поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.07.2016 Язмыш

«Өйдән туеп чыгып киттем»

Беркөнне Киров районындагы Серов тукталышында автобустан чыгуга, күзем җирдә ятучы берәүгә төште. Карасам, 30-35 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз... Яныннан көн саен йөзәрләгән кеше узып йөри. Тик берсенең дә аңа исе китми. Башымнан: «Бу да кайчандыр кемнеңдер кадерлесе булып үскән ләбаса», – дигән уй йөгереп үтте.

Якынрак килеп үзен сөйләштерергә теләсәм дә, ачылып китәргә ашыкмады. Сүзгә саран булып чыкты. Исеме Ләйсән икәнлеген дә янында утыручы бер ир кеше генә әйтте. Фамилиясен әйтүне кирәк санамады. Сөйләшә башлагач та, агач төбендә яткан җиреннән торырга ашыкмады ул. Бераз сораштыра торгач, ачылып киткән кебек булды.
 
– Өйдән туеп үзем чыгып киттем. Монда саф һавада рәхәт. Ике балам бар, ун һәм унбер яшьлекләр. Ирем ташлап китте безне. Балалар үзләре эшләп ашасыннар, – ди.
 
Ләйсән өченчегә авырлы. «Нигә үзең эшләмисең соң?» – дигән соравымны җавапсыз калдырды. Битенең кара янган булуын да «ике көн элек кенә ирләр кыйнап китүе» белән аңлатты. (Үзе бер төрле, башкалар икенче төрле сөйли). Шушы көннәрдә генә баш астына салып йоклый торган мендәрен дә яндырганнар икән.
 
– Булды, башка сөйләмим. Сөйләрлек рәтем юк. Сез миңа лучше ун сум акча бирегез, – дип кырт кисте ул. Апасының да кайда яшәвен әйтмәде.
Янәшә-тирәдә яшәүчеләр әлеге хатын язмышын белергә тиештер дип, узып баручыларны туктата башладым. Юлымда беренче очраган Нәзифә ханым бераз белә булып чыкты.
 
– Ул кызның әнисе дә соңгы елларында эчүгә сабышкан иде. Берничә ел элек гүр иясе булды. Аннан соң апасы белән икесенә фатир калды. Башта Ләйсән эшли иде. Эчкәне дә күренмәде. Аракы белән дуслашкач, «фатирга түләми» дип, аны апасы фатирларыннан куып чыгарды. Болай йөрүеннән үзе дә туйган инде. Ярдәм итүче кеше булсын иде үзенә. Ихтыяр көче юк, күрәсең. Хәзер әнә шул агач төбеннән башка урыны да юк. Шунда йоклап йөри инде ул, – диде Нәзифә ханым.
 
Тукталышта басып торучы Зәйтүнә апа Ләйсәнне белеп җиткерми икән. Әмма моннан берничә көн элек кенә бер хатын-кызның аны бик каты кыйнавын үзе күргән.
 
«Бәлки менә Илшат беләдер», – дип, ул үз йортларында яшәүче бер ирне чакырып китерде. Анысы да: «Хайван бит ул. Кеше булса, анда ятамыни?» – дигән сүздән башканы әйтмәде.
 
Ләйсәнгә ярдәм итү нияте белән, шәһәрдәге яшәү урыны булмаганнарны урнаштыра торган приютка шалтыраттым. «Без фатирга теркәлмәгән кешеләрне генә алабыз», – дип җавап бирде приют мөдире. Мәскәү районының социаль яклау идарәсе башлыгы Людмила Комиссарова да шатландырмады. «Без полициядән башка аны алып китәргә тиеш түгел», – дигән җавап ал­гач, участок инспекторы белән элемтәгә чыктым. «Алар белән без шөгыльләнергә тиеш түгел», – диде ул. Шулай да мин шалтыраткач, барып караганнар тагын үзләре, тик Ләйсәнне туры китерә алмаганнар.
 
Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, дип юкка гына әйтелмәгән шул...
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»