|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2016 Хәвеф-хәтәр
Амур өлкәсендә елга агымы алып киткән өч кызны эзлиләрАмур өлкәсенең Бурея елгасы районында югалган кызларны эзләгән коткаручыларга һәм волонтерларга янгын сүндерүчеләр, тимер юлчылар һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә кушылган. Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының өлкәдәге Баш идарәсе матбугат хезмәте “Интерфакс”ка коткару эшләрендә барлыгы 210 кеше катнашуы турында хәбәр иткән. Яр буйлары пилотсыз самолетлар белән дә тикшерелә дип белдергән идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Потахов. Шулай ук Бурея гидроэлектростанциясе җитәкчелеге сусаклагычтан елгага артык суны җибәрүне дә вакытлыча туктаткан. Су кимегәч, моңарчы кереп булмаган култыкларны да тикшерү мөмкинлеге барлыкка килде дип белдергән Потахов. Югалган балаларның әти-әниләренә психологлар ярдәм күрсәтә.
110 км яр буе тикшерелгән, водолазлар 11 тапкыр су төбенә төшеп, 2,6 мең кв.м. елга төбен тикшергән.
2 августта 2003 елгы дүрт һәм 2005 елгы бер кыз Бурея елгасы ярында йөриләр. Балалар аяк киемнәрен салып, су читләтеп барырга уйлыйлар. Кызларның берсе тирән урынга төшеп китә, иптәшләре аны коткармакчы була. Өч кызны агым алып китә, берсе ярга үзе чыга, тагын берсен шул урында булган кеше коткара.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде |
Иң күп укылган
|