поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.09.2009 Авыл

АВЫЛ – МИЛЛӘТ САKЧЫСЫ?

Cентябрьдә Спас районында “Шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын көчәйтү мәсьәләләре” дип исемләнгән зональ киңәшмә узды. 7 районнан җитәкчеләр һәм авыл җирлеге башлыклары җыелган иде. Мондый зональ авыл хуҗалыгы семинарлары һаман-һаман үткәрелә. Ләкин бусының төп үзенчәлеге – Дәүләт Советы рәисе җитәкчелегендә узуы. Фәрит Мөхәммәтшин авылда ит һәм сөт җитештерүчеләр генә түгел, “гореф-гадәтләрне, милли үзенчәлекне саклап калучы халык” яшәвен таныды.

Күмәк хуҗалыкларны бөлгенлеккә чыгарып, тарату процессын беренче булып Спаста башладылар. Колхозларны таратсалар да, район җитәкчелеге шәхси хуҗалыкларны, фермерларны, башка районнардагы кебек, контрольгә алып, “сөтне тегеңә, итне моңа тапшырыгыз” дип эзәрлекләмәде. Нәтиҗәсе күз алдында – бүген монда колхозлар юк диярлек, аның каравы халык абзар тутырып мал асрый. Шәхси хуҗалыклардагы терлек саны буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе шушы районда – 10 мең авыл кешесендә 14 мең баш мөгезле эре терлек бар.

 

Дәүләт Советы рәисе һәм Авыл хуҗалыгы, азык-төлек министры берничә шәхси хуҗалыкта булдылар. “Ничә сыерыгыз бар?”, “Терлек азыгын каян аласыз?” дигән сорауларны Фәрит Мөхәммәтшин авызыннан да ишетер көннәр бар икән. Авыл хуҗалыгын да яхшы белә – Марат Әхмәтов бер фермерны “билчәнле печән әзерләгәнсең” дип әрләмәкче иде, Дәүләт Советы рәисе “анысы витамин өчен” дип яклау чарасын да тапты.

 

Күптән кабул ителгән матур гадәт буенча, шәхси хуҗалыкларны ташламалы авыл хуҗалыгы кредитларын алырга кыстадылар. Ләкин бу юнәлештә әллә ни уңышка ирешкәннәрдер дип булмый. Авыл халкының уртак фикерен шәхси пилорама тотучы эшмәкәр Марат Вәлиев әйткәндер: “Кредит алсаң, аны түлисе була”. Марат хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аркылы бирелә торган ярдәмне – 58 мең сум субсидияне алган, ә кредитларның янына да бармый.

 

Инвесторларны, яңа технологияләрне күпме генә мактасалар да, семинарда барысын да әби-бабай ысулы – кул көче белән эшләүче шәхси хуҗалыкларның күпкә эффектлырак эшләвен билгеләп үттеләр. Республикада 3150 авыл, аларда 945 мең кеше яши. 322 мең шәхси хуҗалыкның 113 мең гектар җир участогы бар. Барлык терлекнең өчтән бере генә шәхси хуҗалыкларда. Җирләре һәм терлекләре инвесторларга караганда күпкә азрак булса да, шәхси хуҗалыклар бөтен авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек җитештерәләр. “Үзеңнеке үзәктә” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Ләкин соңгы елларда шәхси хуҗалыклар позицияләрен югалта башлады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов моның төп сәбәпләрен аңлатып бирде:

 

– Халыкның тормыш шартлары яхшырды. Ә кеше яхшыга тиз ияләшә. Аннары соңгы елларда иткә, сөткә бәяләр төшү халыкның гайрәтен чигерде. Инвестор кергән районнарда терлек азыгын табу буенча кытыршылыклар бар. Моны яшермибез.

 

90 нчы елларда авыл хуҗалыгында 300 мең кеше эшләсә, хәзер авыр хезмәтне механикалаштыру аркасында 100 мең генә. Авылда яшәүче 200 мең эшкә яраклы кешегә шөгыль кирәк дигән сүз. 30-40 километр йөреп, кайдандыр эш эзләгәнче, шәхси хуҗалык исәбенә көн күрү отышлырак. Шәхси хуҗалык ул бит терлек асрау гына түгел. Менә монда да берәүләр агач эшкәртә, кемдер сөт җыя... Бу – яшәү өчен керем дә, шулай ук эшле гаиләдә балалар да тәртипле үсә. Шушы рәвешчә милләтне дә саклап калачакбыз.

