поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
14.06.2016 Язмыш

Тормышны бозган түтекәйләр

Сигез балалы гаиләдә туып үскән уртанчы кыз Рузания (исемнәр үзгәртелде) ут борчасыдай тере, чая-җитез, берсеннән-берсе чибәр апа-сеңелләренә һич кенә дә охшамаган: төскә-биткә дә әлләкем түгел, холкы юаш, хәрәкәтләре салмак, буе кыска, гәүдәсе юантыграк, үзе аз сүзле, кирәгеннән артык оялчан иде. Тумыштан килгән кимчелеге – әледән-әле борын тартуы аркасында классташлары аңа “Мыш-мыш” дигән кушамат такты.

Кыз уртача укыды, өйдә дә, мәктәптә дә ни кушсалар, шуны карусыз үтәде, берәү белән дә низагка кермәде. Сигезенче классны тәмамлауга, Казанга китеп урнашты да, бер заводның зарарлы цехында буяучы булып эшли башлады. Буяуларның зәһәр исе Рузаниянең күзләрен ачыттырды, борын эчләре бозылып интектерде, куллары яргаланды, “чебиләде”, әмма кыз эш урынын алыштыру турында уйлап та карамады, хезмәт хакы әйбәт, шуның өстенә, килеп урнашуга, тулай торактан урын биргәннәр иде. Үз көнен үзе күрергә гадәтләнгән авыл баласына шуннан артыгы кирәкми кебек иде. Бүлмәдәш-ләре белән дус-тату яшәде, авыллардан яшь кызлар килә торды, үз тиң-нәрен табып, кияүгә китә торды. Рузания генә, яше утыздан узса да, һаман парсыз иде. Бар белгәне эш тә, авыл.

Рузания утыз алтынчы яше белән барганда, туганнары арасында иң чая олы апасы Нәкыя аны үзе белән бергә эшләүче, әнисе белән генә яшәүче карт буйдак Ризванга димләп кияүгә бирде. Үзе әйтмешли, “җылы ояга урнаштырды”. Ризван карсак буйлы, аркасы бераз бөкрерәк, аксыл чәчле, ачык йөзле, мәзәкчән егет, холкы усал түгел, әмма анасы сүзеннән чыкмаучы бәндә иде. Эштән соң бераз салгалап кайтырга ярата торган гадәте булса да, өйдә тавыш куптармады, хатынына кул күтәрмәде, әнисенә авыр сүз әйтмәде. Ул завод каршындагы Фәнни-тикшеренү институтының техник лабораториясендә 6 нчы разрядлы токарь булып эшли һәм алтын куллы, карусыз булганы өчен эшендә бик яраталар иде үзен. Рузаниянең каенанасы Рисалә, яшьли тол калып, ачы хәсрәтләрне, түбәнсетүләрне күп кичерсә дә, килененә бәйләнмәде, мәрхәмәтсез, каты бәгырьле булмады.

Яңа оешкан гаиләнең ишеге ябылып тормады, түтекәйләре (нишләптер, Рузания апаларына шулай дип эндәшә иде) бик еш килеп йөреп, хуҗалардан рөхсәт сорап-нитеп тормыйча гына, биредә үз тәртипләрен урнаштырырга керештеләр. Беренче эш итеп, стеналардагы иске обойларны йолкып төшереп, үзләре кайдандыр табыштырган яңа обойлар ябыштырдылар, ике бүлмәле фатир яктырып китте. Каенананың базарга китүеннән файдаланып, аның никель башлы тимер караватын йокы бүлмәсеннән залга күчереп, яшьләргә туй бүләге итеп үзләре алып биргән уңайлы, киң ятакны шунда кертеп урнаштырдылар. “Хан заманыннан калган” тәрәзә челтәрләре, кашагалар чүплеккә томырылды, килен бирнәсенекен элеп куйгач, фатирга үзгә ямь керде. Мәр-хүм ире истәлеге булып комод өстендә балкып торган тальян гармунның юкка чыгуын сизеп алган каенана чарасызлыктан йөрәк даруына ябышты. Әмма Нәкыя белән Факия уңайсызланасы урынга, се-ңелләренең каенанасын пыр туздырып сүгәргә керештеләр: тапкансың борчылыр нәрсә, искелеккә ябы-шып яту эшмени, ул хәчтерүш гармунда беркем уйнамый, җитмәсә, аның кү-рекләре тузган, тузан җыеп торучы кирәксез әйбердән котылуыңа сөенергә ти-ешсең, янәсе.
 
