|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2016 Фаҗига
ВДВ көнендә Мәскәүдә десантчы баткан (ВИДЕО)Мәскәүнең Горький исемендәге паркында Язгы аллеядәге буада Һава десанты гаскәрләре көнен бәйрәм итүче десантчы батып үлгән. Фаҗига булган урыннан видеоны "360" телеканалы урнаштырган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир дуслары белән бергә ял иткән һәм су коенып алырга булган. Кинәт кенә аның хәле начарланган һәм ул су төбенә киткән. Дуслары аңа ярдәм итәргә омтылган, тик булдыра алмаганнар. 10 минуттан соң аның мәетен судан чыгарганнар.
Фаҗига булган урынга килгән табиблар ирнең үлемен раслаган.
Мәгълүмат чараларында басылган хәбәрләргә караганда, батып үлүче элек Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән. Ул коенган вакытта су белән тончыккан. Фаҗиганең нечкәлекләре тикшерелә.
Гөлшат ГАНИЕВА |
Иң күп укылган
|