 

Бу нисбәттән Спас районын мисал итеп күрсәтергә мөмкин. Терлек асрау күбрәк татар халкына хас булуга карамастан, биредәге урыс авыллары да абзар тутырып мал асрый. Моны хуплыйбыз, бу үрнәкне башкаларга да күрсәтәбез.

 

– Ләкин, статистика буенча, бу районда да соңгы ике елда терлек саны 1500 башка кимегән...

 

– Соңгы елларда терлек саны кимү сөт бәяләренең түбән булуы белән бәйле. Башка сәбәп күрмим. Төньяк районнарда сөтнең литры 5-6 сум булганда, монда Самара, Ульяновскидан килгән эшмәкәрләр 12 сумга җыялар иде. Халык тилерә-тилерә мал асрады. Ә менә хәзер, 5 сумга төшкәч, гайрәтләре чикте. Көзгә хәл үзгәрер дип өметләнәм.

 

– Фермерлар корылык булуга карамастан, ашлык хакы түбән, тоннасы 2 мең сум тирәсе генә дип зарланалар. Бәяләр үзгәрү көтелмиме?

 

– Кызганычка каршы, андый өметләрем юк. Русиянең узган елдан калган 30 миллион тонна икмәге ята. Интервенция (ашлык бәяләрен арттыру өчен дәүләтнең эчке базарда ашлык сатып алуы – Р.Л.) фонды 9 миллион тонна гына. Быел Русиядә 95-97 миллион тонна икмәк җыеп алыныр дигән фараз бар. Аны куяр урын юк, Русиянең экспорт мөмкинлекләре чикле. Бик кызганыч, ләкин якындагы 4-5 айда ашлыкка бәядә үзгәреш булыр дип уйламыйм. Республикада 450 миллион сумлык ашлык сатып алдык, ә бәяләр нормальләшсен өчен 3 миллиард сумлык кирәк. Ләкин ашлык ул бит шундый товар, сөт һәм иттән аермалы буларак, сакларга мөмкин. Киләсе елның нинди буласын белеп булмый, келәттәге ашлык та байлык ул.

 

– Авыл халкы, бәяләр нормаль булса, кредит та кирәкмәс иде, ди. Сез моның белән килешәсезме?

 

– Беренчел капитал барыбер кирәк. Бик сирәк кешедә генә бизнес башларга ирекле акча бар. 5 %лы кредиттан, мәшгульлек үзәге бирә торган грантлардан баш тартырга кирәкми. Боларга өстәп, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр дә югары булса, авыл бүген бөтенләй башкача яшәр иде. Моңа иманым камил.

 

Бүген авыл җирлеге башлыкларыннан башка халыкның активлыгын арттыру мөмкин түгел. Шәхси хуҗалыкларның үсеше өчен шартлар тудырырга, авыр кул хезмәтеннән котылырга, авыл продукциясен сатып алучы кооперативлар оештырырга кирәк. Хәзер шәхси хуҗалыкларда елына 50 миллиард сумлык продукция җитештерелә, безнең бурыч – 3-4 елда бу күрсәткечне ике тапкырга арттыру.

 

***

 

Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә катнашучыларга Минтимер Шәймиевның язгы семинарда куйган бурычларын искә төшерде. Ул чакта Президент, кризиска сылтау итеп, терлек санын киметүгә юл куймаска кирәклеген искәрткән иде. Дәүләт Советы рәисе шушы бурычларны тормышка ашыру максатында “авылга чыккан” икән. Заманалар үзгәрә, яшәүләре бик авыр, гомер бакый сөт бирүдән башка хәсрәтләре булмаган сыерларга да милләтне саклап калу кебек гаять җаваплы бурычлар йөкләнә. Бу хуттан барганда берзаман сарыкларга милли мәгарифне саклап калу, дуңгызларга халыкны алкоголизм чиреннән аралау кебек олы бурычлар йөкләмәгәйләре.

