поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
19.07.2016 Җәмгыять

«Фатирымны 50 ел эшләп алдым: пенсиягә чыккач, аның рәхәтен күреп, ял итәрмен дигән идем дә – насыйп булмады»

Газетабызның даими укучысы 82 яшьлек Хәмзә Гайнуллин редакциядә еш кунак. Туры сүзле, гадел Хәмзә абый гел дөреслек эзләү юлында. Бу юлы да ул үзен борчыган мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте.

Дрель тавышы үлгән кешене терелтә
– Кооператив белән төзелгән йортта яшибез. Бу фатирымны 50 ел эшләп алдым, 12 ел буе аның өчен акча түләдем. Пенсиягә чыккач, торагымның рәхәтен күреп ял итәрмен дигән идем дә – насыйп түгел икән. Беренче катта яшәүчеләр торакларын офиска сатып җибәрделәр. Баштарак анда матурлык салоны ясап маташтылар. Аннары хуҗалары үзгәрде, хәзер нәрсә төзеләчәген Алла белсен. Мине башка нәрсә борчый. Өске каттагы күршеләр ремонт эшләрен төгәлләп кенә бетергәннәр иде, хәзер янәшәбездә дрель тавышы тынмый. Мин бит олы кеше, инвалид. Көне буе бу тавышка түзә алмыйм. Үлгән кешене терелтә бит ул дрель тавышы. Җитмәсә яңа хуҗа өй каршындагы агачларны кисә башлады. Безнең урамда болай да тузан, гел машина йөреп тора. Ул агачлар азмы-күпме кислород бүлеп торалар иде, – дип зарын сөйләде безгә Хәмзә абый.
 
 
Бондаренко урамындагы 25нче йортка 47 ел. Беренче катта даруханә, чәчәк сату кибете урнашкан. Күптән түгел тагын бер оешма ачылган. Әле элмә тактасын да куярга өлгермәгәннәр. Укучыбыз сөйләгән яңа күршеләр шушылар булырга тиеш дип, без дә керергә булдык аларга.
 
Офислары каршындагы киселгән агачларны фотога төшергәнне күреп, алар ишекләрен бикләп, тәрәзәләрен ябып куйдылар. Шулай да, шакыгач, ачтылар үзләре. Баксаң, биредә тәрәзә, балкон рамнары ясый торган шәхси оешма ачылган икән. Яңа хуҗаның килгәненә әле бер айлап кына. Хәер, торак хуҗасы ук дип әйтү дөрес булмас, бу кеше бинаны арендага гына алып тора.
 
– Без килгәнче үк агачлар киселгән иде инде. Дрель белән эшләүгә килгәндә, законны боз­мадык, егетләр кичке алтыда эш сәгатен бетереп кайтып китәләр иде инде. Хәзер көндез дә тавыш­ланмыйбыз, эш бетте. Аның каравы, өстәге күршеләрдә ремонт башланган бугай, үзебез дә дрель тавышын тыңлап утырабыз менә, – диде исемен әйтергә теләмәгән егет.
 
Йортка хезмәт күрсәтүче торак төзелеш кооперативы рәисе Александр Патрин яңа хуҗаларны әлегә белеп бетерми.
– Элек кооператив йортта фатир сатылганда, рәис белән килешенеп эшләнә иде. Беренче катта фатирдан кеше яшәми торган берәр оешма ясарга уйлаганда да, яшәүчеләрнең рөхсәте алына иде. Әйтик, даруханә белән барысы да килешенеп хәл ителде. Бу очракта, беренче катта барлык­ка килгән чәчтарашханәне күпләр белми дә калды. Дөрес, озак эшләмәде ул салон. Хәзер менә тагын яңа хуҗалар килгән. Монда нәрсә булачагын үзем дә белмим, ачыкларга кирәк булачак, – диде рәис.
 
