|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2016 Киңәш-табыш
Карбыз ашап агулансаң...Казанда карбызлар сата башладылар. Куркытасы килгәннән түгел, шулай да алай-болай вакытыннан алда өлгертелгән карбыз ашап агуланган очракта (кул-аяклар туңа, авыз-борын тирәләре зәңгәрләнә, косасы килә) белгечләр “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга, ә ул арада җылы тозлы су эчеп, косарга, аннан активлаштырылган күмер эчәргә кушалар. Хәзер күмерне капсулалар рәвешендә дә чыгара башлаганнар, агуланганда көнгә 2-3 капсула эчсәң, ул эчтәге агуны губка кебек үзенә сеңдереп ала икән. Беренче сәгатьләрдә эч китүне туктатучы дару эчәргә ярамый: организм чистарырга тиеш, диләр табиблар. Ә иң яхшысы – карбызны сезонында гына – август-сентябрьдә ашау.
--- |
Иң күп укылган
|