|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2016 Мәдәният
Рашат Низами: "Остазларыма рәхмәтлемен"Яшь кеше кайсы гына һөнәрне сайламасын, аның һәрчак киңәш бирүчесе, остазы була. Әдәбият, иҗат мәйданында да шулай. Өлкәннәрнең киңәше, хәер-фатихасы яшь талантның киләчәк сукмагын билгеләгәндә, шиксез, мөһим роль уйный. Әдәбият сукмагына төрле кеше төрлечә килә. Әйтик, кайберләре инде мәктәп елларында ук шигырь яисә хикәяләр белән “җенләнә” башлый. 30-40 яшьләрдә генә, ягъни зур тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң (Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еникиларны искә төшерик), иҗатка кереп киткән әдипләр дә бар. Бу талант чишмәсенең кайчан, ничек, ни сәбәптән ачылып китүенә бәйле, күрәсең. Ни өчен мәктәп баласы яисә яшүсмер малай (кыз), инде ахыргы чиктә студент яшьләр шигырь язарга тотына, моның нигезләре нәрсәдә? Җавап бер генә: төп этәргеч – хыял, романтика, аннары инде мәхәббәт, әлбәттә. Тирә-юньгә, табигатькә, бар дөньяга үзеңнең мөнәсәбәтеңне, соклануыңны белдерү. Буш сүзләргә урын юк, әйтер сүзләрең саллы, образлы, акыллы, фәлсәфи һәм сәнгати югарылыкта булырга тиеш. Иҗат эше асылда, дөньяны һәм үз-үзеңне танып-белүнең хикмәтле бер төре дисәк, ялгышмабыздыр.
Остазлар дисәм, әллә нихәтле күренекле шәхесләр күз алдыма килеп баса.
Мәктәп елларында иң якын дусларым ул чактагы “Яшь ленинчы” газетасы һәм “Ялкын” журналы иде. Шушы ике редакциягә рәсемнәр дә, шигырь-хикәяләр дә гел җибәргәләп тордым. (“Татарстан яшьләре”ндә исә җыйнак кына бер юморескам басылып чыкты!). Миңа редакцияләрдән җавап хатлары килә: кулдан язылган ише түгел, машинкада басылган... Без ул чакта андыйны күргәнмени – горурлык һәм куанычтан баш түшәмгә тия... Редакциядә эшләүче абыйларга мең рәхмәт! Форсаттан файдаланып, исемнәрен атап китәсем килә: хат азагында, гадәттә, Габделхәй Сабитов, Тәүфикъ Камалиев, Саимә Ибраһимова үзләренең имзасын салган була.
Аларның киңәше белән Казан дәүләт университетына укырга кердем. Менә шул елларда, аннары укуны тәмамлагач та зур әдипләр белән очрашу мөмкинлекләре ачылды миңа...
Шагыйрь Илдар абый Юзеев белән аеруча дуслашып киттек. Ул мине үзенең улы сыман кабул итте. Бервакыт мин аны туган авылым Олы Мишәгә (Саба районы) кунакка алып кайттым. Авылда – кыш. Йорт-койма тирәсендәге зәңгәрсу көртләргә сокланып, урам гизәбез. Байтак йортларның морҗасы “челем” тарта. (Безнең өйдә дә әнкәй бәлеш пешерә калды). Ферма юлында чана табаннары сайрый. Күргән-күрешкәннәр белән сөйләшеп, хәл-әхвәл дә белешәбез.
Кичен клубта әдәби кичә үткәрдек. Авылыбызны, аның кешеләрен бик ошатты Илдар абый. Киткәндә әйтә бу миңа:
– Рашат, энем, бу авылдан бер шагыйрь чыгарга тиеш булган, күрәсең. Андый иҗади миссия синең җилкәгә төшкән...
Бу сүзләр минем күңелгә сары май булып ятты, рәхмәт төшкере!
