поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.09.2009 Мәдәният

МӘҺДИЕВЧӘ БӘХИЛЛӘШҮ

 

"Сезнең хатыгызны алдым. Онытмаганыгыз өчен рәхмәт. Мин әле бу айларда профилакторийга китәргә җыенам. Март ахырларында бер хәбәрләшербез. Шәле агачларының башына сыерчыклар кунып сайрый башлагач, кояшлы язны карарга бер көнне барып килербез.

 

11 февраль, 1991 ел.

 

...Минзифа, сезнең өй җылысы сеңгән итекләрне киеп, рәхәтләнеп өйгә кайтып киттем. Аякта ул җылылар әле дә сизелеп тора. Кичә кич белән бәрәңге ашадык. Шәле бәрәңгесе. Рәхмәт.

 

20 гыйнвар, 1982 ел.

... Хатыгызны алдым. Озак кына вакыт җавап бирә алмадым. Районга чыккан идем. Минем соңгы биш ел эчендә өч повестем басылып чыкты: "Кеше китә – җыры кала", "Бәхилләшү", "Торналар төшкән җирдә". Карточка җибәрәм. Бу инде яшьрәк вакыт. Барлык җылы сүзләрегез өчен рәхмәт.

 

Мөхәммәт Мәһдиев.

27 гыйнвар, 1987 ел".

 

Шәле мәктәбен (Питрәч районы), гаиләбезне үз иткән Мөхәммәт ага еш килә иде безгә. Бу – язучының әниемә язган хатларының бер өлеше генә. Мәһабәт гәүдәле, бик тә төгәл, җор сүзле, танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиев безнең авылны үз туган җире кебек якын күрә иде. Хәер, бер безнең авылны гынамы икән? Әнә кызы Гәүһәр Хәсәнова да әтисенә язган хатларның күбесе авылдан булуын әйтеп китте. Шулай булмаса, авыл тормышын тәмләп, яратып яза алыр идемени ул?! Язучының күптән түгел дөнья күргән биш томлыгында чыккан әсәрләр, публицистик язмалар, әдип күзәтүләре Мәһдиев иҗатына тагын бер кат сәяхәт кылырга чакырды. Сәяхәтчебез әтисенең иҗатына тузан да кундырмаучы, аның мирасын бөртекләп саклаучы Гәүһәр Хәсәнова булыр.

 

Гәүһәр ханым, күп кенә классик язучыларның дөнья күрмичә, архив тузанына баткан әсәрләре шактый. Ул туганнарына да, балаларына да кирәк түгел. Ә сез әниегез Лилия ханым белән Мөхәммәт Мәһдиевнең һәр кулъязмасын йөрәк парәгез кебек саклыйсыз. Әтиегез үзенең өстәл тартмасындагы язмаларын чыгаруны васыять итеп калдырган идеме?

 

– Без әти исән чакта ук кем янында яшәгәнебезне яхшы аңлый идек. Аның һәр әсәре, һәр язмасы, һәр җөмләсе безгә үзе кебек якын иде. Әлбәттә, ул еш кына: "Минем кадеремне үлгәч кенә беләчәкләр", – дип кабатларга яратты. Шаяртып әйтер иде, әмма бу фикердә нинди тирән мәгънә ятканын яхшы аңладык без. Дөрес, кайберәүләр арасында аның "башын төючеләр" табылса да, ул үзе исән вакытта мәртәбәле исемнәрен алырга өлгерде: халык язучысына да, Тукай бүләгенә дә лаек булды. Без гаиләдә һәрчак аның төп иҗат учагы һәм терәге идек. Әти шул гаилә тәрбиясен миңа һәм энем Искәндәргә сеңдерә белде. Шуңа күрә аның архивын кадерләп тоту һәм аңа сак карау табигый хәл.

 

Күптән түгел укучыларыбыз кулына Мөхәммәт абыйның 5 томлыгы барып иреште. Биредә күпләр инде укыган, шул ук вакытта дөнья күрмәгән әсәрләр, афоризмнар, хәтта язучы үзе шикләнеп караган язмалар да урын алган. Гәүһәр ханым, Мөхәммәт абый архивында укучыга җиткерәсе әсәрләр бармы әле?

