поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.09.2009 Мәдәният

"БИЧАРАКАЙ" - ТАТАР ФИЛЬМЫ ПРЕМЬЕРАСЫ

Бүген кич "Татарстан – Яңа Гасыр" каналы үзебездә төшерелгән "Бичаракай" фильмын күрсәтә башлый. Премьера уңаеннан фильмның директоры Нурания Җамали һәм актерлар тамашачыларга төшерү серләрен ача.

 

- Нурания ханым, фильмның авторы, режиссеры кем? Рольләрдә уйнаучы актерлар белән дә таныштырып китсәгез иде.

 

-  Әлеге 3 серияле "Бичаракай" фильмы Рабит Батулла әсәре буенча төшерелде. Аның режиссеры Үзбәкстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез Фәрит Дәүләтшин. Төп рольләрдә: җырчы Айгөл Бариева, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Ирек Хафизов, Татар дәүләт Яшь тамашачы театрыннан Фәйрүзә Зиннәтуллина, Рабит Батулланың улы – Байбулат. Ул хәзерге вакытта биюче һәнәрен үзләштерә.

 

- Исеменнән чыгып, фильм драма жанрында, дип уйларга буламы?

 

-  Әйе, "Бичаракай"- ул драма әсәре. Фильмның презентациясенә килгән тамашачылар күңелләре тулып, елап утырдылар. Халык драма әсәрләренә өстенлек бирә дип уйлыйм. Ә фильмның сюжет сызыгы, үз балалары булмау сәбәпле, балалар йортыннан тәрбиягә сабый алган гаилә тарихы турында. Асрамага алган баланың тулысынча сәламәт булмавы геройлар язмышын бик нык үзгәртә. Кемдер тормыш авырлыкларын җиңеп чыга ала, ә кемдер юк. Безнең фильмда кем ныграк булыр: гаилә башлыгы – ата кеше, яисә гаилә учагын саклаучы – анамы? Бу сорауга җавапны тамашачы фильмны карагач белер.

 

- Фильмны кайда төшердегез?

 

-  "Бичаракай" фильмы башкалабызда төшерелде. Анда вакыйгалар фатирда гына түгел, Казан урамнарында, табигать кочагында, аш йортларында да барачак.

 

- Гадәттә татар фильмын төшерер алдыннан рольләрне башкару өчен халык арасында бәйге игълан ителә. Бу юлы шулай булдымы?

 

-  Юк, "Бичаракай" фильмында уйнау өчен бәйге уздырмадык. Монда инде үзләрен театр сәхнәсендә сынаган артистлар уйнады. Ә Айгөл Бариевага килгәндә, аңарда җырлау сәләте белән бергә актриса остлалыклары да бар икәнлеге ачылды.

 

Айгөл Бариевага да сорауларыбызны юлладык.

 

- Айгөл, сез танылган җырчы, хәзер үзегезне фильмда сыныйсыз. Беренче коймак төерле булмадымы?

 

-  Кинода төшү минем балачак хыялым иде. Тик әти белән әнием актер һөнәрен сайлавыма каршы төштеләр. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова телевизион фильмда төшәргә чакыргач, мин бик теләп ризалаштып. Ләкин фильмның сценарие белән танышып чыккач, бераз уйга калдым. Чөнки биредә миңа яхшы образдан тискәрегә күчәргә туры килде. Ә халык бит ул, бар нәрсәне шәхеснең үзенә бәйләп карый. Мин тамашачыларымны югалтырга курыктым. Кинода төшү хыялымның тормышка ашуына исә бик шатланам.

 

- Рольне башкарудан канәгать калдыгызмы?

 

-  Мин үз-үземне тәнкыйтьләргә яратам. Әлеге фильмның әзер вариантын күргәч, мин тискәре образны яхшырак уйныйм икән, дигән фикергә килдем. Теге яки бу эпизодны да башкачарак уйнар идем.

 

- Фильм озак төшерелдеме? Төшергәндә исегездә аеруча нәрсә калды?

 

-  Бу фильм бик кыска вакыт аралыгында – бер айда төшерелде. Эш вакыты иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Истә калган әйберләр бик күп. Мәсәлән, кайбер эпизодларны алтышар дубль белән төшерергә туры килде. Кинодагы ирем минем яңагыма сугарга тиеш. Әлеге рольне башкаручы Ирек Хафизов: "Мин Айгөлгә суга алмыйм", дип икеләнеп торды. Нәтиҗәдә, чын-чынлап битемә алты тапкыр сукты. Шулай итеп, бер тапкыр да кыйналу күрмәгән Айгөл моның ни икәнен белде инде. Кинода елаган эпизодлар күп. Аннары Байбулатның, кулы киселеп, кан эчендә бер сәгать буе яткан вакыйга чын итеп төшерелде. Аның түзем малай, чын артист булуына шаккаттым.

 

- Гаиләгез кинода төшүне хупладымы?

 

- Әйе. Ирем минем беренче тәнкыйтьчем дә әле. Ә балаларга килгәндә, алар фильмны елый-елый карады. "Әни, нигә сиңа мондый роль бирделәр?", дип тә сорадылар.

 

Фильмда гаилә башлыгы ролен башкарган Ирек Хафизов "Бичаракай"ны төшергән көннәргә кайтып, бала ролен башкарган - Байбулатны мактап искә алды.

 

Ирек Хафизов:

– Байбулат бик талантлы малай, шул кадәр бирелеп уйнады. Ә төшерү вакытындагы кыенлыкларга килгәндә, минем өчен Айгөлнең битенә сугу һәм язмышымның фаҗигале тәмамланган эпизодын уйнау катлаулы булды. Тамашачылар телефильмны яратып кабул итәрләр дип ышанам. Ул бөтен гаилә белән карарлык фильм. Эчтәлеге ягыннан да бик гыйбрәтле.

 

Моңа кадәр Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә куелган "Бичаракай" әсәрен Рабит Батулла 3-4 ел элек иҗат иткән. Тормышчан вакыйгалардан торган, ата-анага гына түгел, балага да гыйбрәтле булырлык бу әсәр буенча төшерелгән фильмны "Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалында 15-17нче сентябрь көннәрендә 22 сәгатьтә карарга мөмкин. Кабатлау - иртәнге сәгать 9да.

 


Ләйсән ХАНОВА
ТНВ
№ - | 15.09.2009
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»