 
Кооператив йорт уставы нигезендә, коммуналь хезмәтләргә бурычлары булган кешеләрне торактан чыгара да алалар. Язмада сүз бара торган фатир өчен дә шактый бурыч җыелган булган. Әле алдагы хуҗаның әҗәте дә калган. Дөрес, хәзер ул бурычларын кайтара башлаган, ди.
 
Россия Торак кодексының 17нче маддәсенең 2нче ­пункты нигезендә, йортта яшәүче кешеләрнең ирекләре кысрыкланмаган, хокуклары бозылмаган очракта, аерым шартлар үтәлгәндә, фатирны офис өчен кулланырга була. Дөрес, кайбер таләпләрне үтәргә кирәк. Әйтик, бизнес ачкан кеше ул фатирны үз исеменә рәсмиләштерергә тиеш. Башланган эш күршеләрнең мәнфәгатьләрен, хокукларын чикләмәсен. Өченче шарт – фатир бары тик һөнәри эшчәнлек яки шәхси эшмәкәрлекне үстерү өчен генә офис буларак кулланыла ала. Ә менә сәнәгать өлкәсендә җитештерү максатында шәхси фатирны куллану тыела. Офиска еш килгән кешеләр шулай ук күршеләрдә канәгатьсезлек уятмаска тиеш. Бу хакта яшәүчеләрнең телдән ризалык бирүләре дә җитә.
 
Дрель белән эшләүгә килгәндә, «Тынычлык турында»гы закон буенча, сәгать иртәнге 6 дан 23.00гә кадәр тавышланырга рөхсәт ителә. Закон нигезендә, хуҗа кеше фатирында ремонт эшләрен кичке сәгать 11гә кадәр башкара ала дигән сүз. Көне буе өйдә утыр­ган, ял итәргә теләгән пенсионерның да хәлен аңларга була, әлбәттә. Бу очракта бары үзара аңлашып кына уртак фикергә килсәң инде.
 
«Агачларны бергә кистек»
Беренче каттан торак сатып алган хуҗа керү ишеге, баскычлар ясар өчен юл кырыенда шаулап үсеп утырган өрәңгеләрне кисте дип белдерә Хәмзә абый. «Темп 46» торак төзелеш кооперативы рәисе Александр Патрин әйтүенчә, әгәр аларның йортыннан фатир сатып алган кеше үз белдеге белән генә агачларны кисә икән, бу очракта, әлбәттә, аңа штраф каралган. Ләкин аның әлегә кадәр законсыз рәвештә агач кисүчеләр белән очрашканы булмаган. Йорт каршында агачлар киселүдән ул хәбәрдар.
 
– Аларны йортта яшәүчеләр белән килешеп кистек бит. Кайбер агачлар инде картайган, «авария» хәленә килгән. Ботак­лары җәяүлеләр йөри торган юлга сынып төшә, куркыныч тудыра иде. Шуңа да аларның очларын кистек. Мамык чыгара торган карт тупыллардан да «котылдык». Йорт каршындагы берничә агачны, фатир хуҗалары тәкъдиме белән, машина кую урыны ясар өчен кисәргә туры килде. Һәр агачны кисү шәһәр башкарма комитеты, «Горзеленхоз» оешмасы, район хакимияте белән килешенеп эшләнә, – ди Александр Патрин.
Карт агачлар урынына яңаларын утырту турында да сораштык.
 
 
– Бик утыртасы иде, – диде рәис. – Мин үзем өрәңгеләр яратам, мәсәлән. Яшеллеккә мохтаҗбыз, тузан, тавыш бит бездә. Чис­тай урамына чыгучы машиналар гел безнең йорт каршындагы тыкрыкта бөкедә утыралар, ишегалдыннан урап чыгучылары да җитәрлек. Экология шартлары начар булу аркасында агачлар да үсә алмый, озак тернәкләнми утыралар. Үсеп киткәннәре дә әллә нинди авыру шунда.
Казан шәһәре мэриясе матбугат үзәге исә агачларны законсыз кисү очраклары белән очрашканда, шәһәр башкарма комитетының административ-техник инспекция­се идарәсенә шикаять юлларга киңәш итте.
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.
 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 18.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»