поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
03.08.2016 Мәдәният

Мәскәүдә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган музыкаль кичә үтәчәк

18 августта 19.00 сәгатьтә Мәскәүнең татар мәдәнияте үзәгендә (Асадуллаев йорты) данлыклы татар драматургы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган музыкаль кичә үтә. Әлеге театральләштерелгән программа татар театрының 110 еллык юбилее кысаларында үткәрелә. Кичә “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле куелуга 40 ел булуга багышлана.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан әзерләнгән әлеге чараның программасы 2012 елда арабыздан киткән данлыклы драматург Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлардан төзелгән. Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллинның 30дан артык пьесасы буенча спектакльләр куелган. Музыкаль кичәдә “Әниләр һәм бәбиләр”, “Ай булмаса йолдыз бар”, “Җанкисәккәем”, “Гөргөри кияүләре”, “Галиябану”, “Диләфрүзгә дүрт кияү” һ.б. спектакльләрдән җырлар яңгыраячак, кайбер спектакльләрдән өзекләр уйналачак. Кичәдә Камал театры артистлары катнаша: Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина) һәм Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, яшь артистлар Гүзәл Гөлвердиева, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Раил Шәмсуаров һәм башкалар.
 
Кичәдә шулай ук Татарстанның халык артистлары Лаура Шакирҗанова, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәтов, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Туфан Миңнуллинның кызы – Әлфия Юнысова катнаша. Кайбер легендар спектакльләрдән җырларны Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова һәм күп кенә бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты  Айгөл Хәйри башкара.
 
Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр кую тантанасы белән башланып китәчәк.
 
Музыкаль кичәгә чакыру билетларын Россиядәге Татарстанның вәкаләтле вәкиллегеннән алырга мөмкин. Моның өчен алдан adinaz@mail.ru адресына заявка җибәрү сорала. Адрес: Малый Татарский пер., 8, «Павелецкая», «Третьяковская»,  «Новокузнецкая» метро тукталышлары.

---
Камал театры
№ --- | 03.08.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»