поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.07.2016 Экология

Ялларда һава торышы: плюс 42 градустан юеш карга кадәр

Якындагы ялларда Россия төбәкләрендә яшәүчеләрне аномаль температура көтә, дип хәбәр итә "Российская газета". Россиядә июль уртасында температура 42 градуска кадәр күтәреләчәк, ә минималь температура 2 градус салкын тәшкил итәргә мөмкин.

Бу атна ахырында Үзәк федераль округта, Көньяк һәм Төньяк-Кавказ округта температура климат нормасыннан уртача 7 градуска югары булачак, дип белдерә Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе баш белгече Марина Макарова.
 
Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә температура 28-33 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга кыска вакытлы яңгыр көтелә, ә ялларда явым-төшем көтелми. Төнлә башкалада 20-22 градус җылы булса, өлкәдә - 17-22 көтелә.
 
Атна башыннан температура әкренләп төшә башлаячак.
 
Ялларда иң югары температура - Волгоград, Ростов, Әстерхан өлкәләрендә, шулай ук Калмыкиядә, ул 40-42 градус тәшкил итәчәк.
 
Шулай ук Кырымда да 40 градус чамасы булачак. Ә Салехардта яшәүчеләрне 30 градуска кадәр җылы булачак.
 
Ленинград, Псков, Новгород өлкәләренә һәм Карелиягә яшенле яңгыр циклоны киләчәк.
 
Якутиядә аномаль салкын һава торышы күзәтелә. Атна башында кар яуган, атна азагында минуслы температура көтелә. Төнлә температура 2 градус салкын булса, көндез 13-20 градус булачак. Бу атнада Якутия Россиянең иң салкын төбәге булды, климат нормадагыдан 4-5 градуска түбәнрәк. Якутия минималь температура буенча һәрвакыт салкын Чукотканы да уздырды. Юеш кар явуы ихтимал. Салкыннар Иркутск өлкәсенә дә кагылачак.
 
Калининградта диңгез суының температурасы 19 градус чамасы булачак, Евпатория, Алуш, Ялтада - 25 градуска кадәр, Геленджик, Сочи һәм Туапседа - 26 градус.

---
Татар-информ
№ --- | 15.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»