|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2016 Мәгариф
Имтихан белән дөнья бетмиНиһаять, БДИ беткәч, чыгарылыш укучыларының күбесе җиңел сулап куйды. Рәхәт бит, имтиханыңны бирә алмыйсың дип куркытып торучы укытучылар да, әти-әниләр дә юк. Тик 11 ел буе укыганның файдасы тиярме-юкмы, белеп булмый. Кайбер фәннәрдән нәтиҗәләр июль башларында гына билгеле булачак. Ә вузларда абитуриентларны кабул итә башладылар инде. Бу ел да кем өчендер шатлыклы, ә кемгәдер кызганыч вакыйгалар белән төгәлләнде. Хәзерге вакытта начаррак укучы балалар, шулай ук аттестатсыз калучылар “икеле”ләрен төзәтү белән мәшгуль. Андыйлар инде, нигә яхшырак укымадым икән, дип үкенә. Ә менә БДИны дөнья тоткасы дипуйлап, юләр гамәл кылучыларны кире кайтарып булмый. Шул исәптән Кубаньдагы Кущевск районында белем алган укучы кызны да. Аны районхастаханәсенә кичке якта дару эчеп агуланган хәлдә китерәләр. Ләкин табиблар гомерен саклап кала алмыйлар. Бу адымга ул БДИның нәтиҗәсе начар булган өчен барган дигән фараз бар. Имтиханда, әгәр җәмгыять белемен начар бирсәм, бу дөньяда яшәмәячәкмен, дип әйткән булган. Хокук органнары әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә.
Татарстан укучылары имтиханнарны ничек бирде? Шушы көннәрдә генә җәмгыять белеменнән сынау нәтиҗәләре билгеле булды. Быел бу фән күпләр өчен авыр булган, ахры. Аны 7 мең 274 укучы сайлаган иде. Шуларның 334е 80-99 балл җыйса, 600дән артыгы бирә алмаган. 100балл туплаучылар бөтенләй юк. Дөрес, башкафәннәргә караганда чик балл да зуррак – 42. География: имтихан тоткан 150 укучының алтысы иң югары балл җыйган. Ә 3 укучыга уңыш елмаймаган.Рус әдәбияты: республикада 846 укучы тапшырган булса, шуларның икесе100 балл туплаган. 19 укучыбирә алмаган.Рус телен 16 мең 165укучы тапшырды. 100 баллны узган ел 57 укучы тупласа, быел бу сан – 87. Сиксән һәм аннан югары балл җыючыларның саны – 5мең 497. Андыйлар мең ярымга күбрәк.
Аттестаталу өчен 24 балл кирәк иде.Аны дүрт укучы җыя алмаган. Ә профильле вузга баручылар өчен чик балл –36. 45 кешенең моңа белеме җитмәгән.Математикадан база өлеше: барлыгы 10 мең675 укучы имтихан тотты. Аны “5ле” билгесенә 5 меңукучы тапшырган. “2ле”алу чылар – 135, бу сан узган ел 30 га кимрәк булган. Математикадан профиль дәрәҗә: имтиханда11 мең 157 кеше катнашкан. 13 укучы – 100, 593е 80 балл җыйган. 80 һәм аннан югарырак баллык нәтиҗәләр – 5497. 883 укучы (7,91 процент) чик баскычны уза алмаган.
Казандагы 11 нче сыйныфта өйдә торып белем алуга күчкән 18 нче мәктәп укучысы Земфира АЙБЕДУЛЛОВА:
– Олимпиадаларга йөреп, күп дәресләр калдырырга туры килде. Шуңа күрә, өйдә торып, үзем белем алырга булдым. Имтиханнарны тапшыргач, БДИның ул кадәр куркыныч булмавын аңладым. Юкка куркыталар икән. Бу сынауны бирә алмыйсың икән, дөнья җимерелә дип хис итәргә ярамый. Ул тормышта очраган бер каршылык кына. Алда бит әле әллә нинди сынаулар көтә. БДИ белемне гадел бәяли, теләгән уку йортына керергә мөмкинлек ача.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|