поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.07.2016 Криминал

Еркычларча кеше үтерүчеләр җәзаны 15 елдан соң алды

2001 нче елда “Татсантехмонтаж” ААҖ директорын үтерү җинаятендә катнашкан 38 яшьлек Андрей Садыйков һәм 53 яшьлек Леонид Алексеев үз җәзаларын алган. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне ачыклау буенча беренче бүлегендә тупланган дәлилләр аларны гаепле дип тану өчен җитәрлек булган. Ир-атлар Россия Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте, “ж”, “з” пунктлары (заказ буенча бер төркем кешенең үтерү җинаятен кылуы) буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

2011 нче елның 26 февралендә Казанның К. Маркс урамы буенча йорт подъездында “Татсантехмонтаж” ААҖ генераль директоры Василий Лузгановның үле гәүдәсе табыла. Җинаятьне кылуга катнашы булган затлар ачыкланмаганлыктан, 2001 нче елның 26 маенда җинаять эше буенча башлангыч тикшерү туктатылып тора.
 
Җинаятьнең эзенә төшү болайрак була. 2015 нче елда ТР Югары Суды тарафыннан Түбән Каманың “Кусковскийлар” (“Нижний Китай”) бандасының 4 вәкиленә карата карар чыгарыла. Алар 1998-2004 нче елларда 2 кешене үтергән, шулай ук берничә кискен һәм аеруча кискен җинаятьләр кылган. 2004 нче елның 18 мартында Казанда банда тарафдарлары 9 мм калибрлы пистолеттан “Татсантехмонтаж” ААҖ офисына керү юлында предприятиенең генераль директоры Борис Вайманны атып үтерә. Баш артына тигән пуля җәрәхәтеннән ир-ат урында ук җан бирә. “Кусковскийлар” Вайманның коммерция эшчәнлегеннән канәгать булмаган дип шикләнелә. Алар шулай ук предприятиене криминаль контрольгә алырга теләгән. Суд хөкеме белән банда вәкилләрен 17 елдан алып 23 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелгән.
 
2015 нче елның декабрендә “Кусковский”лар эше буенча хөкем ителгәннәрнең берсе, тикшерү белән хезмәттәшлек турында килешү төзеп, “Татсантехмонтаж” ААҖ генераль директоры Лузгановны үтерү нечкәлекләре хакында сөйләп бирә. Нәтиҗәдә, җинаять кылуга катнашы булган барлык кешеләр кулга алына.
 
Тикшерү һәм суд тарафыннан ачыкланганча, 2000 нче елда Лузганов һәм предприятие идарәләренең берсе белән җитәкчелек иткән Алексеев арасында тавыш чыга. Предприятиенең генераль директоры, Алексеевның үз фирмасы аша “Татсантехмонтаж” ААҖ өчен комплектлаучы детальләр сатып алып, аларны кыйбатрак бәягә сатуын фаш итә. Нәтиҗәдә Лузганов хезмәткәрен спиртлы эчемлекләр белән мавыга дигән сәбәп белән эшеннән азат итә. Алга таба Алексеев үзе белән бергә уртак бизнес алып барган “Кусковские” бандасы вәкиле Шәйхатдаровка Лузгановны үтерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Моның өчен ул бүләкләү вәгъдә итә. Шәйхатдаров җинаятькә танышын – Түбән Камада яшәүче Андрей Садыйковны җәлеп итә. Соңгысы үз чиратында Казанда яшәгән ике туган 25 яшьлек Владимир Матвеичевны (2009 елда вафат булган) шушы эшкә тыкшындыра. Ир-атлар үзләренә 100 мең сум акча түләнәчәге турында сүз куеша, аннан соң пистолет белән озак вакыт Лузганов артыннан күзәтә. Алексеев үтерүне дошманының туган көненә - 24 февральгә туры китерүне тели.
 
Лузганов эшеннән өенә кайткан вакытта үтерелә. Садыйков автомобиль руле артында була. Матвеичев үтерүче ролендә. Телевизион сюжеттан үтерелгән кешенең кем икәнлеген белгәч, ул өстәмә бүләкләү таләп итә. Җинаятьтәшләре сүзләренә караганда, соңрак ул моңа ирешкән.
 
Суд карары буенча, Садыйков – 10, Алексеев 12 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА әзерләде
Татар-информ
№ --- | 25.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»