|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2016 Мәгариф
Мондый кичә кесәне тишә, яки Әти-әниләрдә бәйрәм кайгысы юк?“Чыгарылыш кичәсе турында уйларга вакыт юк, БДИ бирәсе бар”. Моңа кадәр укучыларда, әти-әниләрдә бәйрәм кайгысы булмады. Инде имтиханнар бетте, бу атнада мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар чыгарылыш кичәләрен билгеләп үтәчәк. Әмма Татарстан Дәүләт Советында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет утырышында чыгарылыш кичәләрен уздыру турында бәхәс чыкты. Дөресрәге, сүз Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан оешмасы җитәкчесе Юрий Прохоровның бәйрәмнең әти-әниләр өчен кыйммәткә төшүен искә алуыннан башланды. Кесәсе калын әти-әниләр күпме кирәк кыланса да, бар кешенең дә матди ягы бер төрле түгел. Нәтиҗәдә аз керемле гаиләләр аннан баш тарта. Профсоюзлар берлеге рәисенең фикерен Казандагы 102 нче мәктәп директоры, депутат Ирина Бакова да куәтләде. Директор әйтүенчә, башка мәктәп җитәкчеләре арасында да, бу кичәне үткәрүдән баш тартырга кирәк, диючеләр шактый икән. Бәйрәмдә исерткеч эчемлекләр куллану очраклары да юк түгел. Чараны контрольдә тоту да авыр икән. Укытучыларга да төн буе йокламаска туры килә. “9 нчы сыйныф укучылары өчен бәйрәмнән баш тарттык бит. Берәү дә каршы килмәде. Бәйрәм тантанасына 2-2,5 сәгать вакыт җитә. Калганы инде зурлар өчен банкетка әйләнә, ул төнге сәгать 2-3кә кадәр сузыла”, – ди ул. Качалов исемендәге театр режиссеры, депутат Александр Славутский аны мәктәп җитәкчелегенә оештырырга тәкъдим итә. Әйтик, укучылар белем йортыннан ерак китмичә, җырлап-биеп, күңел ача ала.
Әлеге бәхәстән соң интернетта да бу кичәләрне бетерү турында фикер алышу башланды. Ләкин сораштырылганнар арасында өч кешедән икесе, акча булмаса да, бәйрәмнән баш тартырга әзер түгел. Аны кыйммәт дип санаучылар нибары 5 проценттан гына артыграк икән. Нишлисең, кешедән калышасы килми.
Уку елы тәмамланганда, без әлеге кичәләрнең күпмегә төшүе турында белешкән идек инде. Башкалада яшәүче әти-әниләргә кесәләрен ким дигәндә 20 мең сумга бушатырга туры килә. “Аны уздырмасалар да аптырамаячакмын. Ул гадәттә акча түгүгә кайтып кала. Алдагы елда чыгарылыш укучылары укытучыларга бәйрәм ясаган бит, быел без дә калышмыйк, дигән нәрсә бар. 11 нче сыйныфта болай да акча күп китә. Ел дәвамында математика-физикадан репетиторга йөрү 50-60 мең сумга төште, ә рус теленә йөргәннәрнеке 100 меңгә җиткәндер. Без июль башында ресторанга барырга җыенабыз. Кеше башына 2,5 мең сум җыештык. Әти-әниләр тагын берәр укытучыны беркетәләр... Без 10ар мең сум җыйган идек. Әле яңа өс-баш кирәк. Чыгымнар бик күп, бу хакта искә төшерәсе дә килми”, – ди Казан мәктәбен тәмамлаучы Самат Вәлиев.
Чаллы шәһәре балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендәге педагог-оештыручы Илүсә Әминова белдергәнчә, ун ел буе укыган балаларга “Соңгы кыңгырау” бәйрәме генә аз. БДИлар узгач, әти-әниләр, балалар, укытучыларга бергәләп фикер алышырга җай чыга. “Әмма соңгы елда ул матурлык кичәсенә әйләнеп бара бугай. Кызлар купшы күлмәкләр киеп, бизәнеп-ясанып, бер-берсен уздырырга тырыша. Безнең заманнарда ул тыйнаграк һәм эчтәлеклерәк уза иде”, – ди ул.
Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбе директоры Расыйх Шагаев 43 ел мәктәптә эшләү дәверендә, чыгарылыш кичәләре кирәкми, дигән бер кешене дә очратмаган. “Юк, дип каршы килеп, әти-әниләр, балалар белән дошман буласы килми. Авылда бит акчаны күп җыймыйлар. Исерткеч эчемлекләр куллану, урамда сугышып йөрү дигән нәрсә дә юк. Тантана башта район мәдәният йортында, аннан үзебезнең мәктәптә үтә. Аттестатлар тапшырыла, укучылар турында кино күрсәтелә, – ди директор. – Бәлкем, шуның кадәре дә җитәр дип әйткән идем, әти-әниләр риза булмады. Аларның балаларына гомерлек истәлек бүләк итәсе килә. Кичке сәгать 11дән соң алар укытучы, әти-әниләре белән табигать кочагына чыгып китә. Участок полиция вәкиле чараны контрольдә тота”.
Мәктәп җитәкчелеге ел саен укучыларга истәлек бүләк итәргә тырыша. Узган ел чыгарылыш укучыларына мәктәп белән хушлашу турында җыр яздыртса, фонтан ачса, быел укучылар белән авыл уртасында чияле тау булдырганнар. Анда 100ләп куак утыртканнар. Киләсе елда да бу эшне дәвам иттермәкчеләр.
Балтач районының Норма урта мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Илдар Абдуллин әйтүенчә, балалар бәйрәм көнне таңны табигать кочагында аттырачак. “Икешәр әти-әни сәгатьләп дежур торачак дип сөйләштек. Исерткеч эчемлекләр кулланылмаячак. Ураза ае бит. Бу хакта сүз дә булырга тиеш түгел. Чыгарылыш кичәләре кирәк. Бу көнне балалар кайда укырга барачагы, киләчәккә планнары турында сөйләшә. 12 укучы барысы да аттестат алды, шунысына бик сөенәбез”, – ди ул.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима бүген бакчаларда, мәктәпләрдә тәрбияче, укытучыларга бүләк алу өчен акча җыю тыелуын искәртә. Мәктәп, “Соңгы кыңгырау”ны уздырып, укучыларга аттестатлар өләшә, ә кичәләр уздыруны әти-әниләр үз өстенә ала.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима:
– Депутатларның тәкъдиме республика Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелгән очракта бу мәсьәләне мәктәпләрнең – директорлар һәм министрлыкның җәмәгать советлары караячак. Без чыгарылыш кичәләрен тыя, әти-әниләргә каршы килә алмыйбыз. Мондый вәкаләтебез юк. Директорлар барысы да бергәләшеп риза булса гына инде. Аны уздыру-уздырмауны яки кайда үткәрүне мәктәп җитәкчелеге әти-әниләр комитеты белән бергәләп хәл итә.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|