поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.07.2016 Шоу-бизнес

Айгөл Хамматова: “Җырны башта үзеңнең эчке дөньяң аша уздырырга кирәк”

Татар эстрадасын күпме генә сүксәләр дә, сан ягыннан безгә тиңнәр юк. Яңадан-яңа йолдызлар кабына тора. Сан әкренләп сыйфатка да әйләнер, шәт. Һәрхәлдә, моңа омтылучылар шактый. Бүгенге әңгәмәдәшебез – Айгөл Хамматова. Ул да эстрадага үзенең тамашачысын табарга дип килә. Бу аның беренче интервьюсы.

- Айгөл, татар эстрадасына сез яңа гына аяк басасыз. Үзегез белән таныштырып узсагыз иде.

 
- Тумышым белән мин Казан шәһәреннән, Казан Дәүләт университетынын Татар теле һәм әдәбият бүлеген бетердем. Кияүдәмен. Ирем Рөстәм, ике кызым Дилә белән Әминә. Олы кызыма 9 яшь, кечкенәсенә 4. Олы кызым 4 яшеннән скрипка белән шөгыльләнә, күп кенә бәйгеләрдә лауреат булды, Әминәбез дә иҗатка тартылыш сизмибез әле, әтисенә охшаган, мөгаен. Тормыш иптәшем бик җитди кеше, иҗаттан бик ерак, ләкин миңа бу башлап җибәргән иҗат эшемдә бик нык ярдәм итә, аңа чиксез рәхмәтлемен.
 
- Татарда берәүләр исәпләвенчә, 700дән артык, икенчеләр әйтүенчә, 2000гә якын җырчы исәпләнә. Мондый кырыс көндәшлек шартларында сәхнәгә аяк басырга курыкмыйсызмы?
 
- Дөрес, бүгенге көндә татар эстрадасында җырчылар бик күп. Ләкин курыкмыйм. Һәрбер җырчы үзенчәлекле булырга тиеш. Мин дә яңа бер төс кертермен дип уйлыйм.
 
- 24 июль көнне сез Хәйрия ярминкәсендә катнаштыгыз. Хәйрия эшендә катнашу сезнең өчен нәрсә ул?
 
- Әйе, ул Теләче балалар йортына булышу максатыннан оештырылды, бик күп танылган җырчылар чарага үз өлешләрен керттеләр. Минем өчен хәйрия концертларында катнашу бик мө һим, чөнки ярдәмгә мохтаҗларга булышуны хәлләреннән килүчеләрнең бурычы дип саныйм.
 
- Татар җырларының темалары шактый чикле. Мәхәббәт, туган як, әти-әни, туган көн... Ә сезнең репертуар нинди? 
 
- Мин үз репертуарымны төрлеләндерергә тырышам. Әлегә җырларым алай күп түгел. Бүгенге көндә яңа җырлар яздыру белән мәшгульбез.
 
- Ә җырларны ничек сайлыйсыз?
 
- Үземнең холкыма туры килгәннәрен җырларга тырышам. Җырны бит башта үзеңнең эчке дөньяң аша уздырырга кирәк, шул вакытта гына аның эчтәлеген тамашачыга җиткереп була, дип уйлыйм.
 
- Кайсы авторлар белән хезмәттәшлек итәсез?
- Күпчелек җырларымның музыкасын Альфред абый Якшимбетов язды, ә сүзләрен Рөстәм абый Зәкуан. Яшь композиторлар белән дә хезмәттәшлек итәбез, татар халык җырларын да читкә куймаска тырышам, яратып башкарам.
 
- Сезнең өчен татар сәхнәсендә һәм, бәлки, рус, чит ил сәхнәсендә кем үрнәк? Кемнәрне тыңлап үстегез?
 
- Зөһрә Сәхәбиева җырларын бик яратып тыңлыйм һәм, гомумән, тыңлап үстем. Минем әтием дә иҗади кеше булганлыктан, миңа җырга-моңга мәхәббәтне бәләкәйдән үк сеңдереп үстерделәр, Аллага шөкер.
 
- Ә әтиегез кем?
 
- Баянчы Рафаиль Галиев. Алабуга музыка көллиятенең Баян белән Хореография бүлегендә укыган. Бүгенге көндә үзешчән, чыгышлар ясамый.
 
 
Айгөлнең әтисе. 1980 елгы фотосурәт
 
- Әтиегездән аермалы буларак, сезнең махсус музыкаль белемегез юк. Бу сезгә комачауламасмы?
 
- Минемчә, иң мөһиме җырны дөрес җырлау түгел, ә җырны тоя белү. Әйе, минем югары музыка белемем юк, әмма мин Миңгол абый Галиев дәресләрен алам, бүгенгесе көндә ул минем остазым.
 
- Остаз бер хәл. Әмма шоу-бизнес кебек кырыс өлкәгә керү өчен продюсер да кирәк бит. 
 
- Татар эстрадасы агымына кереп китү, һичшиксез, җиңел түгел, аңлашылмаган әйберләр бик күп, шуңа күрә дөрес юнәлеш бирер өчен продюсер белән эшләү бик кирәк һәм уңайлы дип саныйм.
 
- Ә үзегезнең продюсерыгыз бармы?
 
- Бар. Әмма аның кем икәнен әлегә әйтәсем килми.
 
- Алга таба нинди планнар белән яшисез?
 
- Планнарыбыз бик зурдан. Күптән түгел “Сагыш” дигән җырга клип төшерелде, ул инде әзер. Тиздән тамашачылар аны ТМТВ һәм “Мәйдан” каналларыннан күрә алачак. Яңа проектлар өстендә эшлибез. Минем олы кызым да бик иҗади бала, аның белән дә яңа проект эшләргә җыенабыз, Алла теләсә!
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.07.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»