 

– Шәхси хуҗалыкларны саклау – ул авылның тормыш рәвешен саклау, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген бары тик “караңгы” авылларда гына татар, урыс, чуваш һәм безнең күпмилләтле республикадагы башка халыкларның чын гореф-гадәтләре, теле, яшәү рәвеше саклана. Авылны эшсез калдырып, кешеләрне яхшы тормышны читтән эзләргә мәҗбүр итәбез. Шәһәргә киткән халык үзенчәлеген югалта, ассимиляцияләнә. Шуңа күрә авылны саклау дип сөйләшкәндә терлек санын гына күз алдында тотмыйбыз.

 

Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлеге башлыкларының ничек эшләгәннәренә шәхси хуҗалыкларның үсеш дәрәҗәсеннән чыгып бәя бирәчәкләрен белдерде. 22 сентябрьне старт көне дип игълан итте. Моңарчы үз авылында кем яшәгәнен дә белмичә трай тибеп йөргәннәренә “төзәлергә” бер ел вакыт бар. Киләсе ел көзен муниципаль сайлаулар узачак, начар эшләгәннәр кабат сайлана алмас дип тә куркытты. Авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлегенә моңарчы беркем дә бәя бирмәгәнен спикер үзе дә бик яхшы белә булып чыкты. Әлегә кадәр авыл халкын шәхси хуҗалыкларында батырып эшләргә өнди алмаган башлыкларны оялтырга да маташып карады:

 

– Авылыгыздагы 20-30 хуҗалыкны гомерегездә бер булса да йөреп чыгыгыз инде! Кереп, чәй эчеп, нинди проблемалары бар икәнен сорашып, хәлләрен белегез! Сайлау алдыннан булса да! Активлык, конкрет эш кирәк. Үзегезнең шәхси мисалыгызда авылда ничек эшләп буласын күрсәтегез, халыктан качып йөрүдән туктагыз! Сәнәгать оешмаларына 5 процентлы кредит бирәбез дисәләр, әллә ниләр эшләрләр иде, ә монда үзе атлап килгәнне алмыйсыз.

 

***

 

Авылны күтәрү хакында сөйли башласалар, бер юмор остасының: “Авылны күтәрмәгез, тагын җирдән аерасыз бит”, – дигәне искә төшә. Кайвакыт артык югары күтәреп ташлыйлар шул. Әлбәттә, Дәүләт Советы рәисенең шәхсән Татарстан “Камчаткаларындагы” авылларга барып, халык белән очрашып йөрүе мактауга лаек гамәл. Ни өчен моңарчы бу хакта уйламаганнар дигән сорауны биреп тә тормыйк. Хәзер булса да уянганнарына рәхмәт.

 

Шәхси хуҗалыкларны күтәрү дигәндә беренче чиратта кредит алдырырга тырышуларын да аңларга була. “Кредит алсаң, аны түлисе бар”. Димәк, бурычка акча алган кеше аны кайтару өчен тырышырга, телиме-теләмиме, “эшмәкәрлек активлыгын арттырырга” тиеш. Кредит алмаска тырышкан авыл кешесен дә аңлап була. Төп сәбәпләрнең берсе – авыл халкының консервативлыгында. Хезмәт хакын вакытында түләмәсәләр дә, елап-сыкрап шул ук алпавытка бил бөгүен дәвам итә. Үз хуҗалыгында эшләсә, “колхоз” түләгән 3-4 мең сум табышны ничек тә юнәтәчәген, шәхси хуҗалыкның бары тик сыер-сарык кына булмаганын, авылда табыш китерә торган юнәлешләр күп икәнен аңлап бетерми.

 

Икенче төп сәбәп, әлбәттә, продукциянең бәясе түбән булу. Милләтне саклап кала ала торгандыр сыер, бәлки, ләкин табыш китерми шул. “Авыл хуҗалыгының уңышлы эшләве туфракның уңдырышлылыгына түгел, илдәге ирек дәрәҗәсенә бәйле”, – дигән Патша Русиясендәге реформатор Витте. Ә бүген авыл крестьяны иреклеме соң? Арадашчыдан башка үз товарын яхшы бәягә сату мөмкинлеге бармы аның?

