поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.06.2016 Бәйрәм

Уразавылда милли бәйрәм гөрләде (ФОТО)

Традиция буларак, быел да 4 июньдә Уразавыл сабан туе гөрләп узды. Гадәттәгечә, олы кунакларны милли бәйрәмебез түренә К.Октябрь районы башлыклары Рафаэль Ильясов белән Халит Сөләйманов хөрмәтләп озатып бардылар. Ә моңа кадәр аларны район үзешчәннәре, Пашат укучылары һәм Спас районының “Алтын хәзинә” фольклор төркеме җыр-моң, ипи-тоз һәм чәк-чәк белән бәйрәм мәйданы алдында каршы алдылар, рәхим итеп түрдән уздырдылар.

Шуннан соң хөрмәтле кунаклар милли табын янында тукталыш ясадылар, самавырдан чәй эчтеләр, тәмле-тәмле ризыклардан авыз иттеләр һәм түргә үттеләр. Алар арасында өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов, күптән түгел “Бердәм Россия” партиясе оештырган праймеризда җиңеп чыккан Владимир Панов һәм Вячеслав Аксинин, өлкә Законнар чыгару җыенының аграр комитет рәисе Николай Шкилев һәм өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы вәкиле Ольга Шумакова, Дзержинск шәһәр администрациясенең юллар хуҗалыгы департаменты директоры Хөсәин Сәбитов һәм Сергач районы башлыгы Николай Субботин, иҗтимагый оешмалар рәисләре Гаяр Хәсәнов һәм Надир Хафизов, Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат Фаттахов һәм Т.Новгород өлкәсенең атказанган ветераны Нәим ага Абдуллин бар иде.

Котладылар һәм бүләкләделәр
Уразавыл сабан туеның тантаналы өлеше, үзгә еллардан аермалы буларак, музыкаль чыгышлар белән баетылган иде. Бу яңалык К.Октябрь район мәдәният комитетының алыштыргысыз рәисе Максут әфәнде Яруллинның новаторлыкка караган иҗади хезмәте нәтиҗәсе бугай. Максут Мансуровичның бу өлкәдә тагын бер уңышлы адымын билгеләп үтәсебез килә: сабантуйның тантаналы өлешен алып баручы Гөлнара Ганеева үз вазифасына керешкәнче, милли районның үткәне һәм бүгенгесе турында бик шәп аудиоязма сөйләде.
 
Сабантуй – хезмәт бәйрәме байрагын Уразавыл һәм Чернуха хуҗалыклары рәисләре Наил Абдурахманов белән Алексей Быков күтәргәннән соң, беренче булып сәхнәгә К.Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы һәм Земство җыены рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рафаэль Ильясов күтәрелде һәм барча халыкны бәйрәм белән котлады, сабантуйның әһәмияте һәм мәгънәсе турында сөйләде, аның халыкара бәйрәмгә әверелүен әйтте һәм изге теләкләрен ирештерде.
 
Аның арты зур сәхнәдән җылы котлау-теләкләрен “Россия пенсионерлары союзы”ның башкарма комитеты рәисе урынбасары, безнең өлкәдән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булып баручы Владимир Панов юллады һәм көрәштә 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңүчене ноутбук белән бүләкләве игълан ителде. Аннары сәхнәгә милли нур өстәп Спас районыннан килгән “Алтын хәзинә” төркеме чыкты, ә аларга баянда Суыксу егете Рушан Хәйретдинов уйнады.
 
Тантананың иң күңелле мизгелен – бүләкләүне Николай Шкилев башлап җибәрде. Әлбәттә, ул да кызылоктябрьлеләрне һәм сабантуй кунакларын тәбрикләде, ә сүз азагында өлкә Законнар чыгару җыенының Рәхмәт хатлары белән Пашат авылы башлыгы Наил Атауллинны, район газетасы редакторы Рауф Ваһаповны, аның урынбасары Владимир Шереховны, Пашат СПКсы рәисе Рәис Мостафинны, районның спорт, мәдәният һәм яшьләр эше буенча комитет секторы мөдире Марат Ибраһимовны һәм КФХ башлыгы Нәсимә Садретдинованы бүләкләде. Ә Вячеслав Аксинин сүз тотканнан соң һәм көрәштә абсолют батырга аның суыткыч бирәчәген белдергәч, Сәрия Ефремова әйбәт кенә җырлап алды.
 
Өлкә авыл хуҗалыгы министры да туган ягына күп күчтәнәчләр алып кайткан иде. Ул губернатор Валерий Шанцев һәм шәхсән үз исеменнән котлап, Чүмбәли авылы башлыгы Рамил Хәсәновка өлкә хөкүмәтенең, ә район газетасына өлкә мәгълүмати технологияләр, элемтә һәм масса-күләм информация чаралары министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Үзе җитәкләгән министрлык грамоталары белән КФХ җитәкчеләре Әнәс Алимовны, Евгений Быковны, Николай Головановны, Владимир Клюкинны, Рауф Хамзинны һәм “НижАгро” белән “Красная заря” чикләнгән җаваплылык җәмгыяте генераль директорлары Рамил Мусин белән Марат Саберовны бүләкләде.
 