 

– Әлеге томлыктагы әсәрләрнең күбесе матбугатта басылган иде инде. Бары "Хәсрәтле өч көн", "Әгәр җилләр очырса..." пьесалары гына җыентыкларда басылмаган. Дөрес, "Хәсрәтле өч көн" Тинчурин театрында сәхнәләштерелде һәм 80 нче елларда бик уңышлы спектакльләрдән саналды. Әмма озак сөендермәделәр. Кемдер күпсенеп, хөсетләнеп, аның пьесасын сәхнәдән төшерде. Хәтерлим әле, әтинең драматургия белән җенләнеп алган вакытлары булды. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр язу өстәленнән китмәде. "Ачы тәҗрибә" китабының икенче кисәген тәмамларга ашыкты. Ул аларны өлешләп-өлешләп газета-журналларга биреп тә барды. Дөрес, алар арасында матбугатта басылмыйча калган берничә бүлек тә бар. Әмма ул аларны: "Монысына иртәрәк булыр", – дип билгеләп куйган. Чөнки бу геройлар үзләрен танырлар, гаиләләренә уңайсызлык тудырырмын, дип аларны кичектерергә мәҗбүр булган. Асылда, "Ачы тәҗрибә" китабының икенче томы әзер. Бүген әсәрнең өлешләрен логик фикергә тезеп чыгарга кирәк. Чөнки әти аларны тупларга өлгерми калды. Без аны чыгарырга талпынып та карадык. Әле генә дөнья күргән томлыклар чынында 8 китап булырга тиеш иде. Әмма нәшриятта мөмкинлекләр булмады.

 

– "Ачы тәҗрибә"нең икенче томының язмышы ничек булып бетәчәк инде?

 

– Әти исән вакытта аның беренче томы басылган иде бит. Әмма ул халык арасында бик тиз таралып бетте. Димәк, китапның икенче кисәген чыгару өчен аны беренче томы белән бергә бастырырга кирәк. Киләчәктә биш томлыкларга өстәп чыгарып булырмы, белмим. Әле әтинең матбугатта басылган публицистик язмалары бик күп. Алар бүген дә үзкыйммәтен җуймаган. Аннан соң шәхесләргә багышланган зур цикл хакында да әйтеп китәргә кирәктер. Әтинең революциягә кадәр яшәгән муллалар, офицерлар турындагы язмалары матбугатта басылып чыккан. Әмма алар томлыкларның берсенә кертелергә тиеш дип уйлыйм. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, әти беркайчан да өстәл тартмасына салып куярлык язмалар, әсәрләр язмады. Аның һәр мәкаләсе матбугатта урын алды. Киләчәктә томлыкларның дәвамы булыр дип ышанабыз.

 

Мөхәммәт абыйның фән өлкәсендә эшләгән хезмәтләре дә бар бит әле. Әйтик, ул укыган лекцияләрне бүген дә искә алып сөйлиләр. Мәгърур тавышлы Мөхәммәт Мәһдиевне башка берәү дә кабатлый алмый, диләр.

 

– Әйе, әти укыган лекцияләрне барлый башласаң, аңа әллә ничә томлык кирәк булыр иде. Ул, гомумән, бөтен яктан килгән талант иде. Аның сөйләгәндә тавыш уйнатуы, кирәкле җирдә мәзәк кыстырып алуы, гыйбрәтле хәлләргә тукталуы үзе бер спектакль кебек. Әти университетта утыз елдан артык эшләде һәм беркайчан да әзерлексез бармады. Һәм беркайчан да соңга калмады. Әти бик тә төгәл кеше иде. Еш кына энем Искәндәр белән безгә төгәлсезлегебез өчен эләккәләде дә.

 

Гадәттә, әтисе тәрбиясен алганнар аның юлын дәвам итүче була.

 

– Әтинең язучылык сәләтен сеңдермәсәк тә, аның галимлек һөнәре безгә күчкән, күрәсең. Искәндәр белән икебез дә филологлар булып киттек. Дөрес, мин башта университетның математика бүлегенә укырга кергән идем. Әмма күңел тартмады, рус филологиясенә күчтем. Ә Искәндәр Америкада яши. Ул да филолог, төрки телләр буенча белгеч.

 

Мөхәммәт Мәһдиев гомеренең соңгы көннәрендә янына бер кешегә дә керергә рөхсәт бирмәгән. "Мине белүчеләр ничек бар шулай истә калдырсын", – дигән булган. Димәк, ул авыру кыяфәттә берәүгә дә күренергә теләмәгән.

