поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.07.2016 Авыл

Сыер өчен салым салмыйлармы?

Авыл хуҗалыгы исәбен алырга кергән Лилия Гыйләҗеваны һәр йортта диярлек әнә шул сорау белән каршы алалар. Бу чараның ни өчен кирәклеген аңлатканнан соң гына сорауларга җавап бирә башлыйлар икән. Ә сораулар бик гади: ниләр үстерәсез, нинди терлекләр асрыйсыз, нинди техникагыз бар? “ВТ” хәбәрчесе исәпкә алуда катнашып кайтты.

Исәпкә алу 1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу эш ничек бара? Әнә шул сорауга җавап эзләп Яшел Үзән районына юл тоттык. Дөресрәге, исәпкә алучы Лилия Гыйләҗева белән йорттан йортка йөрдек. Беренче кергән хуҗалыгыбыз Олы Яке авылында яшәүче Әхмәтшакировлар булды. 
 
– Ничә тракторыгыз бар?
– Ике.
– Мотоблок?
– Анысы юк. 
– Нинди яшелчәләр утыртасыз?
– Кәбестә, кишер, чөгендер, кабак, бәрәңге. Суганның сутыен быел бераз арттырдык әле, – дип күпме мәйданда утыртуларын санап чыкты хуҗабикә Лилия. Бөтенесе бергә 50 сутыйдан артып китте.
– Җиләк-җимеш агачлары үстерәсезме?
– Бар, билгеле, өч төп алмагач, биш төп карлыган, ике төп виноград.
– Кеше яллап эшләтергә туры киләме?
– Юк инде, бөтенесен дә үзебез эшләргә тырышабыз.
– Җирләрне кем эшкәртә?
– Барысын да үзебез эшлибез. Техникабыз бар, иртә таңнан караңгы төшкәнче эштә без.
– Ветеринар ярдәмнәреннән файдаланасызмы?
– Терлекләр авырый башласа, мал табибын чакыртмый калган юк. Ә болай авылда торып күп нәрсәне үзебез беләбез. 
Бу хуҗалыкта яшелчәне дә күп үстерәләр, терлекне дә күп асрыйлар. Кош-кортлары да шактый. Тавыклар арасында нәселлеләре дә бар. 
 
Лилия аларның һәрберсен теркәп куйды. “Исәпкә алу үткәрелгәннән соң авыл кешесенә ярдәм итәргә уйлыйлар икән, билгеле, мондый чара кирәк, – ди Лилия Әхмәтшакирова. – Сыер асрыйбыз, моның өчен дәүләттән бераз булса да акча бирә башладылар. Бу да авыл кешесе өчен ярап тора. Киләчәктә мондый мөмкинлекләр уйлап табылса, бик яхшы булыр иде. Исәп алу халыкка файдага гына булсын”.
 
Бераз гына көтегез!
 
Каратмән авылында яшәүче Ибраһимовларга да кереп чыктык. Гаилә башлыгы көтүдә иде. Люция апа иренең берничә минуттан кайтып җитәсен әйтте.
 
– Ул бөтен эшне үзе эшли, мин янында булышып кына йөрим. Аннан башка дөрес булмас, көтик бераз, – диде хуҗабикә. Әхтәм абыйны каршыларга бакча артына чыктык. Андагы пөхтәлекне күреп исебез китте. Бакчада ник бер чүп булсын! Бер сантиметр буш мәйдан күрмәссең. Агач төпләрендә дә ни дә булса үсә. Җирен эшкәртмичә ятучыларга тәҗрибә уртаклашырга бирегә килергә кирәктер ул. “Бөтенесен дә үзе эшли. Кайвакыт, кер инде, аргансыңдыр, ял ит, дим. Мин бакчада ял итәм, ди. Шундый кеше инде ул”, – дип ирен мактаган арада гаилә башлыгының кайтканы күренде.
 
Хуҗалар өч сыер тота икән, бозаулары да шулкадәр, 30лап сарык асрыйлар. 20 сутыйлап бәрәңге үстерәләр. Кишер-чөгендер өчәр сутый тирәсе. Боларга өстәп тагын суган-сарымсагы... Тракторлары да, машиналары да бар. Теплицасында кыяр-помидор үсеп утыра. Алар хакында да сөйләде Әхтәм абый. Лилия күпме чәчәк үстерүе белән дә кызыксынды. Чират дару үләннәренә дә җитте... Хуҗалыкта җитештергәннең яртысын сатулары, туганнарга да өлеш чыгарулары, үстергәннең бер өлешен гошер итеп бирүләре дә билгеле булды. Лилиянең энәсеннән җебенә кадәр соравын тыңлап торган Люция апа түзмәде, сүзгә кушылды.
 
– Кайбер терлекләрне берничә айдан суясы. Агачларны да гел үзгәртеп торабыз, кайсын кисәбез, алар урынына икенчесен утыртабыз. Дәүләт нигә шул кадәр кызыксына соң, салымга түгелдер бит? – дип шиген белдереп алды хуҗабикә.
– Юк, статистика гына бу. Авыл халкының ничек яшәвен белү өчен кирәк, – дип аңлатты Лилия. 
 
