поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
18.09.2009 Җәмгыять

“КАТАЛОНИЯ МИНЕМ ТАТАРЛЫГЫМНЫ АЧТЫ”

Испания татарлары да, берләшеп, Барселонада милли үзәк оештырып җибәргәннәр. Үзәкнең җитәкчесе, төп оештыручысы Лилия Хәбибуллина белән Казанда узган конференцияләрнең берсендә танышып, сөйләшеп алган идек. Лилия – Яшел Үзәндә туып-үскән кыз, аннары КДУда укыган, грант буенча чит илләргә чыга башлаган. Бүген ире белән Барселонада яши, шундагы университетта эшли. Испания татарлары үзәгенә әле нибарысы 10-15 кенә кеше йөри икән. “Яз көне генә җыелыша башладык, алга таба артачагыбызда шигем юк, чөнки Испаниядә татарлар күп”, – диде ул.

– Татарларны бер үзәккә җыю авырмы?

 

– Җиңел эш түгел икән бу, чөнки һәркемнең үз тормышы,  үз дөньясы. Бөтенесе дә татарлыгына кайтырга ашкынып тора дип тә әйтеп булмый.

 

Мин милләтем турында Америкага баргач кына уйлана башладым. Кем мин, нишләп татарлыгымнан качарга тырышам?  Әкренләп татар тарихын өйрәнә башладым.

 

Татар телен аңлыйм, тик сөйләшүем генә әлләни түгел, бөтенләй сөйләшә белмим диярлек. Ирем белән инглизчә, каталонча сөйләшәбез.

 

Татар телен өйрәнәчәкмен, билгеле. Моның өчен миңа уянырга гына кирәк булган. Татар мәдәнияте минем өчен ниндидер кызыклы, яңа дөнья хәзер.

 

– Син Испаниядә күптәннән яшисеңме?

 

– Биш ел чамасы. Кечкенәдән үк чит илләргә чыгып, төрле илләрне күреп яшәргә хыялландым. Әлеге максатыма эзлекле рәвештә ирешергә тырыштым. КДУның роман-герман филологиясе бүлеген тәмамладым, аннары һәртөрле грант программаларында катнаштым. Башта 1999 елда “Фулбрайт” грантын яулап, Америкага киттем. Мин ул чакта Казан дәүләт университетында инглиз теле һәм әдәбияты укыта идем инде. Америкадан кайткач, КДУда яңа курс – Америка әдәбияты укыта башладым.  Бер барып читтә яшәп кайткач, миңа Казанда читен шикелле тоела башлады. Яңа грантта катнашып, тагын җиңдем һәм Англиягә киттем. Оксфорд университетында укыдым. Анда үземнең булачак ирем белән таныштым. Ул Каталония кешесе. Каталония – Русия эчендәге Татарстан шикелле, Испаниянең бер өлеше.

 

Шуннан соң мин Будапештка киттем, анда чираттагы фәнни дәрәҗәне алдым. Ул арада булачак ирем белән хатлар алышып тордык. Аннары мин туган якка кайттым, тик без бер-беребездән башка тора алмыйбыз дигән нәтиҗәгә килеп, ул мине Барселонага чакырды. Испаниядә тагын укырга кердем.

 

Мин каталонча бик яхшы сөйләшәм. Испан теле белән каталон теле бераз охшаш булса да, каталоннар үзләрен аерым милләт дип исәпли. Чыннан да,  каталон телендә бөтенләй башка грамматика. Җитмешенче елларга кадәр каталон теле тыелган тел исәпләнгән. Хәзер каталоннар бар көчләре белән телләрен, мәдәниятләрен кире кайтарырга ашкыналар.

 

Бераздан мин каталон телен аларның үзләреннән дә яхшырак итеп өйрәндем. Аннары: “Нишләп мин ниндидер каталон телен белеп тә, үземнең туган телемне белмим соң?!” – дип үз-үземне битәрләргә тотындым. Хәтта оят булып китте. Каталоннарның үз милләтен күтәрүләре, мәдәниятләрен, телләрен саклап калырга тырышулары мине дә рухландырды, туган телемне өйрәнергә илһамландырды. Каталония минем татарлыгымны ачты дияргә була.

 

– Татар үзәген оештырырга ярдәм сорап, кая, кемгә мөрәҗәгать иттең?

 

– Моңарчы кызыксынмагач, Татарстандагы милли оешмалар  турында берни белми идем. Быел яз интернет аша Вагыйзова Венера дигән татар кызы белән таныштым. Ул Германия татарлары оешмасының җитәкчесе. Алар бик актив эшләп киләләр. Венера миңа үзенең милли эшчәнлеге турында сөйләде, таныштырды, тәҗрибәсе белән уртаклашты.  Аннары Венера белән Казанда очраштык, ул мине Конгресска, Мәдәният министрлыгына, Президент аппаратына, үзе белгән кешеләргә йөртеп, таныштырып чыкты.

 

Безнең “Барселона татар клубы”быз әлегә рәсми рәвештә теркәлмәсә дә, Испания татарлары өчен бердәнбер милли оешма. Әлегә без 10-15 кеше генә очрашып, аралашып торабыз. Интернет аша табылганнары, кичәләребезгә килеп җитә алмаганнары да бар. Алар төрлесе төрле эш белән шөгыльләнә.

