поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.06.2016 Дин

Аллаһы кушканны үтибез

Изге Рамазан аеның уртасы да җитте инде, бу айда мөселманнар уразалар тотып тәравих намазларына басалар, ифтар мәҗлесләре оештыралар. Кече Рбишчада өйләрдә үткәрелә торган ифтар мәҗлесләре белән беррәттән инде менә икенче ел авылның активист егетләреннән торган “Адҗа авыл” төркеме мәчет каршында чатыр корып ураза тотучыларны авыз ачтыра.

Авыл имамы һәм мәхәллә халкы егетләрнең бу изге гамәлләре белән бигрәк канәгать. Шушы чатырда мәҗлес табыны әзерләү өчен барча шарт- лар тудырылган, өйләрендә мәҗлес оештыра алмаганнар да биредә аш-су әзерләп авыз ачтыра алалар, шулай ук юлчы-мосафирларга да тамак ялгарга мөмкинлекләр бар. Якын көннәрдә генә мәхәллә рәисе итеп сайланган Абдулхай Юсипов тарафыннан гамәлгә куелган һәм икенче ел рәттән инде авылда үткәрелгән һәр ифтар мәҗлесендә Салгандагы реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче ятимнәргә аерым садака җыю оештырылган. Район социаль яклау идарәсе шушы гамәле өчен аны ике тапкыр мактау грамотасы белән бүләкләде.
 
 - Безнең мәчеттә, моннан тыш, үзебезнең хәйрия фондыбыз да бар. Шушы фондка янгыннан зыян күреп читтән килүчеләргә һәм мохтаҗларга ел буенча шактый ук акча җыела, - ди Абдулхай әфәнде. Соңгы чакларда мәчеттәге тәравих намазларына йөрүче ир-атлар саны бүген 120гә, ә янәшәдәге тарихи мәчеткә җыелып намаз укучы хатын-кызларныкы 50гә җитә. Шулай ук һәр урамдагы йортларга да күпләп йөриләр абыстайлар. Мәчеткә өлкәннәр белән беррәттән тәравихка йөрүче яшьләр һәм бала-чагалар да бар. Әлбәттә, бу күренеш авыл имамы Әмир хәзрәт Юсиповны да куандыра. 
 
- Күбрәк очракларда өлкән буын дин юлында яшьләргә үрнәк күрсәтсә, бездә киресенчә, олылар яшьләрдән үрнәк алалар. Шулай булгач, һичшиксез, авылыбызда дин алга барачак һәм Аллаһы йортының ишекләре ябылмаячак, - ди Әмир хәзрәт. Үткән елларда тәравих на- мазларында салаватлар әйтеп хәтем укыр өчен Мәскәүдә белем алучылар махсус кайта торган булсалар, хәзер инде бу хезмәтне үтәүчеләр үзебездә үк бар. Шулар арасыннан авылда яшәүче Шәмил Камалетдиновны билгеләп үтәсе килә. Шәмил авылдан читкә китмичә яшәсә дә, Коръәннең төрле сүрәләрен үзләштергән, даими рәвештә дини белемен дә баетып тора. Мәчет картлары өчен үзебезнең авылда ук шундый дәвамчылар булу үзе бер зур сөенеч. 
 
Автор фотосы.
 

Ришат РАМАЗАНОВ, Кече Рбишча
Туган як
№ --- | 17.06.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»