|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2016 Мәгариф
Казан педагогика университетын бетерү аркасында татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү эшенә зур зыян килдеУндүрт дистә елга якын дәвердә күп меңләгән яшьләр, гомерләрен Казан педагогика институтында (университетында) иң изге һөнәрләрнең берсен – укытучы һөнәрен үзләштереп, бик тә игелекле эшкә – үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап яшәгән.Илебездәге зур һәм бай тарихлы мәгълүм югары уку йорты – Казан педагогика университеты 1876 елда, Санкт-Петербург һәм Мәскәү институтларыннан кала өченче булып, Укытучылар институты исеме белән оештырыла. Шул вакыттан бирле ул, шанлы юл узып, бихисап югары квалификацияле белгечләр – педагогик хезмәт осталары, мәгариф җитәкчеләре, галимнәр һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерли торган шөһрәтле уку йортына әверелә. Еллар узу белән аның исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, асылы, эчтәлеге бертөрле булып – мәгърифәт, фән һәм мәдәният эшенә хезмәт итү булып кала.
Казан педагогика институты ачылган вакытыннан ук Казан, Вятка, Сембер, Самара, Әстерхан губерналары кергән Казан уку округындагы гимназияләр һәм өяз училищелары өчен укытучылар әзерләргә тиеш була һәм бу мактаулы бурычны, аларның үзләрендә педагогика институтлары оештырылганчыга кадәр, уңышлы рәвештә башкарып килә. Ул Идел һәм Урал төбәкләрендәге милли республикаларның педагогика уку йортларын төзүдә нигез ролен үти.
1917 ел вакыйгалары һәм аларның нәтиҗәләре Казан укытучылар институты язмышында эзсез калмый. Моның уңай яклары да, тискәре яклары да була. Уңайлыгы – мәгарифнең демократлашуында, дәүләтнең студентларга ярдәм итүендә, әзерлек группалары, соңыннан исә эшчеләр факультетлары оештырылуда, шулай итеп, күп яшьләрнең моңарчы югары белем алу турындагы хыялда гына йөрткән теләкләренең гамәлгә ашырылуында. Тискәре нәтиҗәләре исә шулардан гыйбарәт: җәмгыятьтә төрле катлаулар барлыкка килә, күп кенә күренекле галимнәр укыту эшеннән китә, 1920–1930 нчы еллардагы төрле сәяси юнәлешләр һәм еш кына мәгариф өлкәсенә тиешле белеме булмаган кешеләр җитәкчелек итү аркасында, ашыгыч үзгәртеп корулар була һәм ялгыш гамәлләр кылына. Мондый күренешләр бөтен Идел буена таралган хуҗалык таркаулыгы һәм ачлык җирлегендә барлыкка килә.
Җирле халыкларның тарихын һәм телләрен өйрәнү өлкәсендә әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешәләр, бу өлкәдә тикшеренүләр белән профессорлар В.Смолин, М.Фазлуллин, Г.Алпаров шөгыльләнәләр. Доцент Галимҗан Шәрәф татар теленең фонетикасын беренче тапкыр эксперименталь юл белән өйрәнәләр. Татар әдәбияты тарихыннан җитди хезмәтләр доцентлар Г.Ш.Абдрахманов, Габдрахман Сәгъди тарафыннан, татар халкы тарихыннан – С.Бикбулатов тарафыннан языла. Педагогика фәне дә өйрәнелә башлый. Милли мәктәпләр педагогикасы проблемаларын, нәтиҗәле итеп, доцент Н.Надиев тикшерә.
1929-30 нчы елларда Казан педагогика институтында педагогика фәне, төрки-татар теле гыйлеме, чуаш филологиясе, соңрак математика, физика, химия, СССР тарихы, политик экономия буенча аспирантуралар ачыла. 1940 елда институтка “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча кандидатлык диссертацияләре яклату хокукы бирелә.
Читтән торып укучы студентларга ярдәм итү өчен Алабугада, Чистай, Бөгелмә, Тәтеш, Минзәлә һәм Арчада консультация пунктлары ачыла.
Бу вуз укытучыларны барыннан да бигрәк Татарстан өчен әзерләгәнлектән, укыту эшенә төп милләт кешеләрен җәлеп итү бурычы барлыкка килә. 1946 елда татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү бүлеге оештырыла. Ә 1948 елда татар теле һәм әдәбияты факультеты вуз эчендә мөстәкыйль статус ала. 1949 елда физик тәрбия һәм спорт факультеты ачыла.
1994 елның 18 ноябрендә институт Россия Федерациясенең Югары белем дәүләт комитеты приказы белән Казан дәүләт педагогика университеты итеп үзгәртелә. Казан педагогика институтының яңа статус алуы – аның халык мәгарифе өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү эшендәге, шулай ук Россиядә педагогика фәнен үстерүдәге зур казанышларын тану.
