|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2016 Хәвеф-хәтәр
Теракт аркасында Төркиядә калган Чаллы кызлары әти-әниләренә сәлам юллый (ВИДЕО)Истанбул аэропортында булган теракт аркасында Төркиядән вакытында кайта алмый калган Чаллының "Бисеринки" ансамбле кызларына куркыныч янамый. Алар әти-әниләренә сәлам юллаган. Туган җирләренә сәлам юллаган видеоязмадан аңлашылганча, кызларның кәефләре шәп – камерага кул болгыйлар, көләләр һәм шатланалар. Алар янында озата баручы ике кеше дә бар. Алар кичкә Казанга очарга тиеш. Билетлар сатып алынган, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте, дип язган Президентның матбугат сәркатибе Эдуард Хәйруллин Facebook челтәрендәге битенә.
--- |
Иң күп укылган
|