|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2016 Экология
Бу атнада эссе һава, яшенле яңгырлар көтелә20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәүләр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җил яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге. Төнлә минималь һава температурасы 14-19 градус җылы, көндез 26-31 градуска кадәр эссе булачак.
Алдагы көннәргә - 21-22 июньдә дә синоптиклар шундый ук һава торышы фаразлый. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Яңгыр, яшен вакытында, җил көчәйгәндә кешеләргә урамда аеруча сак булырга өндиләр.
--- |
Иң күп укылган
|