ХХ гасырның 90 нчы елларын Казан дәүләт педагогика университетында үзгәртеп кору яки реформалар чоры дияргә мөмкин. Зур уңай үзгәрешләр беренче чиратта уку процессында була. Барлык факультетларның да расписаниеләрендә киң кырлы, югары эрудицияле, заман таләпләренә җавап бирә алырлык педагогик хезмәт осталары әзерләп чыгаруга ярдәм итә торган яңа курслар, дисциплиналар пәйда була. Болар – педагогик осталык, эстетика, сәнгать, музыкаль тәрбия нигезләре, хореография, риторика, сөйләм культурасы, сөйләм техникасы, эш буенча аралашу, эштәге этикет. Уку процессы компьютерлаштырыла бара. Татар телен, әдәбиятын, тарихын, милли мәктәпләр тәмамлаган студентларга рус телен укытуда яңа алымнар кертелә.
2002 елда Татарстан Президенты Аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты белән Иранның Россиядәге илчелеге тәкъдиме буенча КДПУ базасында Идел буе иранистика үзәге булдырыла. Бу үзәк Татарстан һәм гомумән Россия белән Иран арасында бәйләнешләрне киңәйтүгә ярдәм итү максатын күздә тотып оештырыла.
1990 нчы елларны Казан педагогика университетында культура революциясе еллары дип атарга мөмкин. Бу чорда монда студентларны эстетик тәрбияләү бик көчәйде, студентларның музыкаль иҗаты гомум күренешкә әверелде, сәнгать белән шөгыльләнү аларның ихтыяҗы һәм рухи азыгы булып китте.
Бик күп студентларның музыкага, сәнгатькә күнегүе, аларның бу өлкәдә зур энтузиазм күрсәтүе студент фестивальләрен үткәрү чорында аеруча ачык чагыла иде.
Югары уку йортының тыныч яшәп, уңышлы эшләве өчен төп шарт – анда сәламәт микроклимат булу. Мондый халәтне исә коллектив әгъзаларының үз арасында, хезмәткәрләр белән җитәкчеләр, шулай ук укытучылар белән студентлар арасында цивилизацияле, ихтирамлы, кешелекле мөнәсәбәтләр тәшкил итә. Казан педагогика университетының ректораты, шуны истә тотып, вузның бөтен бүлекләрендә дә үзара миһербанлы мөнәсәбәт булдыру һәм саклауга ирешүне иң әһәмиятле бурычларыннан берсе итеп санады.
Россиянең зур, мәгълүм уку йортлары арасында лаеклы урын тоткан орденлы Казан педагогика университеты мөстәкыйль уку йорты буларак кинәт кенә кемнәрдер тарафыннан кирәксез дип табыла һәм аны, бераз гына вакыт “Татар гуманитар-педагогика университеты” итеп үзгәртеп торганнан соң, Казан федераль университетына кушып куялар. Һәм, уйлаганча, тиздән ул чиксез-чамасыз зурайтылган федераль университет эчендә юкка чыга башлый. Казан федераль университетында Казан педвузы кушылганнан соң башланган бетмәс-төкәнмәс структур үзгәрешләр һәм, имештер, омтимальләштерү Россиянең күптәнге педагогик югары уку йортында яшь буынны тәрбияләүнең гасыр ярым вакыт тупланып килгән уңай бай тәҗрибәсен һәм гаять зур потенциалын югалтуга китерә.
Минем күп кешеләрнекенә туры килә торган фикеремчә, Казан педуниверситетын бетерү игелекле мәгариф эшенә зур зыян салды. Бу гафу ителмәслек гамәл кылулары өчен җаваплы кешеләр яхшы белем һәм тәрбия бирү җәмгыятьнең уңышлы алга баруының беренче шарты, прогрессның нигезе икәнлеген һәм югары профессияле укытучылар Казан педагогика университеты кебек абруйлы мөстәкыйль уку йортларында гына әзерләнгәнлеген уйламаганнар, күрәсең. Монда шуны искәртү урынлы: Россия Федерациясенең барлык республикаларында һәм өлкәләрендә, барлык зур һәм урта кул шәһәрләрдә, шул исәптән Мәскәүдә дә, әлбәттә, педагогика югары уку йортлары уңышлы эшләп киләләр, һәм беркемнең дә башына аларның берсен дә юкка чыгарырга кирәк дигән уй килми.
Казан педагогика университетын бетерү аркасында бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү эшенә зур зыян килде. Бу белгечлекләр буенча укучылар саны берничә тапкыр киметелде һәм укытуның сыйфаты түбәнәйде. Соңгы вакытларда югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүнең торышы хакында борчылып сөйләүчеләрнең арта баруы очраклы хәл түгел.
Әмма иртәме-соңмы аек акыл җиңеп чыгар, һәм республиканың тиешле җитәкчеләре, әгәр дә алар татарларның туган телләренә, димәк, бай мәдәниятле татар халкының үзенең дә язмышына битараф булмасалар, педагогик белем бирү проблемасы турында җитдирәк уйланырлар һәм якын арада Казан педагогика университетының шанлы традицияләрен һәм игелекле гамәлләрен торгызу мөмкинлекләрен табарлар, дип ышанасы килә.
Рүзәл ЮСУПОВ |
Иң күп укылган
|