поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.08.2016 Милләт

Хәтер чарасы булып үтте

Татар авылларында булып үткән хәтер көннәре Чүмбәли һәм Мәдәнәдә башланып китте, аларны Чүмбәлинең элекке көрәш мәйданнарында дан тоткан батыры Рәис Мөҗипов оештырды. Беренче булып Чүмбәлидә мәҗлес кордылар, каберлекләргә барып мәрхүмнәрне яд иттеләр, аннары, дин әһелләре һәм чакырылган кунаклар Мәдәнә авылының «Рәшидә» мәчете алдына җыелдылар.

Рәис әфәнде шушы мәчетне төзеткән Фаиз Гыйльмановка сүзне бирде. Фаиз әфәнде үз чиратында Аллаһы йортының төзелеше, шушы изге эштә тырышлык күрсәтүчеләр һәм мәчетнең бүгенге тормышы турында сөйләп үтте. Аннары халык алдында Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Зарипов, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Түбән Новгородтан килгән Мансур хәзрәт Хөсәинов, Кызыл Октябрь районы мөхтәсибе Харис хәзрәт Исмаилов, Мәдәнә һәм Кече Рбишча имамнары Рәмис хәзрәт Әшрәфетдинов белән Әмир хәзрәт Юсипов сүз тоттылар.

Хөрмәтле кунакларның чыгышлары тәмамлангач, Ислам хәзрәт Мәдәнәнең дини тормышына зур өлеш кертүчеләрне мөфти Равил Гайнетдин исеменнән медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде. Шушы югары бүләкләргә Фаиз Гыйльманов, Шәмил Айсин, Наил Камаев, Фәрит Айнуллин, Равил Хисәмов, Рәмис хәзрәт Әшрәфетдинов, Мансур Бәдретдинов, Рушан Сибгатуллин, Рәис һәм Рәшит Мөҗиповлар лаек булдылар. Шулай ук югарыда язып үткәннәрне өлкә Диния нәзарәте исеменнән Гаяз хәзрәт Закиров та Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Шуннан соң кунаклар мәчет алдында башланган абсолют авырлыкта билбаулар белән көрәш ярышларын карадылар. Биредә дүрт көрәш батыры бил алышты, баш судьялыкны Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре Зәки Валемеев алып барды, ә келәмдә судья вазифасын Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин башкарды. Көрәш барышында Зәки Валемеевны мөфти Равил Гайнетдиннең бүләге, Рамил Мусинны, Әдип Валемеевны һәм Рәис Мөҗиповны милли спортка өлеш керткәннәре өчен Кызыл Октябрь районы администрациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Көрәштә Мәскәүдә яшәүче Кызыл Яр егете Илдар Билялетдинов җиңде, аны Рәис Мөҗипов кучкар һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләде. Икенче һәм өченче урыннарны яулаган Сафаҗай батыры Ринат Сәбитов белән чүмбәлиле Рәмис Хәсәнов та кыйммәтле бүләкләргә, ә рбишчалы Айрат Ахсянов тамашачылар симпатиясе призына лаек булдылар. Кызганычка каршы, коеп ява башлаган яңгыр танылган артистлар Рәсим Низамов, ИлСаф, Ирфан Измайлов һәм Ринат Вәлиевның чыгышларына гына бераз комачаулады. 

ФОТОДА: бүләкләү мизгеле.
 

Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 05.08.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»