|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2016 Бәйрәм
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме белән КОТЛАВЫ
Ураза бәйрәмендә борынгыдан килгән дәвамчанлык традицияләре, татар халкының татулык, игелек һәм гаделлек идеалларына омтылышы чагылыш таба. Ата-бабаларыбызның күркәм эшләрен дәвам итеп, без барлык дин кардәшләребезне мөселман өммәтен рухи хәзинәләргә нигезләнеп ныгытуга, милләтара һәм динара ризалыкны һәм хезмәттәшлекне үстерүгә һәм камилләштерүгә өндибез.Әлеге ел республика мөселманнары тормышындагы тарихи вакыйгалар белән истә калыр. Алар арасында иң мөһиме, һичшиксез, фән, мәгърифәт һәм аң-белем таратучы алдынгы үзәк – Болгар ислам академиясенә нигез ташы салыну. Казанда үткән IV республика ифтарына ун меңнән артык кеше җыелды. Татарстанлылар шушы һәм башка изге эшләребезне чын күңелдән куәтләрләр дип ышанам. Ураза бәйрәме барыбызга да җан җылысы бүләк итсен, йөрәкләребезне шатлык һәм мәхәббәт белән сугарсын! Сезгә тынычлык, бәхет һәм мул тормыш телим!
--- |
Иң күп укылган
|