поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
18.06.2016 Мәдәният

Казанда халыкара "Нәүрүз" форумы тәмамланды

17 июньдә Казанда “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы тәмамланды. Форум нәтиҗәләре буенча үткән түгәрәк өстәлдә педагоглар һәм катнашучылар фикер алышты, булачак форумнарга кагылышлы тәкъдимнәре белән бүлеште.

13 июньдә башланып киткән IV “Нәүрүз” форумы кысаларында – Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән 15 әйдәп баручы белгеч 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс үткәрде. Форумда 200дән артык кеше катнашты. Форумның белем бирү программасы 6 лабораториягә бүленгән иде: “Театраль педагогика, актерлык һәм режиссерлык осталыгы”, “Режиссура теориясе, заман театры эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр”, «Театраль менеджмент, пиар, маркетинг”, “Курчак театры сәнгате һәм балалар театры”, “Театраль тәнкыйть” һәм “Төрки халыкларының традицион театраль-музыкаль формалары”. Шулай ук форум кысаларында Г.Камал театрының Кече залында Театр сәнгате студиясе” театрының сәнгать җитәкчесе, РАТИ-ГИТИС режиссура һәм драма кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Васильевич Женовач белән иҗади очрашу үтте. Очрашудан соң ГИТИСның 3 курс студентлары М.А.Булгаков повесты буенча Сергей Женовачның режиссура остаханәсендә Айдар Җаббаров сәхнәләштергән “Эт йөрәге” спектаклен тәкъдим итте.

 
Катнашучыларга һәм форум кунакларына Венгриянең Милли театры (Будапешт) режиссер Атилла Виднянский сәхнәләштергән “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектаклен күрсәтте. Шулай ук программада Камал театрының соңгы еллардагы иң яхшы премьералары тәкъдим ителде: «Дон Жуан» Ж.-Б.Мольер, “Минем исемем Кызыл” О.Памук, “Хуҗа Насретдин” Н.Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус. Чираттагы V “Нәүрүз” театраль-белем бирү форумы Казанда 2018 елда үтәчәк.
 
Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы – Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге – Россия Театр эшлеклеләре ярдәме белән, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. 

---
Камал театры
№ --- | 18.06.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»