|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2016 Мәгариф
Милли бүлектә “яшел ут” янды“Балаларны татар төркемнәренә фамилиясенә карап кына тупламасыннар иде. Бала рус милләтеннән булып та, татар телен бакчада өйрәнергә, ә татар балалары туган телен бөтенләй белмәскә мөмкин”, – ди КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Юсупова. Болары – мәктәпләргә бер киңәш. Ә вуз үзе милли белгечләрне ничек әзерләргә җыена?
Башка төбәкләрдә милли бүлекләргә бүлеп бирелгән бюджет урыннарының саны дистәгә дә җитмәсә, бездә бу яктан хәлләр начар түгел. КФУ вәкилләре әнә шулай дип тынычландырырга тырыша. Университетның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына быел көндезге бүлеккә – 232, читтән торып уку бүлегенә 110 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Шуларның яртысыннан артыгы татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә туры килә. Биредә татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле һәм татар теле, әдәбияты, башлангыч мәктәп укытучылары әзерләнә. Шулай ук тел белгечләренә дә укырга мөмкин.
Быел әлеге юнәлешләрдә укырга теләүчеләрнең саны бермә-бер арткан. Татар филологиясе белгечлегенә 25 бюджет урыны бүлеп бирелсә, барлыгы 142 гариза кабул ителгән. Бу – бер урынга алты кеше дәгъва кыла дигән сүз. Педагогларны татар телендә әзерләү буенча бәйгеләр бер урынга 7,5 кешегә җитә. Монда 20 бюджет урыны бар. Соңгы биш ел эчендә мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган. Абитуриентларның да күбесе документларының төп нөсхәсе белән килә икән. Димәк, уку теләге дигән нәрсә бар. Монысы – иң мөһиме. Институт Башкортстан, Чуашстан, Мәскәү, Дагстан һәм башка төбәк яшьләрен дә кызыксындыра. Дүрт кытай абитуриенты гариза биргән.
Башка елларда укырга керү өчен математика сынавы кирәк булса, быел андый шарт бетерелгән. Әлеге фән белән бик үк дус булмаган гуманитарийларга таләпләр җиңеләя, димәк. Абитуриентларның белем дәрәҗәсе дә елдан-ел арта бара икән. “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган очрашуда КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, башка елларда уртача баллар 70-76ны тәшкил итсә, быел тагын да югарырак булыр дип өметләнәләр.
Әмма борчыган проблемалар да юк түгел. Быел республикада татар теле сынавын 70 укучы тапшырса, ә татар әдәбиятыннан нибары бер укучы гына имтихан тоткан. Кайбер елны укучылар аны бөтенләй сайлап тормый. Әмма соңгы елларда бу сан бердән артмый. Укучылар әдәбият белән кызыксынудан бөтенләй бизмәсме?
– Укучылар мәктәпләрдә татар теленнән имтиханны бирә ала. Ә өлгермәгәннәр аны вузда тест формасында тапшыра. Ә менә укырга керү өчен татар әдәбиятыннан имтихан нәтиҗәләре кирәкми. Шуңа күрә сынауны сайлаучылар да юк дәрәҗәсендә, ихтыяҗ юк бит, – ди КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Әлфәт Закирҗанов. – Безгә кергәндә математика, рус теле, җәмгыять белеме, татар теленнән сынау нәтиҗәләре кирәк. Әгәр бу исемлекне тагын бергә арттырсак, укучыларга өстәмә мәшәкать туачак. Укучылар татар әдәбиятын начар белә дип әйтмәс идем.
КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, бүген балалар мәктәпне тәмамлаганда ук документларын берничә урынга тапшыру турында уйлый. Шуңа күрә күбрәк фәннән имтихан бирәләр. Ә татар әдәбияты читтә кала.
Тагын бер яңалык бар: 1 сентябрьдән татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге Г.Тукай исемендәге Югары татаристика һәм тюркология мәктәбе итеп үзгәртеләчәк. Кытыршырак яңгыраса да, татаристика дигән исемне иң отышлысы дип тапканнар. Әлеге атама татар телен кысрыклап чыгармасмы? “Юк, татаристика ул татар теле, әдәбиятны гына түгел, татарның тарихын, мәдәниятен, археологиясен, фольклорын, музыкасын да үз эченә ала”, – дип тынычландыра галимнәр.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|