|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2009 Җәмгыять
МЕТРО ЮЛЫН НИК СӨЕМБИКӘ КАЗЫЙ?Казанда метроны “Сөембикә”, “Алтынчәч”, “Айсылу” исемнәрен йөрткән машиналар төзи. Беренче карашка чит илдә чыгарылган зур, меңләгән тонналы техниканы кызлар исеме белән атау сәеррәк тоела, ләкин татарча яңгыраш алганы күңелгә якын. Метро казучы машиналарга исемнәрне кемнәр куя соң? – Метро казучы машиналарны кызлар исеме белән атау традициясе күптәннән килә, – дип аңлатты “Казметрострой” башлыгы урынбасары Вениамин Терзиманов. – Диңгез-океаннар гизүчеләр сәфәрнең уңышлы булуы корабка бирелгән исемгә бәйле дип саный. Җирасты юлларын төзүчеләр дә хорафатларга ышана. Метрочыларның эше авыр, бәхетсез очраклар да күп була. Метро төзү эшләре уң булсын өчен америкалы Ричард Лоутен беренче машинасын төзегәч, аны Санта Барбара дип атаган. Урысларда ул Святая Варвара дип әйтелә. Бу изге төс бәла-казалардан саклый дип уйлыйлар. Лоутен заводы җитештергән комплексларның барысы да хатын-кызлар исемен йөртәчәк дигән карар чыгарганнар.
Христиан динендә кешеләрне төрле хәсрәтләрдән саклаучы изгеләр бар, ә татарлар Аллаһка ышана. Шулай да, метро төзүче машиналарга кызлар исемен бирү гадәте Татарстанда да сакланды. Һәр кеше баласына мәгънәле, яңгырашлы исем бирергә тырыша, бу аның язмышына бәйле булганын яхшы аңлый. Минтимер Шәймиев та үзенә ни рәвешле исем кушылганын, аның мәгънәсе турында урыс телле газеталарга тәфсилләп сөйләгән иде. Татарларда исемгә зур игътибар бирелә.
Метро төзүче комплексларга исем сайлауның әллә нинди җитди принцибы юк. Башкалага беренче кайткан метро төзүче комплекска исемне ул чакта Казан мэры, топонимика буенча комиссия башлыгы Камил Исхаков бирде. Машинаны Сөембикә дип атадылар. Алтынчәч белән Айсылу – Минтимер Шәймиев авызыннан чыккан исемнәр. Башта Казан башлыгы Илсур Метшинга машинага исем куюы турында мөрәҗәгать итеп хат яздык, ул үз чиратында Минтимер Шәймиев белән киңәшләшкән. Президент үзе уйлап табып, безгә хәбәр итте. Ни өчен Айсылу икәнен, кемгә атап, кемне истә тотып сайлаганын әйтә алмыйм, бусы караңгы. Матур исем бит, мәгънәле!
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|