Өйләнешеп бер ел узуга, кыңгырау чәчәгедәй зур зәңгәр күзле, аксыл-саргылт чәчле ир бала дөньяга аваз салды. Рузания сабыйны үзе табарга тырышып, тәүлек буе иза чикте. Ахыр чиктә, карын суы киткәч, кислород ачлыгы кичергәнгә күрә, күм-күмгәк булган дүрт килолы баланы әнисенең корсагын ярып алдылар. Нарасый да, беренче баласын олыгаеп тапкан ана үзе дә үлемнән чак калдылар.
 
Сабыйны өйгә алып кайткач та, Рузаниягә ярдәм итәргә дип, әлеге түтекәйләр чабышып килеп җитте. Кайсы сабыйны коендырды, кайсы чүпрәк-ләрен алыштырды, бәләкәчне әледән-әле саф һавада йөртеп керделәр. Рисалә карчыкның оныгын үчтекиләп сөясе килсә дә, аны балага якын да китермәделәр. “Кулларыңның ибе-җәбе юк, йә төшереп җибәреп Рәсүлебезне имгәтерсең”, – диде Нәкыя. Факия исә: “Тора-торып йөткеренәсең, бәлә-кәч энебезгә чиреңне йоктыруың бар”, – дип, балдан татлы оныгын кочагына кысып сөяргә ымсынган әбекәйне сабый караваты яныннан куды.
 
Бала, ай үсәсен көн үсеп дигәндәй, башта яшьтәшләре белән бергәләп бакчага китте, мәктәптә әйбәт укыды. Хезмәт, рәсем, сызым, математика дәресләрен көтеп ала иде. Әтисенә охшап, кечкенәдән кулы эшкә ятты, агач эшен аеруча үз итте. Әнисенең туган авылына кайткач, әле бик матур итеп сыерчык оясы ясап куйды, әле янкапканы төзәтте. Ә аның Акбайга дип ясаган челтәр бизәкле эт оясын күреп, өйдәгеләр “аһ!” итте, хәтта тирә-күршеләр кереп карады: “Үскәч ни генә эшләмәс бу, бик оста!” – дип сөенештеләр. Рәсүл, унберенчене тәмамлауга, әнисе хезмәт куйган завод каршындагы төзелеш бригадасына өйрәнчек булып эшкә урнашты, кичләрен КИСИда укыды. Көне буе төзелештә авыр эш башкарганнан соң, кичен лекцияләр тыңлау, төннәр буе сызымнар өстендә утыру җиңел эш түгел иде. Әмма Рәсүл булачак һөнәрен бик теләп, аңлап үзләштерде. Өченче курста укыган елда, Казан янындагы бер бистәдән йөреп, үзләре белән бер курста укучы чибәр кыз – Светланага баш ташлап гашыйк булды. Мәхәббәт аның тормышына ямь өстәде, канатлар куйды.
 
Света да Рәсүлне үз итте, үзе дә күптәннән күз атып, эчтән генә янып йөргән булган икән. Дуслашып йөри башлагач, бер кыенлык туды: кичке ун-унберләрдә генә тәмамланган лекцияләрдән соң Рәсүл кызны бистәгә кадәр озатып куя, ә Совет районындагы үз фатирына кайтып җиткәндә, инде төн уртасы авышкан була иде. Өйдәгеләр исә аны борчылып, ут йотып көтә. Света белән Рәсүл Яңа елны Мәскәүдә каршыларга булдылар, исәпләре бер баруда туй балдаклары, яңа кием-салым алып кайту иде. Әлеге яңалык көне-сәгате белән Нәкыя белән Факиягә барып иреште. “Безнең белән киңәшмичә, булачак киленне безгә алып килеп күрсәтмичә, яшертен-пошыртын нинди өйләнү ул?” – дип чәпчеделәр бөтен җиргә борын тыгарга остарып беткән усал түтекәйләр. Анасы сүзен тыңлап, Светаны үгетләп, Рәсүл ял көнне аны үзләренә алып килде. Түтекәйләр булачак киленне каршыларга гүя “кара күзлек киеп” әзерләнеп көтеп торганнар иде. Бичара кызны ничек кенә тинтерәтеп бетермәделәр. Ул ни дип кенә җавап бирсә дә, гаепкә алдылар. Әтисенең гади шофер, әнисенең кошчылык фабрикасында чеби караучы булуы да, бистәдә үз йортлары белән торулары да, хәтта төпчек кыз булуы да гаепкә саналды. Света зифа буйлы, Рәсүлдән чак кына озынрак иде, шул минутта аңа Нәкыя “Колга” кушаматы такты. Туташның бөгелеп торган куе озын керфекле булуын гаеп итеп, Факия аңа “Бозау күз” дигән шөкәтсез исем бирде. Чәченең озын булуы да начар фал: Су анасы кебек зәһәр һәм мәкерле булганга, шулай үстергән, имеш. Мәхәббәттән бәхете ташыган Рәсүл явыз түтекәйләренең үз артында мәкерле тозак коруларын сизми дә калды.
 
