ерткыч түгелләр»...
 

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»