 

Бүген авылны саклап торучы оешмалар дип фермерларны атарга була. Инвестор өчен авыл бар ни, юк ни. Ә менә үз авылдашларының пай җирләрен арендага алып эшләгән фермерлар халыкны терлек азыгы белән тәэмин итүчеләргә әйләнде. “Авылны бар итеп тотучы оешмалар” дип әйтергә була аларны. Шәхси хуҗалыкларны үстерергә телиләр икән, шул фермерларга ярдәм итү турында да уйлыйсы иде. Кризис аркасында күпме фермерның җирен ташлаганын беләләр микән югарыда? Инвестор кергән районнарда фермерларны ничек каһәрлиләр, алар белән кызыксыналармы?

 

Шәхси хуҗалыкларны күтәрергә теләсәләр, дәүләт ярдәменең тиешле адресына барып җитүен дә контрольдә тотарга кирәк. Түрәләр инде ел буе сөтнең һәр литрына ике сум субсидия бирәбез дип шапырыналар. Ләкин авылда ничек бирелә, ул хакта кызыксынганнары бар микән? Сөтнең литрын шәхси хуҗалыклардан уртача 5 сумга сатып алалар иде. Субсидия бирелә башлагач, сөт заводлары сатып алу бәяләрен 2 сумга киметеп, халыктан сөтнең литрын 3 сумнан җыя башлады. 3 сумны завод түли, 2 сумны дәүләт. Нәтиҗәдә, бу субсидиянең бернинди мәгънәсе булмады – халык элеккечә сөтнең литрын 5 сумга сата. Ә шәхси хуҗалыкларга тиешле дәүләт ярдәме матур гына итеп сөт корольләренең кесәләренә кереп утырды.

 

Шәхси хуҗалыкны үстерергә телиләр икән, түрәләр халыкта иртәгесе көн өчен ышаныч тудырырга тиеш. Менә хәзер дә халыкны терлек асрагыз дип үгетлиләр. Шул ук вакытта Дәүләт Думасы “Шәхси хуҗалыклар турында” закон проекты әзерли. Ул кабул ителә калса, һәр регион җитәкчелеге шәхси хуҗалыкта күпме мал булырга тиешлеген билгеләячәк. Совет заманында “ат тотарга ярамый, сыер бердән артык булмасын” дигән закон бар иде бит. Бу кабул ителә калса, авыл агаеның абзарында ничә сыер, сарык һәм үрдәк булганын бюрократлар контрольдә тотачак. Ә “артык мал” өчен салым түлисе. Кайбер депутатлар фикеренчә, “крестьяннар артык мал тотып, санитар нормаларны бозалар” икән. Закон проектын әзерләүчеләр артында шәхси хуҗалыкларның артык көчәеп китүеннән курыккан эре инвесторлар тора, дип яза “Крестьянские ведомости”. Ышанмаслык та түгел, безнең эре инвесторларга да халыкның күпләп терлек асравы, алпавытларга бәйсез тормыш алып баруы отышлы түгел. Алар өчен юк кына хезмәт хакына риза булган эшчеләр кирәк, ә менә шәһәр базарларында чын сөт сатучы конкурентлар кирәк түгел. Дәүләт Думасы депутаты Николай Харитонов бу закон проектын: “Һәр җимеш агачына салым түләтүче, дуңгыз тиресен дә дәүләткә тапшыртучы Хрущев заманына әйләнеп кайту”, – дип бәяләде.

 

Саланы наданлыкта, алдында ятканын алмауда гаепләргә була, ләкин иртәгесе көн ышанычлы түгел икән, авыл кешесе беркайчан да күңел биреп эшләмәячәк. Халыкны ничә еллар буена бары берөзлексез “кредит алыгыз, кредит алыгыз” дип әгъвәләгән “Камчатка”га баручылар проблеманың шушы якларын аңлап бетерми, ахры. Әллә инде, аңлап та дәшмиләр?


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 13 | 25.09.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»