 

Быел җәй көне бөтенебез җыйнаулашып, табигатькә чыгып утырдык, киләсе елда сабантуй уздырырга җыенабыз. Шул хакта ныгытып сөйләштек.  Дөресрәге, сабантуйның гомумән нинди бәйрәм икәнлеге турында сөйләштек. Мине Венера Германиядәге сабантуйны карарга чакырган иде, кызганыч, быел барып булмады.

 

– Испаниядә беренче татарны каян таптың?

 

– Барселонада урыс диаспорасы бик көчле, алар шигъри кичәләр үткәрәләр. Беренче татарны шунда очраттым. Мордовия мишәре булып чыкты ул. Татар телен белә. Мин аңа шундук бергәләп татар телен өйрәнә башларга тәкъдим иттем. Аның кызы Каталониядә туып үссә дә, татар телен менә дигән белә. Кызны җәйгә Мордовиядәге  авылына,  әбисе янына кунакка кайтаралар. Әбисе урысча бөтенләй белми  икән. Шулай итеп, кыз татар телен берничек тә оныта алмый.

 

Шуннан соң без татар телен Сафиуллина китабы буенча өйрәнеп карадык. Тик арабызда татар телле укытучы булмагач, грамматиканы аңлавы шактый кыен. Мин укытучы кеше,  татар телен үзем өйрәнсәм, укыта алыр идем дип уйлыйм. Хәзер Казанда татар теле дәресләре алам. Шуңа шаккаттым – күп нәрсәне белгән, каядыр ишеткән шикелле. Бәлки татарлык геннар буенча күчә дип әйтүләре хактыр.

 

Планым – Барселонага киткәч, оешмабызны теркәтеп, клуб өчен уңайлы бина табарга, файдалы очрашуларны ешайтырга. Гөбәдия белән чәй эчүгә генә кайтып калмыйча, мәдәният, телебезне өйрәнү буенча лекцияләрне ешайтырга кирәк дип уйлыйм.

 

– Барселонадагы эшең дә тел белән бәйлеме?

 

– Төп фәнни хезмәтем – уллыкка алу мәсәьәләләрен тикшерү. Испаниягә Русиядән бик күп бала уллыкка (кызлыкка) алына, шуңа бәйле рәвештә һәртөрле проблемаларны чишү юлларын өйрәнәбез. Испаниядә бик актуаль нәрсә бу. Барселона университетының антропология кафедрасында эшлим, аспирант.

 

– Балаларыгыз бармы?

 

– Әлегә юк. Чит илдә бала алып кайтуны кичектереп торалар, шуңа күрә уллыкка алу очраклары күп – башта карьера ясыйсы, аннары йорт саласы. Ә хәзер кризис, йорт салам дисәң дә, бик кыйммәт. Бик күп кеше эшсез калды. Бу тотрыксызлыкта бала табучылар тагын да кимер дип уйлыйм.

 

– Кайда торасыз?

 

– Без күп еллык ипотекага алынган фатирда яшибез.

 

– Ипотека хезмәт хакының күпме өлешен “ашый”?

 

– Испаниядә, Мәскәү белән чагыштырганда, хезмәт хаклары әлләни зур түгел. Уртача 700-1000 доллар. Ә Мәскәүдәге вузда укытучы бер танышым 3 мең доллар ала. Ипотека түләүгә хезмәт хакының яртысы китә. Минем аспирант стипендиясе 1 мең доллар тирәсе. Ә иремнең күпме хезмәт хакы алганын белмим дә.

 

– Ничек?!

 

– Ә бездә бу турында сөйләшү бөтенләй юк һәм бу бер дә гайре табыйгый исәпләнми. Русиядә ир белән хатын мөнәсәбәтләре бер-берсенә бәйлелектән, еш кына матди бәйлелектән гыйбарәт. Ә безнең гаиләнең нигезе, киресенчә, үзара бәйсезлектә. Ирекле кешеләр берләшмәсе кебегрәк. Икебез дә ирек яратучы кош – безне әлеге сыйфат берләштерә дә инде. Шуңа күрә чит илгә киткәнмендер дә инде мин. Чит илдә ир белән хатын мөнәсәбәте башкача һәм миңа бу күбрәк ошый. Мин беркайчан да хуҗабикә булып өйдә утыра, иремә бәйле булып яши алмас идем.

 

– Туган ягыңны сагынасыңмы?

 

– Туган җиргә бәйле, аннан беркая да китәргә теләмәгән кешеләр бар. Мин андый түгел. Мин дөнья кешесе, миңа бер илдән икенче илгә күчә-күчә яшәве кызык. Тормышта шулкадәр күп кызыклы нәрсәләр бар, ничек кешеләр гомер буе бер урында гына яши ала икән дип аптырыйм. Әйтик, мин үземне туган төбәгем Яшел Үзәндә гомерлеккә калыр идем дип күз алдына да китерә алмыйм. Туган ягыма ел саен кайтам, иремне дә алып кайтам. Монда ике нәрсәгә шаккатты ул. Беренчесе – кызларны күреп: “Монда подиумдагы шикелле модельләр генә йөри икән!” – диде. Чыннан да, монда кызлар һәрвакыт кичке күлмәктән, биек үкчәдән йөри бит. Европада андый кыяфәттә йөрүчеләр бик сирәк. Иремне гаҗәпләндергән икенче нәрсә – шушы “модельләрнең” күпчелеге кулында сыралы шешә-банкалар  булды.  


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 31 | 12.09.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»