Ләйсән Абдуллина “Сандугач” җырын башкарганнан һәм Ольга Шумакова чыгыш ясаганнан соң, сәхнәгә район башлыклары күтәрелде. Халит Мөхәммәтович җылы гына котлады, уку-укыту һәм тәрбия процессын уңышлы оештыруда һәм камилләштерүдә нәтиҗәле хезмәте өчен Яндавишча мәктәбе директоры Нәфисә Мусинага “Почетный работник общего образования РФ” дигән мактаулы күкрәк билгесе тапшырды. Ә Кече Рбишча мәктәбе укытучысы Фәрзәнә Мөхетдинова Россия мәгариф һәм фән министрлыгының Хөрмәт грамотасына ия булды.
Югары профессиональлек һәм намуслы хезмәт иткәннәре өчен район башлыклары тагын дистәләп кешене Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, хәйрия гамәлләре кылучыларны билгеләделәр. Шулар арасыннан Камил Хафизовны һәм Наил Башаровны ассызыклап үтәсебез килә. “Бердәм Россия” партиясенең Рәхмәт хатлары белән Зур Рбишча мәктәбе директоры Рәшит Билялов, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Ирина Бардина, район администрациясенең финанс идарәсе начальнигы Наталья Гуйганова һәм Семочки авылы башлыгы Равил Бәдретдинов бүләкләнделәр.
 
Аннары семочкилы Руфат Абитов: “Кошларда да кеше язмышлары – чит җирләргә китеп барышлары...” – дип җырлады. Ә профессиональ җырчы Максут Юлдашев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын да күп санлы тамашачыларга җиткерде. Шулай ук сабантуйның олы сәхнәсеннән үзләренең кайнар котлауларын, изге теләкләрен Кнәген югары уку йорты дирекциясе, Пильна техникумы директоры, Нижгар татар автономиясенең Уразавыл бүлеге җитәкчесе Илдус Абдуллин, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр ага Хәсәнов һәм өлкәнең атказанган ветераны Нәим абый Абдуллин ирештерделәр. “Нур аль-Ильм” дини уку йорты мөгаллиме Дамир хәзрәт Каюмов та эчтәлекле чыгыш ясады. Шуннан соң алып баручы түбәндәге шигъри юлларны яңгыратты һәм сабантуй тулы куәтенә гөрли башлады.
 
Сабантуйларның саны юк!
Юк сабантуйның яше.
Сабантуй һәрбер татарның
Йөрәк түрендә яши!
 
Җырладылар һәм уйнадылар
Сабантуйның мәдәни өлеше Пашат мәктәбе укучыларының “Шатыр-ботыр” төркеме чыгышы белән башланды. Аннары Спас районының Бозлау-Тукай ханымнарыннан торган “Алтын хәзинә” исемле фольклор коллективы чыгыш ясады. Казаннан да татар эстрадасы күгендә яңа гына балкый башлаган яшь һәм талантлы артистлар килгән иде. Сәхнә түрендә “Татар моңы” конкурсы лауреаты Максут Юлдашев белән композитор һәм башкаручы Камилла Әхмәтова үзләре янында алып килгән оста баянчы Ринат Ниязов аккомпанементы астында дуэт белән дә, аерым-аерым да бик матур җырлар башкардылар. Камилла сәхнәдән төшеп бала-чаганы да биетте. Шушы яшь һәм матур артистларның концерты тәмамлануга, сәхнәгә район мәдәният йорты һәвәскәрләре менде. ерак юлны якынайтып килгән Шыгырдан үзешчәннәре дә сабантуй болынын моңга күмделәр. 
 
Шул ук вакытта бәйрәм мәйданының бер почмагында район мәдәният йорты хезмәткәрләре милли уеннар да оештырган иде. Биредә кызлар көянтәләргә су тутырган чиләкләр элеп узышты, балалар күзләре бәйләнгән килеш чүлмәк ватты (фотода), канат тартышты һәм капчыклар белән сугышты. Көчләрен сынап карарга теләгән егетләргә гер күтәрү һәм кул көрәштерү (армреслинг) мөмкинлеге дә булды. 
 
Дүрт команда волейбол уйнады. Уразавылның спорт ветераннары һәм Полевая урамы яшьләре КПРФ белән Чүмбәли командаларын артта калдырып, финалга чыктылар. Нәтиҗәдә, ветераннар җиңүгә иреште. 
 
Футболда унөч команда булганга, уеннар кызу һәм озак барды. Нәтиҗәдә, Уразавыл командасы биредә дә җиңде, салганлылар икенче, Рбишча футболчылары өченче урыннарны яуладылар. Район спорт комитеты җиңүчеләрне кубок, ә барча призлы урыннар алган командаларны грамоталар белән бүләкләде, Нижгар татарлары автономиясе исеменнән дә бүләкләр тапшырылды. Шушы оешма милли уеннарда катнашучыларны да район мәдәният йорты белән беррәттән бүләкләде. 
 
