поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
02.08.2016 Экология

Август ае да эссе булачакмы?

Күпьеллык күзәтүләр Татарстанда кышын да, җәен дә уртача һава температурасы сизелерлек күтәрелә баруын күрсәтә, ди синоптиклар. Быелгы җәй дә гадәттәгедән кызурак булды: үтеп киткән июль аенда һәм хәзер августта да уртача температура климатик нормалардан 6-7 градуска югарырак.

Татарстанның Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина сүзләренчә, соңгы елларда җәйнең сирәк булса да быелгы кебек кызу килгәне бар, кимендә аларның елъязмасында шундый өч ел теркәлгән. “Әмма вәзгыятьне 2010 елгы корылык белән чагыштырырлык түгел инде. Ул чакта һава температурасы 40 градуска кадәр күтәрелде, апрельдән августка кадәр яңгырлар яумады, дүрт ай дәвамында явым-төшем нормадан 25 проценттан артмады. Ә быелгы җәйгә уртача 32-34 градус эсселек хас”, – дип искә төшерә Ирина Трущина.
 
Якын көннәргә һава торышын фаразлап, Гидрометеорология идарәсе вәкиле 1 августтан Татарстанда тотрыксыз һава торышы хакимлек итәчәген кисәтә: кыска вакытлы яңгырлар, боз яварга, андый вакытта секундына 15-20 метр тизлектә җил исәргә мөмкин. Алдагы 3 тәүлектә һава 31-36 градус эссе булачак. “5 августтан температура акрынлап төшә башлаячак. Ләкин бу әле суыта дигән сүз түгел, тиздән эсселек дилбегәне бераз бушайта төшсә дә, август аенда температура нормадан югарырак сакланачак. 5-7 августта 25-30 градус җылылык фаразлана. Термометр баганасындагы күрсәткечләр 8-9 августта тагын берничә градуска кимергә мөмкин”, – ди Ирина Трущина.
 
– Безнең идарәнең 1 тәүлеккә төзегән һава торышы фаразлары Татарстан буенча – 98 процентка туры килә, Казан буенча – 94 процентка. 2-3 тәүлеккә фаразлар 95 процентка дөрес була, болар – безнең эшне бәяләүче яхшы күрсәткечләр, – дип белдерә Гидрометеорология идарәсе вәкиле.
 
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хезмәткәрләрен иң борчыганы – мәгълүмат чыганакларында еш кына бернинди фәнни-гамәли тикшеренүләргә нигезләнмәгән фаразларның таралуы. “Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары һава торышы фаразларын интернеттагы ачык чыганакларга таянып кына бирә. Нәтиҗәдә, алар дөреслеккә туры килмәгән очракта халык синоптикларга кырын карый башлый. Мәгълүмат таратканда, Татарстанда махсус җиһазлар һәм җайланмаларның күрсәтмәләренә таянып эшләүче тәҗрибәле белгечләр төзегән фаразларга колак салырга кирәк. Мобиль җайланмалардагы һава торышын күрсәтүче популяр программалар да һава торышының начарлануы, боз яву, шторм куркынычы кебек мөһим кисәтүләрне ясарга сәләтле түгел”, – ди Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы Феликс Гоголь.
 
Феликс Гоголь сүзләренчә, идарә бөтен кирәкле заманча метеорологик комплекслар белән җиһазландырылган. Мәгълүм булганча, биредә белгечләр һава торышын гына түгел, авыл хуҗалыгы җирләренең дымлылыгын, сулыкларның һәм сулаган һаваның чисталыгын да даими тикшереп тора. Әлеге мәгълүматлар дәүләт структуралары, экология, транспорт, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына юллана, шулай ук шәхси оешма һәм предприятиеләрнең ихтыяҗлары буенча да җитди эш алып барыла.
 
“Татарстанда автоматлаштырылган метеорологик комплексларны яңарту 2010 елдан башланды. Гидрология комплексы да хәзер өр-яңа, тулысынча автоматлаштырылган. 2017 елда бәясе 250 мең долларны тәшкил иткән агрометерологик комплекс урнаштыру планлаштырыла. Федераль бюджет акчасына аның белән Россиянең өч төбәге тәэмин ителәчәк. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән төбәк буларак, аның әһәмияте Татарстанга зур булачак”, – ди Феликс Гоголь.

Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 01.08.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»