|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2009 Мәдәният
"БИЧАРАКАЙ"15нче сентябрьдә "Татарстан - Яңа Гасыр" каналында - зур премьера. Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән әлеге фильмда сукыр малайның ачы язмышы тасвирлана. Фильм 3 сериядән тора. Баш рольләрдә - Айгөл Бариева, Ирек Хафизов һәм Байбулат Батулла. Шунысы кызык, Айгөл Бариева әлеге фильмда явыз үги ана ролен башкара. "Роль искиткеч! Явыз күңелле кеше образын тудыру бигрәкләр авыр икән. Ирек Хафизов мине хәтта "кыйнады"! Ә гомумән алганда, "Бичаракай" тамашачылар күңеленә хуш килер дип өметләнәм. Г.Камал театрында булган премьерада халык елый-елый карап утырды", дип сөйләде Айгөл. "Бичаракай" "ТЯГ" каналында 15, 16, 17 сентябрь көннәрендә 22 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Кабатлау - иртәнге сәгать 9да.
P.S. Бары тик "Matbugat.ru" сайтында гына өр-яңа татар фильмыннан берничә кадр:
--- |
Иң күп укылган
|