поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
07.08.2016 Шоу-бизнес

Гүзәл Идрисова ике айлык сабыен алып кая киткән? (ФОТО)

Кечкенә балалар белән өйдә утырган вакытта берәр кешегә кунакка барсаң, яки дус кызларың белән очрашсаң, яисә балаларны дәү әниләренә калдырып, тормыш иптәшең белән икәү генә кинога, театрга барып кайтсаң, шундый рәхәт була инде ул! Әнә бит, унөченче майда өченче тапкыр әни булган җырчы Гүзәл Идрисова да шулай ди.

– Минем хәлне яшь бәби белән өйдә утыручы әниләр аңлый инде! – дип көлә. – Сирәк кенә булса да кеше янына чыгу, бәйрәмнәр үткәрү, “һава сулау” миңа көч бирә. Узган атнада Марсельне беренче тапкыр биш сәгатькә өйдә калдырып, Биектау районында Илназ белән бергә юбилей алып бардык. Балаларның икесе няня белән калды, уртанчы улыбыз Рамильне үзебез белән алган идек. Бүген менә өченче тапкыр бәйрәм үткәрергә дип Чаллыга кайттык. Монда җиңелрәк инде. Әти-әнием үз йортлары белән яши, аларга балаларны да тыныч күңел белән калдырабыз. Казанда читенрәк шул. Гадәттә дуслар, туганнар ярдәмгә килә. Үзем бара алмаганда алар олыларын балалар бакчасыннан да алып кайтырга булыша. Әмма һаман саен дусларга да мөрәҗәгать итәргә читенсенәм. Илназ исә көне-төне эштә. Гаилә зур, аңа да эшләмичә булмый. Шуңа күрә бик сирәк кенә булса да, няня чакырырга туры килә. Моңа кадәр шул ук бер кешегә өч тапкыр балаларыбызны калдырган идек. Ошаткан идек үзен. Әмма ул да эшкә чыкты, кичләрен генә булыша ала хәзер. Кичә әле “Бирмәмен беркемгә” дип исемләнгән җырыбызга клип төшердек. Бер айдан әзер булырга тиеш Алла боерса. 

  

Шушы көннәрдә Инстаграмда Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың серле фотосына да тап булган идек. Аның серлелеге нидә инде, дип уйлыйсыздыр. Эш шунда ки, коену киеменнән генә катерда йөзүче гаилә фотога “Дубай” дип пост калдырган. Уллары Марсельгә тиздән өч ай гына булачагын истә тотып, аларга “Кечкенәгезне дә үзегез белән алдыгызмы?”, “Дубайда бик эссеме?” дип сораулар яудырганнар. Илназ аларга үзенең җавапларын да бирә барган. Шулай да гаилә чынлыкта да Дубайда ял иткәнме соң, әллә бу шаярту гына булганмы? Берочтан Гүзәлдән әлеге фотоның да тарихын сораштык.



– Юк, беркая да бармадык (Көлә). Илназ шулай шаяртырга ярата безнең. Чынлыкта Дубай – безнең татлы хыялыбыз. Бәлки, киләсе елларга аны тормышка ашырырга да насыйп булыр әле. Ул көнне без Лилия Муллагалиеваларда ял иткән идек. Аларның су буендагы йортлары да бер дә чит илдән ким түгел. Рәхәтләнеп кунак булып, ял итеп кайттык, – диде Гүзәл.


---
Шәһри Казан
№ --- | 06.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»