|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2016 Хәвеф-хәтәр
Казанда инвалид кыз 7нче каттан егылып төшкәнФаҗига кичә, 25 июльдә, кичке сәгать 9 тулганда булган. Бала Имәнлек урамы 43а адресы буенча урнашкан йортның җиденче катыннан егылып төшкән. Коткару хезмәтенә гадәттән тыш хәл турында 20:31 сәгатьтә хәбәр керә. Фаҗига булган вакытта БЦП белән интегүче 12 яшьлек кызның әнисе кибеткә чыккан була. Билгесез сәбәпләр аркасында кыз бала тәрәзәдән икенче кат биеклегендә урнашкан кибет түбәсенә егылып төшә.
Кызны икенче каттагы фатир аша чыгарып, тиз арада Республика балалар хастаханәсенә хастаханәгә озаталар. Хәле авыр, диелә.
--- |
Иң күп укылган
|