|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2016 Мәгариф
Мәктәпкә “өчле”гә укучылар кирәкме?10 нчы сыйныфка ничек эләгергә? Чаллы һәм Казан мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның әти-әниләрен әнә шул сорау борчый. Аларның балаларын төрле сәбәпләр табып, мәктәпкә алудан баш тарталар икән. Казанда кайбер әти-әниләр хәтта прокуратурага барып җиткән. Мондый вәзгыять нилектән килеп туган соң? Беркөнне редакциягә бер районнан: “Укучылар имтиханнарын тапшырды, ләкин аттестатларын һаман бирмичә йөртәләр. Балаларны 10 нчы сыйныфка калырга үгетлиләр”, – дип шалтыраттылар. Бу хәл безгә ничектер сәер булып тоелды. Гадәттә мәктәпләр, киресенчә, йомшаграк укыган балаларны җибәрергә тырыша. Дөрес, бер елны әлеге мәктәптә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 11е дә техникумнарга укырга кергән иде. Шулай итеп, 10 сыйныфта укучы булмады. Быел, бәлкем, вәзгыятьне үзгәртергә телиләрдер дип уйладык. Әмма икенче көнне укучылар аттестат алган иде инде.
10 нчы сыйныфка кабул итү проблемасы быел янә калкып чыкты. Дөрес, аның бетәсе дә юктыр. Ни өчен дигәндә, мәктәпләр рейтинг артыннан куа, һәркайсының БДИны яхшы бирдерәсе килә. Ә начар бирүчеләр – авыртмаган башка тимер таяк. Танылган бер табибның туганы математикадан имтиханын “2ле”гә тапшыргач, директор: “Башыбыз бетте, быел мәгариф бүлегеннән кайтып керәсе юк икән”, – дип бик тә кайгырган. Шулай булгач, начар укучылардан арыну иң яхшысы түгелме соң?
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында: “Мәктәпләрдә 10 нчы сыйныфка кабул итәргә теләмиләр дигән мөрәҗәгатьләр килә. Һәркемнең урта белемне бушлай алырга хокукы бар. Ә профильле сыйныфларга кабул иткәндә “Профильле сыйныфларга кабул итү кагыйдәләре” дигән уставка нигезләнергә кирәк”, – дигән мәгълүмат эленгән.
– 10 нчы сыйныфка кабул итмәү турында министр Энгель Нәваповичның электрон адресына да шикаятьләр бик күп килә, ул аларны көн саен карап бара. Шуңа күрә районнардагы мәгариф бүлеге җитәкчеләренә бу мәсьәләне тәртипкә салырга кушты. Бала “3ле”гә укуына карамастан, укуын бушлай дәвам итәргә хокуклы, – дип белдерә министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Мондый хәлләр бигрәк тә Казан, Чаллы шәһәрләрендә күзәтелә икән. Чаллыдагы 10 нчы мәктәпкә дә кагыла бу. “10 нчы сыйныфка ике сыйныф кабул иттек. Математика-физика юнәлешенә – 25, социаль-икътисад буенча 31 укучыны җыйдык. Быел 9 нчы сыйныфны 108 укучы тәмамлаган иде. Шуларның 39ы мәктәптә калды, – дип җавап бирде мәктәпнең кабул итү бүлмәсендәге исемен әйтергә теләмәгән укытучы. – Кайбер мәктәпләрдә 10 нчы сыйныфка бөтенләй кабул итмиләр. Шуңа күрә безгә килүчеләр шактый. Мәктәп кечкенә булса да, укучылар саны күп. Ике сменада эшлибез. 10 нчы сыйныфка бару өчен профиль имтиханнарның нәтиҗәләре яхшы булу кирәк иде. Начар булганнарны алмадык”.
Үткән елда Арча районында шундый хәл килеп чыккан иде. “4ле” һәм “5ле” билгеләренә генә укыган Илүзәгә техникумга барырга тәкъдим иткән булганнар. Чөнки математика сынавын бик үк яхшы бирмәгән. Шулай да аның университетта табиб белгечлеген үзләштерәсе килгән. Шул чакта кызның әтисе канәгатьсезлек белдергән иде. “Мин урманда билдән кар ерып эшлим, шуңа да карамастан, үз эшемнән зарланмыйм, укытучылар да үз эшен яхшы белсеннәр. Үзләреннән җаваплылыкны төшерергә тырышмасыннар иде”, – дигән иде. Кызның хәлен белешкәч, аның мәктәптә калуын, хәзерге вакытта бик ныклап табиб булырга әзерләнүен белдек.
– Безгә шикаятьләрнең күбесе Чаллыдан килә. Мәктәпләрдә югары сыйныфка кабул итмәс өчен әллә нинди баллар, профиль буенча үтмәдең дигән сылтау табалар. Әти-әниләр белән аралашкан вакытта аларның директор исеменә гариза язмавы да ачыклана. Ә гариза язганнарга каршы килмиләр, – ди Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәшүче комиссия әгъзасы Екатерина Матвеева.
Татарстан Прокуратурасына бу проблема буенча Казаннан – 2, Чаллыдан 1 шикаять килгән. Бер мәктәп директоры “3ле”гә укучыны алырга кушмаган. Бу очракларның һәркайсын аерым тикшерәчәкләр.
Шунысын онытырга ярамый: 10 нчы сыйныфка кабул итү өчен әти-әниләр яки укучы үзе гариза язарга тиеш. Автомат рәвештә генә күчеп булмый. Гадәти сыйныфта калу өчен гариза да җитә. Ә менә профиль сыйныфына сайлап алалар. Әгәр бәйге аша уза алмыйсың икән, башка мәктәпкә барырга туры киләчәк.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|