|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2016 Мәдәният
Данил Салихов: "Мин эшләгәндә акча тиененә кадәр идарә аша каралачак"Кичә ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга Данил Салихов берлек рәисе итеп сайланды. Ул сайлауда катнашкан 231 делегатның 132 сенең тавышын үз файдасына җыя алды. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сайлауларның чиста узуы өчен шат булуын белдерде һәм Данил Салиховка алдагы эшендә уңышлар теләде. "Берлек рәисе дә, идарә әгъзалары да, язучылар да бердәм рәвештә, җәмгыятебез иминлеген кайгыртып эшләсен", - дигән теләктә калды министр.
Данил Салихов корылтайда катнашучылар алдында чыгыш ясады: "Делегатларның яртысы минем өчен тавыш биргән икән, мин инде тешем-тырнагым белән сезгә хезмәт итәргә тиешмен. Сезгә рәхмәт! Ышанычыгызны аклармын", - диде. Ул президиумга, корылтайны алып барган Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев һәм Зиннур Мансуровка, ерак араларны якын итеп килгән язучыларга рәхмәтен җиткерде.
"Без киләчәктә матур гына эшләрбез. Мин эшләгәндә һәр акча тиененә кадәр идарә аша каралып, Язучылар берлеге аппаратына үтә күренмәлелек керәчәк - моны ышандырып әйтә алам. Аллага шөкер, гомер буе тамагымны язучы буларак эшләп туендырдым. Татарстан, Башкортстан сәхнәләрендә 32 әсәр куйдырып, балаларымны да, гаиләмне дә туендырырлык акча эшләдем. Мин беркайчан кеше хакына кермәдем. Миңа һәрвакыт сезнең белән колач җәеп, елмаеп эшләргә насыйп булсын!" - диде Данил Салихов. Ул, коллегалар белән кулга-кул тотынып эшләргә язсын иде, дип теләде.
Аннан соң яңа рәис идарә составына тәкъдим ителгән затлар исемлеген игълан итте.
Фото: Елена Сунгатова, art16.ru
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|