поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
17.06.2016 Хатлар

Апаны тыңлаган булсам...

Яшьлек юләрлеге белән ашыгып кияүгә чыктым. Колакка кеше сүзе керми, күзгә ак-кара күренми торган вакыт. Очрашып йөргән егетем әти-әнисе белән кулымны сорарга киләсен әйтеп шалтыратты. Күңелдә әллә ни шатлану хисе дә юк. Кияүгә чыгарга кирәк бит инде дигән уй белән булачак каенатам һәм каенанамны көтә башладым.

Алар озак көттермәде. Никах көнен дә, туй вакытын да бил­геләп китеп бардылар. Барысы да тәртип буенча узды. Тик алар киткәч, әтиемнең иң олы апасы: “Син аны яратасыңмы соң?” – дип сорап куйды. Мин аңа җавап бирә алмадым. Тик кире уйлаудан мәгънә юк, бер чыккач яшәрмен әле дип язмышыма риза булдым.
 
Фәнис ирем булгач та әнисе яныннан китмәде. Кичләрен алар гел бергә. Минем турыда уйлап та карамый. Моңа да сабыр иттем. Кияүгә чыккач, гел кочаклашып-үбешеп кенә торып булмый бит инде, дип уйладым. Озакламый бәби көткәнемне белдем. Иремнең моңа исе дә китмәде. Монысын да гадәти хәл дип кабул иттем, шуңа артык борчылмадым да. Сабыемны үземә бер дус, иптәш булыр дип күтәрдем. Ә берсендә ирем, эчеп кайтып, мине кыйнап ташлады. Ул вакытта бәби табарга ике генә атна вакыт калган иде. Бар уем – эчемдәге сабыем гына исән булсын иде, дидем. Шөкер, улым сау-сәламәт туды. Фәниснең кырын сүзләренә дә игътибар итмәдем, кияүдән кайтудан бөтенләй курыктым.
 
Түздем мин. Ул кайтмаган төннәрне елап чыга идем. Кайтса, берни дәшмим. Шулай итеп тормыш дәвам итте. Ипотекага фатир алырга чиратка бастым. Баламны бакчага урнаштырып, эшкә чыктым. Көтмәгәндә фатирлы да булып куйдык. Арада шашып ярату сөюләр булмаса да, тормыш дәвам итте. Өч елдан бер кыз бала да алып кайттым. Дөньябыз түгәрәк­ләнде дә кебек. Иремнең шул ягы бар иде: безнең яктан берәр туганым килсә, бер алдыма, бер артыма төшә. Алар янында бездән дә бәхетле кеше юк. Миңа шулкадәр хөрмәт күрсәтә бу! Тик алар китүгә, мин янә бер хезмәтчегә әйләнеп калам. Ә авылга кайтса, бөтенләй икенче кешегә әйләнеп килә.
 
Бервакыт ике балага да салкын тиде. Алар авыргач, авылга ирем үзе генә кайтып китте. Тик килгәндә үзгәргән иде. “Синең безгә кайтып эш эшләгәнең бармы соң? Шапшак хатын. Өеңне җыештырырга өйрән башта”, – ди бу. Шапшак диюе бөтенләй аяктан екты. Көн-төн өй җыешты­рам, ­ашарга әзерләп куям. Көн­аралаш камырын да пешерәм. Тик 10 ел яшәгән ирем әнә бит нәрсә дип тора. Түзмәдем, шул көнне гомеремдә беренче тапкыр иремә каршы дәштем.
 
Күңелемдә йөрткән бар сү­земне әйтү аңа ошамады. Өстемә дөньядагы барлык әшәке сүзләр яуды. Әле ул гынамы, “талак дияргә дә онытмады. Каян белгән диген?! Ике тапкыр әйткәч, туктап калыр дигән идем, өченчесен дә кабатлады. Менә шул көнне иремә карата бераз гына булган хис­ләрем бөтенләе белән юкка чыкты. Шушы хәлләрдән соң да бергә яшибез. Өч ел узып китте инде. Минем барыр җирем юк, ә ирем йортка кертүче хатын табуга, чыгып китәм, ди. Чәчәк кебек гомерем әрәм узып бара. Хәзер әтинең мәрхүм апасының теге вакытта сораган сүзе гел исемә төшә. Кияүгә чыкмый да калырга була иде бит. Гомерлек хата ясадым мин.
 

Айгул САТТАРОВА, Казан
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»