|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2016 Җәмгыять
Су бирегез, чиста су!Борынгы бабайларыбыз бик тә акыллы булганнар: зур-зур шәһәрләргә генә түгел, нәни генә авылларга нигез салганда да иң беренче чиратта андагы эчә торган су чыганакларына игътибар иткәннәр. Әмма заманалар үзгәргән, чишмә-коеларның байтагы юкка чыккан, җитештерү үскән саен сулыклар да пычрана барган. Бүген эчә торган су проблемасы бездә генә түгел, ә бөтен илләрдә диярлек бик кискен тора. Чиста суның бәясе елдан-ел артып, алтын бәясенә якынлашып бара. Бөтен дөньяның экологлары, табиблары чаң суга: эчәргә яраксыз су куллану аркасында ел саен миллионнарча кешеләр үлә, әллә никадәрле авырулар эләктерә. Яшерен-батырын түгел: без үзебез эчәргә тиешле сулыкларны үзебез үк пычратабыз. Әле моннан 15-20 еллар элек кенә зур шәһәрләрдә яшәүчеләр суны нигездә краннардан алып эчә иде. Ә бүген инде ул краннарга нинди генә фильтрлар куйсаң да, аларның сыйфаты гомум таләпләргә җавап бирми. Дөрес, шәһәребездәге “су коймалары”, урысча әйткәндә водозаборлар зур сулыклардан өйләргә килүче сыеклыкны азмы-күпме чистарта-чистартуын, әмма әлеге дә баягы суүткәргеч торбаларның инде тутыгып, пычранып бетүе суның сыйфатын начарайта. Зур шәһәрләрдә генә түгел, соңгы вакытта авылларыбыздагы эчәр суның сыйфаты да “ташка үлчим” генә, чөнки чишмәләр кибә-корый, суүткәргечләрне яңартырга, яңа коелар казырга бюджетларда акча җитешми.
Кем әйтмешли, “килеп җиттек”. Элегрәк авылда яшәүчеләргә суны сатып ала башлаячаксыз дип әйтсәләр, моңа берәү дә ышанмас иде. Әмма бүгенге чынбарлык шундый: эчәр суыбызны чыннан да сатып ала башладык. Һәм аның бәясе елдан-ел арта бара. Әгәр дә ил хөкүмәте якын арада бу мәсьәләдә ниндидер максатчан программалар эшләп, ниндидер кискен чаралар күрмәсә, суның бәясе алтын бәясенә җитәргә мөмкин. Күбебезнең алтынны күргәне дә юк, ә эчә торган су көн саен кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|