 

– Бу, чыннан да, шулай булды. Әти янына килеп, бәхилләшергә теләүчеләр күп булса да, ул аларны үзе сайлап кына чакырды. Хәтерлим әле, өйгә Казанга ярминкәгә дип килгән Вәгыйз Минһаҗев (ул вакытта Арча хакимият башлыгы иде), гармун күтәреп Фән Вәлиәхмәтов килеп керде. Әти аларны бик ярата иде. Көне буе халык җырларын җырлап утырдылар. Бу әтинең алар белән бәхилләшүе булган. Авырган вакытта аның моннан да бәхетле мизгелен, самими елмаюын башка күрмәдек. Ә журналистлардан бары тик Исмәгыйль Шәрәфиев кенә янына керә алды. Чөнки соңгы иҗат дәверендә әтинең бик күп язмалары "Татарстан яшьләре"ендә басылган иде. Әти бәхилләшкәндә безгә васыять итеп: "Мин үлгәч, митинг ясамагыз, йөземне беркемгә дә күрсәтмәгез, җеназамны Камал театрына алып бармагыз", – дип әйтеп калдырды. Без исә аның васыятенә тугрылыклы калып, әтине туган җиренә – Гөберчәккә алып кайтып күмдек. Хәтта кабер өстендә дә мулладан башка сөйләүче булмады. Чөнки әти буыннан-буынга килгән ата-бабаларыбыз диненә тугры кала белде.

 

Заманында Мөхәммәт абый әсәрләренең композиция бөтенлеге, төенләнеше, чишелеше булмауда гаепләүчеләр дә булды. Үзе исән вакытта ук бу сүзләрне шактый ишетергә туры килде аңа...

 

– Әмма ул андый сүзләргә игътибар бирми иде. Әти иҗат итүен дәвам итте. Бүген әсәрләре гайбәт сүзләрдән өстен булып калды. Университетта галимнәр дә аның иҗатына яңача карый башлады. Әйтик, күптән түгел әлеге уку йортында кунак булып кайтканнан соң, мин әтинең әсәрләрендә экспрессионизм алымнары хас икәнен белеп кайттым. Кайчандыр Мәһдиев иҗатына шикләнеп караган язучылар да бүген бөтенләй икенче төрле фикерли. "Минем язу стилен Мөхәммәт абыйныкына охшаталар", – дип горурланып йөрүчеләр ишәя бара. Чыннан да, Мәһдиевнең һәркем таный торган үзенә генә хас язу алымы бар. Аны беркем белән дә бутап булмый.

 

Томлыкларның берсендә Мөхәммәт ага, көндәлек алып бара алмадым, андыйлардан һәрвакыт көнләшеп карадым, дигән. Әмма сез аның "Көндәлек битләреннән" дигән сәхифәләрен укучыга тәкъдим иткәнсез.

 

– Ул калын битле, "һәр көнне фәлән градус, мин ике тапкыр төчкердем" кебек даими алып бара торган көндәлекне күз алдында тоткандыр. Әтинең үзенчә сәхифә алып бару тәртибе бар иде. Ул ниндидер хронологик эзлеклелектә түгел, әлбәттә. Әйтик, аның мөһим очрашулары, юлда күргәннәре, елның тетрәндергеч вакыйгалары, хәтта җырлар да теркәлгән иде анда. Кайсыдыр төбәктә җыр ишеткән дә шунда ук язып куйган. Мин томлыкларга керткәндә аларны сайлап алдым.

 

Димәк, әтиегезнең куен дәфтәрендә генә саклана торган серләре калган әле...

 

– Шактый күп. Әмма аларны бастырып булмый. Чөнки бүген исән-сау булган кешеләргә кагылган сүзләр бар. Аның кайбер фикерләре белән танышу минем өчен дә ачыш булды. Әти белән дуслашкан булып, аның архивларда казынган язмаларын урлаучылар да бар иде. Җаны әрнегәнгә теркәп куйган, күрәсең. Хыянәтне әти бик тә авыр кичерде. Чөнки үзе бик тә намуслы кеше иде. Әти үзенчә яшәде, үзенчә иҗат итте, нәрсә уйлый шуны бәреп әйтте. Мәһдиевнең үзенең яшәү алымнары бар иде.

 

Әниегез Лилия ханым белән татар халкының классик язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең мирасын тап төшермичә саклавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 190-191 | 18.09.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»