Яңа елга каршы кичтә алар, Света белән Казан вокзалында очрашып, “Татарстан” поездына утырып, Мәс-кәүгә китәргә тиешләр иде. Билетлар алдан алынган, кунакханә номеры броньланган, егет үзе эшләп тапкан, шактый мулдан туплаган акчалар санап, документлары барлап, яңа тунының эчке кесәсенә төреп салып куелган. Алда сөйгәне белән бергә узачак ымсындыргыч һәм күңелле ял, бәйрәм көннәре көтә. Рәсүл эштән кайткач, тиз генә ашап алды да, душка кереп китте, аны-моны уйламыйча, чиста киемнәрен киеп, саубуллашып, юлга чыкты. Әнисенең кәефе юк кебек тоелды, әмма озатырга килгән Нәкыя түтекәенең күңеле шат иде. Паспортының юклыгын Рәсүл поезд кузгалып китәргә бер минут калгач кына белде, билеты булса да, аны затлы вагонга кертмәделәр... Аптыравының чиге юк иде. Моның булуы мөмкин хәл түгел! Үз куллары белән төреп салган иде ләбаса! Светаның йөзе чытылды.
 
– Оятсыз ук икәнсең? – диде ул. – Син моны юри шулай эшләгәнсең, миннән көләр өчен! Димәк, яратуың чын булмаган! Мине алдап кына йөргәнсең? Ә мин, юләр, чын күңелемнән аны үз итеп, кияүгә чыгарга ризалык бирдем бит!
 
– Тукта, кызма әле, кем сине алдасын? – диде үзе дә аптырап калган Рәсүл, кычкырып еларга керешкән кызны тынычландырырга теләп. – Табылыр паспортым да, Мәскәүгә бүген төнлә узгынчы поездда йә иртәгә иртүк китәрбез!
 
Света вокзал каршына килеп туктаган таксига кул изәде дә, мизгел эчендә күздән юк булды. Аның ярсып әйткән: “Минем янга бүтән килеп йөрисе булма! Күралмыйм! Ялганчы!” – дигән авыр сүзләре Рәсүлнең бәгырен телеп узды. Егеткә башын иеп фатирына әйләнеп кайтудан башка чара калмады. Сөмсере коелып, ишектән кергәч, диванга җәелеп утырган Нәкыя түтекәе аның паспортын үзенең кечкенә сумкасыннан алып бирде:
– Мә, пләмәш, документыңны ераккарак җыеп куй!
 
Рәсүлнең тәннәре эсселе-суыклы булып китте.
– Димәк, мин Света белән бергә китә алмасын өчен, син паспортны юри алып калгансың, мәкерле елан! – диде ул, Нәкыя апасына нәфрәтләнеп карап.
 
Икенче көнне Света янына баруның мәгънәсе булмады. Кызның әтисе: “Кызым янына тагын бер килсәң, буып ташлыйм”, – дип, аны ут өертеп куып чыгарды.
 
Рәсүл Света белән сессия вакытында институтта очрашып аңлашуга өмет баглады. Әмма кызның документларын алып, бүтән шәһәргә күченеп китүе мәгълүм булды. Егет ул кичтә беренче мәртәбә лыкынганчы эчте дә, өенә кунарга кайтмады. Аның кояшы сүнгәндәй тоелды, кулыннан эш төште. Сөйгәнен югалту хәсрәте өстенә язмыш егетнең тез астына тагын да катырак сынау белән китереп бәрде: кунакка кайтып барганда, әтисе-әнисе утырган автобус һәлакәткә очрап, аларның икесенең дә гомерләре өзелде. Рәсүлнең дәү әнисенең таушалган йөрәге әлеге хәсрәтне күтәрә алмады, ул да гүргә керде. Егетнең йөрәге-җаны телгәләнде, тормыштан гаме китте, ул максатын, барыр юлын югалтты. Укуын ташлавы бер хәл, салырга һәвәсләнеп китеп, дөньясын онытып йөргән егетне эштән кыскарттылар. Бүгенге көндә ул әнисе ягыннан әбисенең авылдагы иске йортында җан асрый. Шабашкада йөреп, бераз эшләп ала да, акчасы беткәнче эчә, айныгач, тагын берәрсенә көнлекче булып яллана...
 
Алтын куллы, зиһенле егетне тормыш төбенә төртеп төшерүче түтекәйләр үзләре дә бакыйлыкка күчте инде. Ирләргә хас ныклы холыкка ия булмаганга күрә, авырлыклар алдында югалып калган Рәсүл генә кызганыч, бик кызганыч...
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»