Бакчачылар да исәптә
 
Бу авылда бакчачылар да бар икән. Шундый хуҗалыкларның берсе булган Ибраһимовлар күршесендәге Суфия Латыйпова янына да кереп чыктык. Суфия апа Казанда яши, пропискада да шунда. Биредә җәйге йорты бар. 2012 елда иске генә йорт сатып алган булганнар. Хәзер әнә шуны зурайтып, янкорма эшләп яталар. “Төзелеш баргач, бакчага вакыт та калмый”, – ди ул. Теплица да корып куйганнар. Анда помидор үстерәләр. “Өч төп кыяр да үсә”, – ди Суфия ханым көлеп. Кыярны ачык һавага утыртмаган, түтәлендә кабак, ташкабак кына җәелеп үсә. Бераз суган, сарымсак, чөгендер, кишере бар. Җиләк-җимеш агачлары да утырткан. Тик алмагачлары гына тернәкләнеп үсеп китә алмый, бу хәлгә ничә еллар бакча тотучы ханым аптырашта. Чиянең берничә төрен утырткан булганнар. Алар быел уңыш бирә башлаган. Ябышкак чия дигәннәренең уңышы бигрәк мул. Аның белән хуҗабикә безне дә сыйлады. Тәмле. “Чияне дә ничә ел үстерә алмый интектек, күчереп тә утырттык, менә биредә алар үзләрен яхшы хис итә, уңыш бирә башладылар”, – дип хуҗалыгы белән таныштырды ул. Курасы да сыгылып тора. Каен җиләге дә бакчада урын алган. Зелпе дә үсә. Өрек, төче чия, груша да утырткан.
 
Һәрберсенең ничә төп икәнен санап чыкты. “Без үзебез өчен генә үстерәбез, сатмыйм, артыгын туганнарга, танышларга өләшәм. Экологик яктан чиста яшелчәләр үстерер өчен бирегә кайттык”, – диде ул. Терлекләр, кош-корт асрамауларын да әйтте. Суфия апа да салым була күрмәсен дип борчыла. “Авыл хуҗалыгы исәбе дип, киләчәктә авыл кешесеннән салым гына алмасыннар. Әгәр дә исәп алудан соң ярдәм итәргә уйлыйлар икән, бик яхшы булыр иде. Элеккеге чордагы кебек һәр куак өчен салым ала башласалар, бакча тотуның кызыгы калмаячак”, – диде ул саубуллашканда. 

Кеше әйткәнне генә язабыз 
 
 
Исәпкә алучылар бер хуҗалыкта 1 сәгать эчендә теркәү эшләрен башкарырга тиеш икән. Лилия Гыйләҗева әйтүенчә, бу вакыт эчендә алар кеше әйткәнне ноутбукка язып өлгерә. Сорауларны инде ятлап бетергәннәр. Әмма барысы да шома гына бармый. Мәсәлән, теплицада үскән яшелчәләрне квадрат метрлап язарга тиеш ул. Бакчада үскәне сутыйлап языла. Ә авыл халкы, гадәттә, сутыйлап сөйләшми, аның өчен бер яки берничә түтәл бар. Кайберәүләр яшереп тә калдыра икән. “Курыкканы әйтми инде, ә без кеше әйткәнне генә язабыз, тикшереп, карап йөрергә тиеш түгелбез, – ди Лилия. – Халык салымнан курка. Хуҗалыкка килеп керү белән исәп алуның ни өчен кирәк икәнлеген аңлаткан белешмә бирәм, үзем дә сөйлим. Бланкларга исем-фамилия язылмаса да, халык ышанып бетми, шикләнә. Сораулар шактый. 23 биттән тора. Техника турында сораганда гына да әллә ничә сорау бирәм. Җиләк-җимеш, мал-туар белән дә шул ук. Мәгълүматлар махсус кодлар белән теркәлә”. Лилия әйтүенчә, авыл халкы исәп алудан шикләнсә дә, катнашмыйбыз дигән хуҗалыклар юк икән. 

Куркырлык җирлек юк
 
– Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу аграр тармакның бүгенге торышын күзаллар өчен кирәк, – ди Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Валерий Кандилов. – Аның беренчесе 2006 елда узган иде. Шуннан соң авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә шактый гына программалар барлыкка килде. Татарстанда гына да, авыл тормышын яхшырту, үстерү максаты белән 23 дәүләт программасы кабул ителде. Бу исәп алу нәкъ менә авыл җирендә гомер итүчеләргә яңа төр дәүләт ярдәме булдыру өчен кирәк.
 
Статистика идарәсе белдергәнчә, мәгълүматлар читкә чыгарылмый, бары исәп алуда гына файдаланылачак. Бланкларны соңыннан тураклап, картон фабрикаларына озатачаклар. Беренче нәтиҗәләр быелның ахырында билгеле булса, йомгакны киләсе ел ахырында ясарга уйлыйлар. 
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу чорында “кайнар линия” эшли. Россия буенча – 8-800-707-2016, Татарстанда – 8(843) 292-86-02 (8-18 сәгатьләрдә) телефоннары буенча шалтыратырга була.
 
Республикада исәп алуга 483,4 мең хуҗалык кергән. Бер исәпкә алучы 45 көндә 460 объектны йөреп чыгарга тиеш.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»