|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2016 Криминал
Чиләбедә көтүе белән сыер урлаганнарЧиләбе өлкәсенең Красноармейский районында көтүдән 9 сыер урлаганнар. Бу хакта өлкәнең “Первый областной” каналы хәбәр итә. 28 июль көнне биш кеше сыер урларга дигән нияткә киләләр. Караңгы төшкәч, алар Петровский бистәсе янындагы болыннан 9 сыерны куып алып китәләр. Сыерларның хуҗасы – 31 яшьлек эшмәкәр полициягә хәбәр иткәч, җинаятьчеләр тоткарлана. Маллар иясенә кайтарыла. Урлаучыларның 3 туган һәм аларның 2 танышы булуы ачыклана. Хокук бозучыларның иң яшенә – 30, иң өлкәненә - 59 тулган. Аларның күбесе инде хөкем ителгән булган.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Дәүләт идарәсендә урланган малларның бәясе 700 мең сумга бәяләнүен әйткәннәр. Җинаять эше кузгатылган. Сыер урлаучыларга 1 миллион сумга кадәр штраф һәм 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде |
Иң күп укылган
|