|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2009 Мәдәният
ҮЗ ПОРТАЛЫБЫЗ БУЛДЫМәдәният министрлыгында "Татарстан Республикасы мәдәнияте" интернет-порталын тәкъдим итү булды. Ул "Татарстанда 2008–2010 елларда мәгълүмати һәм коммуникация чараларын үстерү һәм куллану" максатчан программа кысаларында гамәлгә ашырылган. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров, башкаручы компания вәкиле Анна Устиновская катнашты.
Мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтүенчә, заманча технологияләр җәһәтеннән мактана алмый идек. Хәзер исә Татарстан алдынгылар рәтендә бара. "Буыннан-буынга тупланып килгән байлыгыбыздан бүген һәркем файдалана алырга тиеш. Проектны нәкъ шул максатны күздә тотып гамәлгә ашырдык та инде", – диде ул. Шул җәһәттән порталның ике функциясе дә тәгаенләнгән. Ул мәгълүмати һәм коммуникатив чара булып торачак. Сайттагы төп мәгълүматларны тугыз төркемгә бүлеп урнаштырганнар. Мирас, гореф-гадәт, иҗат, гыйлем, хезмәттәшлек итү, әхлак, меценатлык һәм иганәчелек, берләшмәләр, мәдәни индустрияләр блокларында мәгълүмат татар һәм рус телләрендә ачыла. Ә һәр тема үз эченә аналитик күзәтүне, тарихи ракурсны, экспертлар бәяләвен сыйдырган. Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, иң күп бәхәс экспертлар өлешенә тигән. "Без иң абруйлыларын гына җәлеп иттек", – дип ышандырды ул. Биредә вуз ректорлары, сәнгать белгечләре, фән эшлеклеләренә мәйдан бирелгән. Һәр бүлеккә белешмәләр, медиатека, сылтамалар урнаштырылган. Тәкъдим иткәндә Зилә Вәлиева бүген порталда 276 язма, 814 фото, 20 видеоязма, 72 аудиоязма, мәдәният учреждениеләре буенча 228 белешмә карточкасы куелганын җиткерде. Шунысын да искәртик: порталда истәлекле вакыйгалар календаре, театр игъланнары, бердәм билет кассасы мәгълүматлары да эленгән. Министр Татарстанның күренекле шәхесләренең туган көннәре, мөһим вакыйгалар моннан соң күз уңыннан җуелмас дигән фикердә. Ул шулай ук порталны иҗтимагый проект дип игълан итте. Димәк, һәр кеше язма уңаеннан фикер алышуда катнаша, тәкъдимнәрен элә ала. Бүгенгә исә порталда ул нинди булырга тиеш дигән сорау уңаеннан фикер алышу бара. Һәркем мәйданга үз соравы белән чыга ала дигән сүз бу. "Әлеге сайтка кергән һәр кеше безнең партнерга әйләнә һәм аны камилләштерүгә үз өлешен кертә ала",– диде Зилә Вәлиева. Аның фикеренчә, портал белем бирү, әйтик, әхлак буенча һәм иҗади көч сынашу мәйданы да әле ул.
Аның фикерен куәтләп Николай Никифоров: "Татарстан турында чит илдәге дусларга мәгълүмат җибәрәсе килгәндә төрле җирләрдән сылтамалар эзләп утыра идек. Хәзер безнең бер мәдәни мәйданыбыз бар. Бу проектның киләчәге зур, чөнки аны эшләгәндә заманча алымнарны мулдан кулландык",– дип тә өстәде.
Порталны камилләштерү ниятен журналистлар да эләктереп алды. Аларның балалар бите булдыру, сайтны татарча ачу мөмкинлеге кебек тәкъдимнәре күз уңына алынды.
Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең утыз проценты өйдә интернет челтәреннән файдалана. Бүген мәгълүмат пәрәвезеннән башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Сәнгать белән кызыксынучылар өчен Татарстанның мәдәният порталының адресы: culture.tatar.ru
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|