Төрле аттракционнарның санын әйтеп бетерерлек түгел иде. Шуның өстенә балалар дөягә, атка һәм понига атланып, сабантуй болыны буйлап сәфәр дә кыла алдылар. Шунысын да әйтеп үтик, милли автономия Бозлау администрациясенең фольклор коллективын, Сергач һәм Т.Новгород телевидениеләрен Уразавыл сабан туена махсус чакыртып китергән. Аларның чатырында кунаклар, кайбер җитәкчеләр, оештыручылар һәм бәйрәмдә хезмәт итүчеләр, артистлар тамак туйдырдылар. Бүләкләрдән тыш, автономия акчалата гына да төрле уеннарда һәм ярышларда җиңүчеләргә гомуми 30 мең сум тапшырган. 
 
Атлар чабышы һәм көрәш язмышы
Гомерлек бәйрәмебезнең төп ярышларыннан һәм иң күркәм йолаларыннан саналган, сабантуйларыбызның нигезен тәшкил иткән ат чабышлары һәм татар көрәше авылларыбыз сыман юкка чыгуга дучар була бугай. Ат чабышларына килгәндә, анысы әле Уразавыл сабан туенда гына уздырыла. Ярый әле шундый ат сөюче кешеләр бар, мәсәлән, Суыксудан Харис Айсин һәм Ринат Сабиров, Уразавылдан Рауф Алимов. Әле менә берничә ел рәттән Пильнадан Владимир Демидов катнашып һәм уңышларга ирешеп килә. Ул бер генә дә бүләксез калганы юк, ә быел 4 яшьлек “Ликвидатор” исемле аты белән хәтта беренче урынны алды (фотода). Күп мәртәбә Уразавыл сабан туенда ат чабышларында чемпион исемен яулаган Рауф әфәнде Алимовка бу юлы финишка икенче булып кына килергә насыйп булды, ә өченче урынны Актуктан Җамал Ишанов алды. Аның арты финиш сызыгын Сафаҗайдан Алексей Грушов һәм Суыксудан Харис Айсин белән Айрат Сабиров үз атларында кичтеләр. Алар барысы да К.Октябрь районының авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Нижгар татарлары автономиясе тарафыннан бүләкләнделәр.
 
Ат чабышларында стартка алтау чыксалар, абсолют авырлыкта көрәшергә барлыгы сигез кеше теләк белдерде, чөнки өчне егып финалга чыгулар күптән инде онытылып бара һәм, иң кызганычы, шул күренешләрнең әйләнеп кайтуына бер сыңар ышаныч та юк. Атлы тарантасларга утырып уздырышкан вакытларны куе томан сырып алган сыман, ул күз карашыннан түгел, хәтта хәтердән югала бара инде.
 
Атлар чабышының юкка чыгуына әле ничектер ияләшеп барабыз кебек, ә менә сабан туебызны көрәшсез күз алдына китерүе бөтенләй мөмкин түгел. Алла сакласын, авылларыбызга карата югарыдан караш һәм мөнәсәбәт уңай якка үзгәрмәсә, милли бәйрәмебез кәеф-сафа кору чарасына гына әйләнеп калмагае...
 
Бүгенге чынбарлыкка кайтканда, милли көрәштә Уразавыл сабан туе-2016 чемпионы булып, ялгышмасак, өченче тапкыр Сафаҗайдан Марат Усманов калды. Икенчедә Кызыл Ярдан Илдар Биләлетдинов, ә өченче белән дүртенчене Ринат Сәбитов (Сафаҗай) һәм Айрат Аксянов (К.Рбишча) бүлештеләр.
 
Урта үлчәмдә (82 кг.) беренче урынны Камил Хәйретдинов (З.Рбишча), икенчене Айрат Усманов (Сафаҗай) һәм өченчене Дамир Юсипов (Ишавыл) алдылар. 72 килограммга кадәр авырлыкта бүләкле урыннар түбәндәгечә бүленде: Айрат Усманов, Илгиз Мусин (Мәдәнә) һәм Илдар Аюпов (Сафаҗай).
 
Әйтергә кирәк, һәр үлчәмдә дә призлы урыннар алучыларга көрәшче-ветеран Рәис Мөҗипов (Чүмбәли) Россия мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннан бүләкләр тапшырды. Көрәш ветераннарын, элекке Уразавыл сабан туе чемпионнарын, гадәттәгечә, район башлыклары бүләкләде. Ә алар, үз чиратларында, сабантуйны уздыруга булышканы өчен Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең баш имамы Равил хәзрәт Гайнет¬динга олы рәхмәтләрен юлладылар.
 
 
 
 
 
 
 

Олег ӘНДӘРҖӘНОВ, Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 21.06.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»