поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.07.2016 Фаҗига

Казан журналисты Франциядә теракт шаһиты булган

Казан журналисты Елена Мельник Ниццада Бастилияне алу көнен бәйрәм итү вакытында, төнге теракт нәтиҗәсендә, зыян күрмәгән. Бу хакта ММЧ вәкиле Facebook социаль челтәрендә язган.

Искәртеп үтик, Ниццада Бастилияне алу көне бәйрәмендә йөк машинасы кешеләр өстенә менгән. Машина кешеләр төркемен 2 км эттереп барган, дип хәбәр иттеләр прокуратурага сылтама белән. РИА «Новости»ның соңгы мәгълүматларына караганда, 84 кешенең гомере өзелгән, алар арасында балалар да бар. Һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр арасында чит ил кешеләре күп, шул исәптә россиялеләр дә бар. Кешеләрне бәрдергән йөк машинасы йөртүчесе атып үтерелгән.
 
Франция Президенты Франсуа Олланд бу фаҗигане теракт дип атады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан кайгы уртаклашу белдерде һәм Ниццадагы терактны "кешелексез фаҗига" дип белдерде.
 
"Минем хәлем яхшы. Мин салюттан соң Массен мәйданыннан Гарибальди мәйданы ягына җәяү отельгә кайтып бара идем. Халык төркеме дә шушы юнәлештә хәрәкәт итте. Кинәт алда барганнар куркып артка йөгерә башлады. Барысы да тиз тынычландылар һәм янә алга бара башладылар. Атучылар булмады. Йөк машинасы халык төркеменә килеп бәрелгән диләр. 12 кеше һәлак булган. Мин отельга кайтып җиттем. Урамда сирена тавышлары", - дип язган Мельник Facebook битендә.
 
Мельник эшли торган sntat.ru басмасы шулай ук хәбәрчесе сүзләрен китерә: "Ничек шулай килеп чыгуы аңлашылмый. Ул кичне полиция күп иде. Барлык урамнарны яптылар. Хакимиятнең хатасы - халык яр буеннан таралмаган килеш транспорт хәрәкәтен рөхсәт итүдән гыйбарәт. Халык төркеме таралганчы бөтен җиргә блоклар куярга иде".
 
Хәзер Франциядә Татарстаннан тагын бер вәкил - опера җырчысы Аида Гарифуллина, ул бирегә юлдашы, элеккеге теннисчы Марат Сафин белән килгән. Гарифуллина Insragram битендә, чыгыш ясар алдыннан, репетициядән берничә фото куйган.

---
Татар-информ
№ --- | 15.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»