поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
15.09.2009 Юмор

МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ МӘЗӘКЛӘРЕ

«Сезне күрмәдем»

Артист Илдар Насыйбуллинның туган ягы Балтачтан килеше. Мамадышка җитәрәк юл хәрәкәте кагыйдәсен боза һәм аны шундук инспекторлар туктата. Инспектор, Илдарның документларын әйләндерә-әйләндерә:

– Ну нәрсә, Илдар, знакны күрмәдем дисеңме?

Артист кеше самими, беркатлы бит. Илдар да:

– Знакны күрүен күрдем мин. Сезне күрмәдем, – дип җавап бирә.

 

«Чәйнәгез соң»

 

Режиссер Булат Бәдриев иртән репетиция залына керә – кәефе юк, юктан да кызып китәргә тора. Гөнаһ шомлыгына каршы, залдагы пианино капкачы өстенә чәйнәгән сагыз ябыштырганнар.

– Кем сагызы бу? Җавап бирегез, кем сагызы дип сорыйм?!

Тынлыкны артистка Эльвира Хәйретдинова боза:

– Беркемнеке дә түгел, алып чәйнәгез, Булат Фәезович.

 

Аңлашканнар

Ашаганнан соң газета хәбәрчесе Азат Мәрдәнов профилакторий бүлмәсендә ятып ял итә. Хафиз Хәмәтуллин ишектән башын тыгып:

– О-о! Крис-бандит (корреспондент дигән сүз) культурно ял итә, ди.

– Әйе, ял итәм. Ә син, аферист (артист дигән сүз) спектакльгә әзерлән, ролеңне ятла, – дип җавап кайтара хәбәрче.

 

«Җинаять һәм җәза»

Минзәлә театры коллективы Казанда үзләре яшәгән профилакторийдан чыгып Камал театрына килә. Бүген гастрольләрнең беренче көне – театральләштерелгән концерт булачак. Сәхнәне әзерләргә, рольләрне кабатлап чыгарга кирәк. Үз йомышы белән шәһәрдә йөреп соңга калып килгән Гөлсинә Хисмәтуллинаны директор, җәза рәвешендә, төшке аш вакытында сәхнә сакларга калдыра.

Коллектив ашаган вакытта журналистлар килеп Гөлсинәдән интервью алып китә. Ә икенче көнне аны телевизордан бөтен Татарстан карый.

 

Каты чабынган

Театрның яшь артисты Илдар Әхмәтханов «Урал» автобусы шоферы Володя Ивановны мунча керергә чакырган. Тегенең мунчаны бик тә нык чабынып керүен белгәч, мичкә күбрәк яга. Китәләр болар икәүләшеп, менеп утыра Володя ләүкәгә. Илдар идәндә. Эссе генә салып утыра. Колакларны пешерерлек ләүкәдә Володя «чаж-чож» чабына. Илдар тегеннән сорап кына тора:

– Тагын салыйммы?

– Тондыр бер чүмеч, – ди Володя.

Бераздан мунчада чыдап булмый башлый. Илдар, кызудан идәнгә ятып диярлек бетә. Ләүкәдә Володя һаман әмер биреп утыра:

– Тагын өстә!

– Җитте, Володя, мунчаны яндырасың. Әнә, включатель эреп төште, – ди тәмам «пешеп беткән» Илдар.

 

«Итне коткар»

Элегрәк, Чулман аша күпер булмагач, боз өстеннән генә йөриләр иде. Язгы вакыт, әмма әлегә салкын. Боз өстенә инде су чыккан. Йөк машинасына утырып Илүсә һәм Фәез Бәдриевләр кайтып баралар. Боз шытырдап-шытырдап ала. Моның ише «могҗизалардан» куркучы Фәез абый, толыбын сала да кузовтан төшеп калып, арттан кайта. Шулвакыт тагын «шарт» итеп боз чатный. Болар капчыкка тутырып ит тә алган булалар.

– Илүсә, машина алай-болай су төбенә төшеп, итләр әрәм булмасын. Капчыкны ыргыт миңа, капчыкны, – дип кычкыра Фәез абый кузовтагы хатынына.

 

«Син дә ашадың бит»

Кечкенә чакта Җиһангир Җиһаншин бик тә шук малай була. Бер көнне базга төшкәч әнисенең аерткан каймагын таба. Бармагы белән тәмен бер татып карый, ике каба... Каймак кимегәннән кими. Шулвакыт базга энесе Әхмәдиша килеп төшмәсенме.

– Әһә! – ди ул. – Әнигә әйтәм каймак ашаганыңны.

Җиһангир аптырап калмый, бармагы белән каерып ала да энесенең битенә, ирененә сылый.

– Әһә! Син дә ашадың бит, икебезгә дә эләгә, – ди ул авызын ачып гаҗәпләнеп торган Әхмәдишага.

 

Ничек кигән?

«Тавыкларым нигә күптән йомырка салмый икән», дип, кайгырып йөргән әнисе, бер көнне лапастан чыгып килгән Җиһангирны күреп ала. Малайның кабарып торган кепкасы шикләндерә аны. Үзе янына чакырып китерә. Җиһангир селкенергә куркып һәйкәл кебек катып басып тора. Әнисе ачу белән аның башындагы кепкасын йолкып ала, ә аннан тирә-якка сибелешеп бер дистә йомырка җиргә тәгәрәп төшә. Ун йомырка белән кепка кечкенә генә башка ничек сыйган диген.

 

Йөрәккә бәрә торган сүз

Татарстанның атказанган артисты Хафиз Хамматуллин ашыгып репетициядән чыгып килә. Урамда сөйләшеп торган бер төркем егетләрдән:

– Егетләр, вакыт күпме икән ул? – дип сорый.

– Уникенче ярты, – ди арадан берәү.

– Ну, егетләр, «ярты» дигән йөрәккә бәрә торган сүзне әйтмичә дә буладыр бит. Мәсәлән, унбер сәгать утыз минут дип. Болай да баш авыртып тора, – дигән дә, йөгерә-атлый китеп барган ди Хафиз.

Шөкер, ул заманнар инде артта калды.

 

Тәнәфесне көтмичә...

Театр көнен бәйрәм итеп утырганда берничә ир-егет тәмәке тартырга дип коридорга чыгалар. Алар артыннан атылып театр директоры Роберт Шәймәрданов килеп чыга да:

– Нишлисез инде, егетләр? Бәйрәм әле генә башланды, ә сез тартырга да чыккансыз. Тәнәфес җиткәнне көтәргә кирәк, – ди.

Егетләр бер-бер артлы тәмәкеләрен сүндереп кереп шылалар. Мөштек белән тартучы Мәүҗит Фәттахов кына ашыга-ашыга тагын бер-ике суырыйм дип кала.

– Кая, Мәүҗит абый, бер сигаретыңны бир әле. Тәки, нервничать иттерделәр, – дип, директор артисттан тәмәке сорый.


---
Сәхнә
№ 9 | сентябрь 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»