Әмирхан ага Еники. Аны мин Бауман урамындагы атаклы Матбугат йорты бинасының китап кибетендә очраттым. Ничектер кыюлык табып, ике хикәямне укып каравын үтендем. “Тере” язучының үз авызыннан бәя, киңәш сүзләре ишетәсе килә бит. Шунда: “Вакытым юк бит, энекәш”, – дип әйтсә дә, берни эшли алмас идең. Гаҗәп, каршы килмәде ул, ризалашты. Соңыннан миңа төпле киңәш-фикерләрен җиткерде.
Алдан сөйләшеп, әңгәмә үткәрү өчен көннәрнең берендә мин аның фатирына аяк бастым. Әңгәмәбез “Идел” альманахы (булачак “ИДЕЛ” журналының чишмә башы!) битләрендә басылып та чыкты. Каләм остасының: “Язучы булыр өчен күп укырга, күп эшләргә кирәк”, – дигән гади, әмма бик тә мәгънәле сүзләре истә калган.
Курск дугасының утлы көннәрен кичкән фронтовик шагыйрь Сибгат ага Хәким белән дә Матбугат йортында якыннан таныштык. Минем Курск дугасы бәрелешендә катнашкан, Белоруссия җирләрен азат итү сугышында һәлак булган, беренче татар балеты “Шүрәле”не язган композитор Фәрит Яруллин турында ЖЗЛ сериясеннән роман-хроника язу өчен материаллар туплап йөргән чагым иде.
... Курск дугасының иге-чиге күренмәгән, дистәләрчә чакрымнарга сузылган траншеяларның бер очында – Сибгат Хәким, икенче очында – Фәрит Яруллин. Мин аларның солдат язмышын, татарның ике улын әнә шулайрак күз алдына китердем һәм китапта ул шулай язылды да.
Сибгат агадан истәлек-хатирәләр, сугыш хәлләрен сөйләтү өчен аның өендә очрашуның көнен-сәгатен тәгаенләдек. “Фәритнең кабере 40 елдан соң (!) әле күптән түгел табылды. Бу сиңа язар өчен этәргеч булырга тиеш”, – дигән җөмләсе белән ул миңа чын мәгънәсендә канатлар куйды.
Университетта биш ел буе безгә, ягъни йөзәрләгән студентларга белем биргән, гыйлем фәненә өйрәткән Мөхәммәт Мәһдиевнең кысан фатирында да озаклап әңгәмә корган чак булды. Иң азактан: “Мөхәммәт абый, әдәбиятка килүче яшьләргә нинди теләкләрегез бар?” – дип сорадым мин аңардан.
– Нәрсә әйтим, – диде ул, көрсенебрәк. – Бик аз эшлиләр бит яшьләр. Күбесе вакытын бушка уздыра, фразер хәлендә йөри. Тукай үзенең җайсыз, уңайсыз тормышында җиде ел иҗат итеп, безгә биш томлык әсәрләр калдырган. Г.Ибраһимовның да иҗаты ун томда гына бетмәс, Г. Исхакый төрмәдә дә иҗат эшен ташламаган. Үрнәкләр җитәрлек – яшьләргә җиң сызганып эшләргә генә кирәк. Хәзер язган әсәрең өчен өлкә комитетына чакыртып, “келәм”гә бастырып торулар бетте, югыйсә...
Аяз абый Гыйләҗевнең дә уфтанып әйткән сүзләре хәтердә:
– Безнең талантлы гына байтак язучыларыбыз аракы корбаны булды. Сезнең буын, зинһар, “шайтан суы”ннан ерак торсын иде!..
Гариф Ахунов, Нури Арслан, Марс Шабаев һ.б. турында да хөрмәтләп, озаклап сөйләп булыр иде. Мин аларның барысын да әдәби остазларым дип саныйм. Язмышыма һәм гыйлемле, киң күңелле өлкән каләмдәшләремә мең рәхмәтлемен.
P.S. “Казан утлары” журналында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән Ренат Харис та авторларның һәм редакция хезмәткәрләренең күбесенә остаз һәм төпле киңәшче булды.
Рәсемдә: Ренат Харис (уңнан икенче) һәм Рашат Низами (сулдан икенче) Уфа дәүләт университеты студентлары белән очрашудан соң. 1986 ел.
Рашат НИЗАМИ |
Иң күп укылган
|