поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.09.2009 Мәгариф

ТАТАР ТЕЛЕ... ЧИТ ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ

“Мәгариф” нәшрияты шактый кызыклы, хәтта резонанслы хезмәт тәкъдим итә: “Татар теле: чит телле аудиториядә” (Ф.Ф.Харисов, Г.Ф.Харисова, С.Х.Айдарова). Ул ике кисәктән тора. Якынрак танышу өчен әсбапларның керешләрен бирәбез.

 

 

 

 

 

 

 

  

 

 

 

 

КЕРЕШ (1 КИСӘК)

 

Россия Федерациясенең 1991 нче елның 25 нче октябрендә кабул ителгән «Россия Федерациясе халыклары телләре ту рында»гы Законы илдәге халыкны саклауга, аның тигез һәм үзен чәлекле үсешенә шартлар тудыруга юнәлтелгән. Анда «Россия Федерациясенең барлык территориясендә дә дәүләт милли телләрнең, икетеллелек һәм күптеллелекнең үсешенә ярдәм итә» дип әйтелә. Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып тора. Татарстан Республикасының 1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында»гы Законы Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләрендә дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту өчен мөмкинлекләр тудыра. Укытуның сыйфатын күтәрү максатыннан, 2006 нчы елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты гыйльми советы тарафыннан факультетларда, татар телен өйрәнү өчен, аудитор сәгатьләрне арттыру турында (186 сәгатькә кадәр) карар кабул ителде. Бу карар нигезендә 2007 нче елда «Чит телле аудиториядә татар теле» программасы төзелде һәм нәшер ителде. Бу уку кулланмасы әлеге программа буенча төзелде. Ул урта мәктәптә татар телен туган тел буларак өйрәнмәгән студентларга, ягъни дәвам итеп өйрәнүчеләргә, аудитор дәресләр алып бару өчен тәкъдим ителә.

 

Уку әсбабы коммуникатив-таныштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү характерында төзелгән. Ул иҗади активлык, мөстәкыйльлек һәм өйрәнелә торган фәнгә карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, татар телендә аралашу өчен кызыксыну тудыруга юнәлтелгән. Укыту процессында алдынгы психологик, дидактик, лингвистик һәм методик принципларны, чит телне өйрәтүдә иң нәтиҗәле алым һәм методларны, яңа мәгълүмати-аралашу технологияләрен киң куллануны күздә тота. Чит аудиториядә татар телен укытуның төп максаты — программа таләп итеп куйган лексик, фонетик һәм грамматик минимумнар кысаларында татар телен аралашу чарасы буларак, шулай ук уку-укыту һәм аралашу өлкәләрендә гамәли кулланырга өйрәтү.

 

Уку әсбабы 16 теманы берләштергән 3 бүлектән тора: «Кереш өлеш», «Төп курс», «Кабатлау һәм үтелгән материалны гомумиләштерү». Дәресләрдә студентлар татарча сөйләмне дөрес кабул итәргә һәм аңларга, шулай ук татар телендә дөрес уку һәм язу күнекмәләрен булдырырга тиеш. Шуңа күрә һәр дәрес өчен алда күрсәтелгән сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча билгеле бер тәртиптә күнегүләр һәм кабатлау, үтелгән материалны ныгыту һәм мөстәкыйль рәвештә белемнәр алу өчен, биремнәр төзелгән.

 

Шулай ук студентларны татар халкының рухи кыйммәтләре: гореф-гадәтләре һәм традицияләре, мәдәнияте, сәнгате һәм матур әдәбияты белән таныштыру чит аудиториядә татар телен өйрәнүнең мөһим мәсьәләсе булып тора. Шуңа күрә әсбапта, студентларны безнең республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни һәм рухи кыйммәтләре белән таныштыру өчен, шактый материал бирелә. Классик әдипләр, атаклы галимнәр, күренекле рәссамнар, композиторларның тормышы һәм иҗаты турында материаллар, әдәби әсәрләрдән аутентик текстлар, шулай ук татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителә.

