|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2016 Авыл
Гаделсезлек белән очрашкан авыл кешесенә кемгә-кая мөрәҗәгать итәргә?Гаҗәп, әмма факт: авыл хуҗалыгында эшләүчеләр һөнәр берлегенә торган саен күбрәк берләшә. Әле кайчан гына бетүгә таба юл тоткан авыл профсоюзларының сафлары соңгы елларда көннән-көн ныгый барып, инде 50 меңнән артып китүнең сәбәпләре нәрсәдә? Ел дәвамында берсе икенчесенә ялганып баручы эш-мәшәкатьләргә авыллар күптән күнеккән. Вакыты белән алы да, ялы да күзгә күренерлек түгел. Әмма игенчеме ул, механизатор яки терлекчеме – аның гаделлек белән яшисе, хезмәтенә тиешле бәя аласы, эш һәм тормыш шартларын яхшыртасы килә. Ә менә пай җире өчен тиешлесен онытылганда бер, анда да әле печән, салам яисә бернигә ярамаслык ашлык белән бирсәләр ни эшләргә? Яки иртә таңнан кичке караңгыга кадәр дәвам иткән хезмәтеңә эш хакын вакытында түләмәсәләр? Башка төрле гаделсезлекләр булганда кая барырга?
Президент Указы тикмәгә түгел
Чыннан да, район түрәләре ерак, инвесторның елына бер тапкыр да күренгәне булмаган авылларда моң-зарыңны кемгә сөйләргә? Андый оешма да калмады дисәм... бар икән бит. Халык турында кайгыртып яшәүче хуҗалыкларда профсоюз оешмалары бүген дә актив эшчәнлек алып бара. Алай гына түгел, хуҗалык җитәкчелеге белән хезмәт коллективы арасында күмәк килешүләр төзеп эшләүчеләрне социаль яклау буенча байтак кына эшләр дә башкарыла. “Хезмәт коллективларында социаль партнерлык эшчәнлеген җәелдерү” турында яңарак кына Татарстан Президентының махсус Указы да тикмәгә түгелдер.
Сер түгел, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең тормыш-көнкүреше бүген дә әле шәһәрнекеннән шактый калыша. Бигрәк тә эш шартлары, хезмәт хакы, социаль, мәдәни һәм кайбер башка юнәлешләрдә. Колхоз-совхозлар таркалып, алар урынын вәгъдәгә бай, гамәлгә сай инвесторлар яисә әлегә буыннары ныгып җитмәгән фермерлар алгач, авыл халкына карата төрле гаделсезлекләр һаман да күбрәк сизелә.
– Хуҗалык җитәкчеләре башлыча хезмәт коллективы белән уртак тел табып эшләргә тырыша. Әмма әлегә, теләсә ни эшләсәм дә ярый, дип, эш кешесенең мәнфәгатьләренә өстән караучы җитәкчеләр дә юк түгел. Тәҗрибәлерәкләре исә хуҗалыкта профсоюз оешмасын яңадан торгызуга каршы килми, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюз оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина.
30 елга якын гомерен шушы эшкә багышлаган Фәридә Галимҗан кызын республиканың һәр хуҗалыгында яхшы беләләр. Әлмәт, Бөгелмә һәм Азнакай районнары хуҗалыкларында йөргәндә моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Районнарның һәркайсында әлегәчә профсоюз оешмасы төзелмәгән хуҗалыклар бар икән. Шундыйларның берсе – Бөгелмә районы Муса Җәлил исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Тик шунысы да бар: хуҗалык җитәкчесе Фәрис Әхмәтгәрәев әйтүенчә, профсоюз оешмасы элек ничек эшләгән булса, бүген дә шулай эшләвен дәвам итә. Алдынгыларны, хезмәт ветераннарын хөрмәтләү, бәйрәм чаралары үткәрү, юбилейларны билгеләп узу, ярыш йомгаклары, кыскасы, барлык эшләр дә башкарыла. Әмма оешма рәсми рәвештә теркәлмәгән. Бу кадәресе хезмәт коллективыннан тора: теләк булса, мин каршы түгел, ди Фәрис Хәмит улы.
Алдагысын алдан кайгыртасы
Рәсми рәвештә теркәлмәгән оешманың карарлары юридик көчкә ия түгел. Әйтик, хуҗалык белән хезмәт коллективы арасында төзелгән күмәк килешүдә кеше эш урынында фаҗигагә очраган икән, аңа яки аның гаиләсенә төрле матди ярдәм карала. Ходай сакласын, дөнья хәлен белеп булмый. Шундый килешү булганда, хуҗалык бәла-казага тарыган кешенең гаиләсенә, аның балигъ булмаган балаларына матди ярдәм итәргә тиеш. Оешма рәсми рәвештә теркәлмәгән булса, мондый килешү гамәлдә саналмый.
Бөгелмә районы җитәкчесе урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, профсоюздан башка авыл хуҗалыгы юк, дип саный. Үзе дә шактый еллар профсоюз оешмасы рәисе булып торган җитәкче белми әйтмәс. Фәнис Вәгыйз улы озак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән. Хуҗалыклардагы хәлне яхшы белә. Профсоюз оешмасы актив эшләгән оешмаларда төрле хокук бозулар, гаделсезлекләр бермә-бер азрак, ди.
– Ни өчен дигәндә, җитәкчене өстән билгеләсәләр, профсоюз оешмасы рәисен хезмәт коллективы үзе сайлап куя. Сайланып куелган кеше гадәттә зур хезмәт юлы узган, коллективта авторитетка ия. Шуңа да аның фикер-тәкъдимнәренә җитәкче игътибар итә, коллектив та аны тыңлый төшә, – ди Фәнис Вәгыйз улы.
--- |
Иң күп укылган
|