 

Кереш өлеш (1-2 нче темалар) мәктәптә үтелгән материалны кабатлау һәм студентларның белем дәрәҗәләрен билгеләүне, аларны тел мохитенә алып керүне, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының телләр турындагы төп норматив-хокукый актлары белән таныштыруны, аларның һөнәри, коммуникатив, лингвистик һәм мәдәни компетенцияләренең үсешен күз алдында тота. Шуңа күрә уку әсбабы беренче дәресләрдән үк аралашуның төрле ситуацияләрендә кулланыла торган телдән һәм язма сөйләмне үстерүне максат итеп куя. 3-15 нче темаларны үз эченә алган төп курсның мөһим бурычларыннан берсе — сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча алган белем, осталык, күнекмәләрне үстерү һәм камилләштерү. Дәресләрдә, бәйләнешле сөйләм телен үстерү күнегүләре белән беррәттән, тел материалы да тәкъдим ителә. Әмма фонетик һәм грамматик материаллар системалы итеп түгел, ә билгеле бер тема буенча лексик материалны үзләштерү барышында гына өйрәнелә. Алар «Укыгыз һәм истә калдырыгыз!» («Прочитайте и запомните!») дигән исем белән бирелә.

 

КЕРЕШ (2 КИСӘК)

 

Уку әсбабында студентлар «Мин һәм безнең гаиләбез» (3 нче тема), «Көндәлек тормышта һәм эшлекле аралашуда татар сөйләме» (4 нче тема), «Торак. Тулай торак тормышы. Ашамлыклар, милли ризыклар. Милли киемнәр» (5 нче тема), «Россиядә һәм Татарстанда белем бирү системасы» (6 нчы тема), «Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты» (7 нче тема), «Меңьеллык Казан» (8 нче тема) темалары белән танышалар.

 

Шулай ук әсбапта татар һәм рус телләрендәге гомуми һәм үзенчәлекле күренешләрне чагыштыруга, татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә тәрҗемә итүгә зур игътибар бирелә. Үткән материалны кабатлау һәм гомумиләштерү максатыннан, шулай ук фонетик, лексик һәм грамматик материалны үзләштерү сыйфатын билгеләү өчен, һәр тема ахырында контроль сораулар һәм биремнәр, ике вариантта да тестлар тәкъдим ителә.

 

Икенче басма турында берничә сүз. «Татар теле: чит телле аудиториядә» уку әсбабының икенче кисәге беренчесенең дәвамы булып тора. Бу өлеш 9-16 нчы темаларны тәшкил итә. 9-15 нче темалар төп өлешкә карый. 2 нче курс студентлары татар теле дәресләрендә «Спорт» (9 нчы тема), «Сәяхәтләр» (10 нчы тема), «Татарстан Республикасы» (11 нче тема), «Россия Федерациясе» (12 нче тема), «Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы» (13 нче тема), «Татарстанның табигате һәм климаты» (14 нче тема), «Бәйрәмнәр» (15 нче тема) темалары биргән мәгълүмат белән таныша алалар.

 

Беренче курста өйрәнгән материаллар һәм яңа белемнәр нигезендә студентлар татарча сөйләмне дөрес кабул итү һәм аңлау, шулай ук татар телендә дөрес уку һәм язу күнекмәләрен булдыралар. Шуңа күрә һәр дәрес өчен алда күрсәтелгән сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча билгеле бер тәртиптә күнегүләр тәкъдим ителгән; кабатлау, үтелгән материалны ныгыту һәм мөстәкыйль рәвештә белемнәр алу өчен, биремнәр төзелгән.

 

Уку әсбабында студентларны татар халкының рухи кыйммәтләре: гореф-гадәтләре һәм традицияләре, мәдәнияте, сәнгате һәм матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру дәвам итә. Классик язучы һәм шагыйрьләр, драматурглар, композиторлар эшчәнлеге турында материаллар, әдәби әсәрләрдән аутентик текстлар тәкъдим ителә.

 

16 нчы тема үткәннәрне кабатлау һәм гомумиләштерүне күздә тота. Татар теле грамматикасының барлык бүлекләрен искә төшерү, телдән һәм язма сөйләмдә куллану максатыннан, ике вариантта тестлар бирелгән. Алар студентларга татар теле дәресләрендә алган белем, осталык һәм күнекмәләрен ныгытырга мөмкинлек бирә. Әсбап ахырында татар теле буенча 2008/09 нчы уку елында үткәрелгән факультетара олимпиада сораулары урын алган. Алар, студентларның татар телен белү дәрәҗәсенә карап (башлап өйрәнүчеләр, дәвам итүчеләр, татар теле туган телләре булучылар), өч вариантта төзелгән.

 


---
Мәгариф
№ --- | 15.09.2009
Мәгариф печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»